Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Гомеренең һәр көненә сөенеп яши

Тормышыңны мәгънәле итү — һәркем күтәрелергә тиешле биеклек. Бу биеклек Рәзимә ханым өчен туган ягына, аның халкына хезмәт итүдер, мөгаен.

Бу язмам шушы гүзәл ханым хакында. Кем турында яза башласаң да, иң элек сүз балачакка, кыңгыраулы мәктәп елларына барып тоташа. Сабый чакның кадерле мизгелләрен күз алдына китереп, бала вакыттагы тормыш сәхифәләрен барлыйсың. Хәзерге кебек төсле, чуар, бетмәс-төкәнмәс фотолар юк анда. Аклы-каралы тирәлек шул мизгелләрне тагын да яктырткан шикелле, шуның өчен алар бик кадерле.

Төп тәрбия — гаиләдән
Гади генә татар авылында, Әкълимә апа һәм Тимерхан абый гаиләсендә туып үсә Рәзимә. «...Балалар — безнең киләчәгебез. Дөрес тәрбия бирү — ул безнең бәхетле картлык, яман тәрбия — кайгы, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм ил алдындагы гаеп», — дигән бөек педагог Антон Макаренко.

Бала күңелен ак кәгазьгә тиңлиләр. Менә шушы кәгазьдә ни язасың, нинди эзләр калдырасың, шундый бала үсә. Иң беренче рольне бу эштә гаилә үти. Бу тәрбия аны гомере буе озатып килә. Әкълимә апа белән Тимерхан абый югары белемле булмасалар да, балаларына тиешле тәрбия биргән. Кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм хезмәтчән булулары белән аерылып тора. Дүрт бала, туган якларында төпләнеп, хезмәтнең бәхет чыганагы икәнен татып яши бүгенге көндә. Кызганыч, үзләре генә иртәрәк бакыйлыкка күчте.

Белем канатында
Илмәт авылының бүрәнәдән салынган гади генә мәктәбендә башлангыч белем ала Рәзимә. Мәктәп бусагасын атлап кергәннән алып, зур тормышка аяк баскан көнгә кадәр янәшәдә аның Укытучысы атлый. Әйе, Рәзимәнең беренче укытучысы — Нәзирә апа, остазларның Остазы. Үзенең үзенчәлекле методикасы, эш алымнары белән белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә. 

Юраш мәктәбендә аларны Суфия Рифкать кызы кабул итеп ала. Сыйныф җитәкчесе — укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе, балаларны бар җылылыгын биреп тәрбияли.

Олыгая барган саен, ул елларның һәр мизгеле үзәкләрне өзеп хәтерләрдә яңарып тора.

— Студент еллары турында да иң күңелле һәм матур хатирәләр генә. Аның өчен бер шарт — студентлар тулай торагында яшәү. Курсташларым, группадашларым — миңа бик якын кешеләр. Без гел элемтәдә. Һәр биш ел үткән саен сагынып очрашабыз. Студентларга киңәшем — мөмкин булса, тулай торакта яшәгез! Дусларыгыз да күп була, мөстәкыйль яшәргә дә өйрәнәсең, — ди АДПИ ның физика-математика бүлеген тәмамлаган Рәзимә.

Ничә китап укылган, ничәсе калган, зачет-имтихан бирелгән, күпме мисал-мәсьәлә чишелгән, күпме җырланган, ничек сөю, мәхәббәт килгән, хатлар язылган, ничәсе күз яшьләренә манчылган? Аларны кем санап барган соң?!

Үткәннәр үтә күренмәле томан эчендә югала баргандай була. Болары —яшьлектә...

Кешегә җирдә нык басып торырга, күкләргә күтәрелергә теләсә, канатлар кирәк. Аларның берсе — сәламәтлек, икенчесе — белем. Беренче канаты турында кеше яшьлектә уйлап та карамый. Ә белем үзеннән-үзе килми. Ул табигать бүләге генә түгел.

Укытучылык хезмәте
Рәзимә институтны тәмамлап, туган авылына әйләнеп кайта, 1993 елда Ядегәрдә башланып китә аның укытучылык хезмәте. 1996 елда Илмәт авылына күчә, озак та үтми, аны җитәкче итеп билгелиләр. Коллектив белән дә тиз арада уртак тел таба, укучылар күңеленә дә юл ала.

Укытучы эше түземлек, сабырлык сорый. Авыр булса да, мактаулы, игелекле, изге һөнәр. Күпме бурыч салынган бу исемгә! Гомеренең һәр көненә сөенеп, хезмәтеннән тәм табып, тормышын мәгънәле үткәрергә тырышып яши мөгаллимә. Рәзимә Тимерхан кызының эш башлаган беренче көннәреннән үк һөнәренең остасы икәнлеге сизелә. Ул балаларны ихлас ярата, үз итә. Аларның бетмәс-төкәнмәс сорауларына теләп җавап бирә. Кирәк чакта назлы сүзләр әйтеп юата, кирәк икән, шелтәле караш ташлап кисәтә дә. Киңәш сорап килгәннәрне беркайчан кире какмас, һәрчак ярдәмгә әзер. Дәресләре бай эчтәлекле, укучыларда кызыксыну уята, аларда әдәплелек, үзара ярдәм итешү, өлкәннәрне хөрмәтләү кебек матур сыйфатлар тәрбияли.

Рәзимә Тимерхан кызы тырыш, үз өстендә эшләүчән белгеч, мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны тиз эләктереп ала, хезмәттәшләренең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнә. Ул укыткан балалар тора-бара район үзәгендә генә түгел, төбәк, республикакүләм чараларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый. Мөгаллимә үзе фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, тәҗрибәсе методик җыентыкларда дөнья күрә.

Тау урамда
Авыл картая. Яшьләрнең авылда каласы килми. Эше дә юк диярлек. Мәктәптә балалар саны көннән-көн кими. Көннәрдән-беркөнне мәктәп ябыла. Балалар Юраш мәктәбенә йөри башлый, укытучылар эшсез кала. Сүз дә юк, сәламәт кешегә эш табыла. Әмма Рәзимә ханымның туган авылыннан, халкыннан аерыласы килми. Аннан инде гаилә дә корылган, йорт та салынган...

Иң булган-уңган, иң мөһиме, аны аңлый, санлый, ихлас яратучы егетне сайлап ала ул. Кызыл туй. Авыр да, рәхәт тә тормыш. Рамил шәһәргә барып эшләп йөри. Тиз арада Таулар урамының иң матур җиренә алты почмаклы йорт салып куялар, машина алалар. Гөрләп яшиләр. Бер-бер артлы ике бала туа. Тормыш түгәрәкләнә.

Туганда ук маңгайга язылган дисәләр дә, язмыш кешенең үз кулында. Кеше үз бәхетен үзе кора. 2013 елның 23 маенда Рәзимә Мингалиева Илмәт авылы башлыгы итеп сайлана. Сүз дә юк, зур җаваплылык, сабырлык, белем, ихтыяр көче таләп итә торган эш. Алны-артны карамый, ял күрми, өйгә кайтмый эшләргә кирәк. Шулай да ризалаша ул.

Хезмәт юлында чирек гасырдан артык вакыт үтеп тә киткән. Адәм баласының гомере шома гына булмый, каршылыклар, уңышлар, үтереп мактаулар һәм кара гайбәт тә ишетергә туры килә, биек-биек тауларга авырлык белән менү һәм мәтәлеп төшүләр, җиңү һәм җиңелү, агарулар һәм кызару, горурлану һәм рәнҗеш бертуктаусыз алышынып тора, җитәкче булганда бигрәк тә. Ә шулай да...

— Табигате белән генә түгел, халкы белән дә матур авылыбыз. Эшкә уңган, булган, хезмәт сөючән, тыйнак, киң күңелле, батыр йөрәкле халык яши биредә. Артык усал да, нәфесле дә түгел алар. Бер гаилә кебек матур итеп яши белә. Башка җирлектә эшләвемне күз алдына да китерә алмыйм, — ди ул. 

Яшибез әле
Бүген авылда яшьләр бармак белән генә санарлык булса да, әле гөрләп яшибез. Балалар бакчасы, берничә ел элек кенә салынган китапханә, мәдәният йорты, уңай шартлар тудырылган медпункт, кибет эшләп тора. Иң мөһиме: авылга иман нуры иңдерә торган мәчет бар. Һәр иртә саен мәчеттән яңгыраган азан күңелләргә тынычлык бирә, җанга рәхәтлек иңдерә. Шулай ук юллар, ике күпер төзекләндерелде, Ядегәр авылында күп елларга сузылган су проблемасы хәл ителде, «Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел» дигән һәйкәлебез яңартылды. Яшьләр паркы, футбол мәйданчыгы, сәламәтләндерү тренажерлары куелды. Янәшәдә балалар мәйдачыгы урнашты. Болар барысы да Рәзимә Тимерхан кызы тырышлыгы белән үтәлде. Авылга яңа сулыш өргәне өчен, аңа рәхмәтнең иң зурысын җиткерәсе килә. Мондый җитәкче булганда, Илмәт яши әле. Кипкән гөлгә су сибеп кояш яктысына куйсаң, ул яшь үсентеләр җибәрә. Бәлки, шушы матурлыкка кызыгып, безгә алмашка яшьрәкләр дә кайтыр дигән өметтә калабыз. 

Без — табигать балалары
Җәмәгать эшеннән тыш, адәм баласының шәхси тормышы, үз мохите дә бар бит әле. Такташ әйтмешли, «... Хатын кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда». Рәзимә ханым — балаларга дөрес тәрбия бирүче таләпчән әни, өйдә зур хөрмәткә ия тормыш юлдашы, оста хуҗабикә дә. Авыз тутырып горурланып сөйләрлек ул һәм кыз үстерде алар. Бүген дә көчләреннән килгәнчә, балаларына терәк булып, булганына шөкер итеп яшәүләрен дәвам итәләр. Халыкка, илгә файдалы кеше булып үсүләренә куанып яшиләр. Тырышлыклары да, гадилек-тыйнаклыклары да уртак аларның.

Без барыбыз да — шушы җирнең бер үк дәрәҗәдә тигез хокуклы, сөекле балалары. Табигатькә һәм аның гүзәллегенә мөнәсәбәттә дә, җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә һәр очракта Кеше булып калырга, Кеше исемен акларга тиешбез. Безнең максат — үз-үзеңә, туган җиргә тугры калу, аның кадерен белү. Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул. Рәзимә ханым нәкъ менә шундый шәхесләрнең берседер. Шундый кешеләр күбрәк булса, җир йөзендә яшәве ничек рәхәт, мәгънәле булыр иде.

Клара Гайнетдинова
Фото: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев