Гомере — күпләр өчен өлге
Бу язмабыз Илсур Ленур улы Гыйззәтуллинның якты истәлегенә багышлана.
Кулымда мәктәп музеенда саклана торган елъязма, мәктәбебез елъязмасы. Саклык белән генә бәрхет тышлы альбомның битләрен ачам, әйтерсең, үземнең яшьлегемә, мәктәп елларына кире кайтам. Кемнәр генә эшләмәгән дә, кемнәр генә җитәкләмәгән Юраш мәктәбе укытучылары коллективын!
Тормыш дәвам итә
Кемнәр бар, кемнәр юк. Тормыш дәвам итә... Мәктәп яши, яңара. 2000 нче елда авылыбызның яшь, энергиясе ташып торган егете — Илсур Ленур улы директор булып килде, элеккеге традицияләрне югалтмыйча, яңалары белән тулыландырып, Иске Юраш мәктәбе белән 21 ел җитәкчелек итте. Ул эшләгәндә мәктәбебез район, республика күләмендә танылганнан-таныла барды.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыять үсешенә булышуда җитәкченең роле бәһаләп бетергесез. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучы — остазларны олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә ала.
Йөрәк җылысын биреп
Соңгы елларда илнең мәгариф системасы тирәсендә барган үзгәртеп корулар, беренче чиратта, белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга, җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелде. Мәгариф учреждениеләре елдан-ел, нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Реформалар әледән-әле булгангамы, без инде аларга сагаебрак карый башласак та, күп очракта, заман куйган таләпләр белән килешеп, авырлык белән булса да, аларны кабул итәбез.
«Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк», — ди иде җитәкчебез Илсур Ленурович. Канга сеңгән, яшәү рәвешенә әйләнгән үткәннәрдән аерылу кыен, ләкин безнең коллективта җитәкчегә каршы килү дигән нәрсә булмады. Авызыннан чыккан һәр яңалыкны без кирәкле дип кабул иттек. Директорыбыз белән берлектә, югары нәтиҗәлелеккә ирешү юлларын эзләдек. 2008 елда районда беренчеләрдән булып бер миллион сумлык грантка ия булдык, 2011 елда Илсур Ленурович район депутаты Рәшит Галәү улы ярдәме белән, барлык мәктәпләрдән дә алдан, мәктәбебездә тулы ремонт ясатты, республика күләмендә үткәрелгән «Белем йортларының яңа уку елына әзерлек сыйфаты» дигән бәйгедә җиңеп, Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан III дәрәҗәле диплом һәм 500 000 сумлык сертификат белән бүләкләндек. Мондый эшләр бихисап булды, санап бетерү һич мөмкин түгел. Ул бөтен көчен биреп эшләүче, зур эшләргә сәләтле җитәкче иде шул.
Илсур Ленур улы һәр укытучыны, һәр укучыны, гомумән, мәктәптәге һәр хезмәткәрне шәхес итеп күреп, алар белән киңәшеп эш итте. Һәр укытучының дәресләрендә булып, укыту һәм тәрбия процессын баланың сәләтен, мөмкинлеген истә тотып оештыруга юнәлеш бирде. Күп укый, өйрәнә, эшен нигезле, фәнни оештыра белә, һәр эшне йөрәк җылысы белән үти иде ул.
Чын күңелдән хөрмәт иттеләр
Хезмәт сөючән, үз эшенә тугры Илсур Гыйззәтуллин кешеләрне яратты, хөрмәт итте һәм үзен дә яраттыра белде, туры сүзле, гадел, аралашучан булды, һәрчак хакыйкать юлыннан барды һәм бездә дә, үзендә дә киләчәккә ышаныч тудырырга тырышты. Һәр башлаган эшенә кыю керешә һәм ахырына кадәр башкарып та чыга иде. Безгә маяк, өлге булды. Иң мөһиме: кеше арасында сүзе үтә, фикерләве җәһәт, тапкыр, һәр сүзендә җорлык иде. Бервакытта да кул астында эшләүчеләргә җил-яңгыр тидермәде. Без, кош балалары кебек, 21 ел буе аның канат астында яшәдек. Менә шундый җитәкчене ничек мактамыйсың да, ничек эшенә сокланмыйсың! Авылыбызның олысы-кечесе сокланып туя алмады шушы олы җанлы, кече күңелле кешегә, чын күңелдән хөрмәт иттеләр үзен.
Хезмәтендә күп көч куйганы, эшне оештыра белгәне өчен, ул Россия Мәгариф оешмасының Мактау кәгазе һәм «Россия Мәгарифенең Мактаулы җитәкчесе» исеменә лаек булды, күп еллар дәвамында авыл, район Советы депутаты вазыйфаларын башкарды, халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшәде.
Бу Олы Шәхес турында күпме генә җылы сүзләр әйтсәм дә, аз булыр сыман. Соңгы юлга озатканда, җыелган халык урамнарга сыймаслык булды. Ул безнең йөрәкләрдә шат күңелле булып сакланыр.
Яшәү — мизгел. Ә бит шул мизгелне
Үтәр өчен кирәк сабырлык.
Сезнең гомер — күпләр өчен өлге,
Уйлап баксаң, хәйран калырлык.
Сирәк кеше бара абынмыйча,
Тайпылмыйча туры сукмактан.
Гомерегез — саф сулы бер чишмә,
Челтерәп ага көмеш улактан.
Тапланмаган, садә, чиста килеш
Кушыла ул тормыш-елгага.
Күркәм эшләр, изге гамәл кала
Бизәк булып узган елларга.
Клара Гайнетдинова, Иске Юраш мәктәбе
Фото: Шәхси архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев