Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Хөрмәтле коллегалар!

Ел саен август ахырында, илнең бар укытучылары кебек үк, узган уку елындагы эшне бәяләү һәм бу уку елына үсешнең төп юнәлешләрен билгеләү өчен, без сезнең белән үзебезнең иң зур конференциябезгә җыелабыз.

Конференциянең төп темасы - "Алабуга муниципаль районы мәгариф системасында инновацияләр һәм компетентлык". Бу очрашуда уку-укыту процессын, укучыларны тәрбияләү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән яңалыклар, аларны кабул итүгә әзерлек турында, педагогик иҗат технологияләре һәм ресурслары һ.б. турында сөйләшәчәкбез.

Конференция кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең пленар һәм секцион утырышлары, "Проектлар галереясы" исемле педагогик остаханәләр эше оештырыла, "Алабуга мәгарифе казанышлары" күргәзмәсе эшләячәк, мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән хезмәткәрләр билгеләнеп үтәчәк.

Конференциядә катнашучыларга сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш телим! Намуслы хезмәтегез уңышлы эшегезгә ныклы нигез булсын.

Хөрмәтле укытучылар! Берничә көннән мәктәп ишекләре ачылачак һәм сигез меңнән артык укучы яңа белемнәр алу өчен классларга киләчәк. Эшебез куаныч һәм канәгатьлек хисе китерсен, балаларыбыз яңа үрләр яуласын, хезмәтебез һәрвакыт югары бәяләнсен! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим!

Бәйрәм белән! 2012-2013 уку елы башлану белән!

Ривал Зарипов,

Алабуга районы мәгариф идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев