Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Фәнни иҗатка багышланган гомер

14 декабрьдә КФУның Алабуга институтында филология фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе профессор Леонид Шәйсолтан улы Арслановның 80 еллык юбилеена багышланган "Төрки һәм фин-угор филологиясенең актуаль проблемалары: теория һәм өйрәнү тәҗрибәсе" дип аталган IV Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференциядә Алабуга институты хезмәткәрләреннән тыш Әстерхан университетыннан Көнчыгыш телләр кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Виктор Михайлович Викторин, Башкорт дәүләт университетыннан татар әдәбияты теориясе кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Алмаз Галимҗанович Шәйхулов катнашты.

КФУның Алабуга институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары профессор Анатолий Ильич Разживин директорат исеменнән тюркология конференциясендә катнашучыларны сәламләп: "Безнең институтта бүген фәнни бәйрәм - тюркологлар конференциясе. Монда фәнгә, туган тел һәм әдәбиятка, югары мәктәпкә ихлас хезмәт итүчеләр һәм безнең хезмәттәшне - профессор Леонид Арслановны яхшы белүче, ихтирам итүче кешеләр җыелды. Бу конференция Алабуга институтында традицион буларак 6 нчы тапкыр үткәрелә. Гомумән, тюркологлар конференциясе - Алабуга институтының үзенчәлекле конференциясе, чөнки ул М. Цветаева һәм Д. Стахеев укулары кебек үк бик дәрәҗәле. Шушы конференцияләр нәтиҗәсендә безнең югары уку йорты фәнни дөньяда бик танылган. Бу конференция тагын бер әһәмиятле дата - искиткеч кеше - профессор Леонид Шәйсолтановичның юбилеена туры килде. Леонид Арсланов гомерен фәнгә, университетка багышлады, нәкъ монда ул студенттан профессорга кадәр зур тормыш һәм фәнни иҗат юлын узды",-диде. Анатолий Разживин институт коллективыннан юбилярга "Алабуга төбәге тарихы, археологиясе, топонимикасы" дип аталган китап бүләк итте. Анда Леонид Шәйсолтановичның бик күп фәнни-тикшеренү эшләре тупланган.

Котлау сүзе белән филология фәне кандидаты, доцент Рәхим Гайсин, Г.Ибраһимова исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, ТРның филология фәне докторы, профессор Дария Рамазанова чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар пленар утырышта төрки һәм фин-угор филологиясенең актуаль проблемаларын яктыртты.

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев