Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Иң мөһиме: гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү

Мәктәпкәчә тәрбия үзенең яхшы традицияләрен саклаган һәм районыбызда яшәүчеләрнең гамәли ихтыяҗларын искә алып үсә, бу турыда без шәһәр мәгариф идарәсе методисты Алма Мульдинова белән сөйләштек. - Алма Нурхановна, тәрбиячеләр эшчәнлегендә нинди яңалыклар бар? Аларның эш сыйфаты нәрсәгә бәйләнгән? - Мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә бүген зур үзгәрешләр бара, аның нигезе балаларны тәрбияләүгә...

Мәктәпкәчә тәрбия үзенең яхшы традицияләрен саклаган һәм районыбызда яшәүчеләрнең гамәли ихтыяҗларын искә алып үсә, бу турыда без шәһәр мәгариф идарәсе методисты Алма Мульдинова белән сөйләштек.

- Алма Нурхановна, тәрбиячеләр эшчәнлегендә нинди яңалыклар бар? Аларның эш сыйфаты нәрсәгә бәйләнгән?

- Мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә бүген зур үзгәрешләр бара, аның нигезе балаларны тәрбияләүгә олы игътибар биргән дәүләт тарафыннан салынган.

Алабуга муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф системасы шәһәрдәге социаль өлкәләрнең иң мөһимнәреннән берсе, гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Педагогик кадрлар эшчәнлеге сыйфатын күтәрүдә балалар бакчалары белгечләре һәм тәрбиячеләрнең муниципаль методик берләшмәләре булыша, аларда идарә, методика, тәрбия-укыту эшләре буенча актуаль темалар карала. Районның мәгариф учреждениеләре республика конкурсларында актив катнаша.

- Үткән ел буенча иң яхшылардан кемнәрне атый аласыз?

- Мәсәлән, 20нче "Әкият" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Наталья Короткая "2016 ел тәрбиячесе" республика конкурсында һөнәри осталыгын күрсәтеп, 3 урынны яулады. 12нче "Кояшкай" балалар бакчасы "Иң яхшы икетелле балалар бакчасы" бәйгесендә җиңде. Татар теле тәрбиячесе Наилә Тямаеваның эш тәҗрибәсе дәрәҗәле комиссиядән югары бәя алды. "2016 елның иң яхшы балалар бакчасы" конкурсында катнашканнан соң, 26нчы балалар бакчасы Татарстандагы иң яхшы 20 балалар бакчасы исемлегендә. Бөтен коллективның бердәм булуы, җаваплылыгы, үз һөнәрләрен белү аркасында алар шундый мөһим бәйгедә лаеклы җиңүгә иреште.

- Кайсы чаралар барыннан да әһәмиятле булды?

- Үткән елда мәктәпкәчә мәгариф сыйфатын күтәрүдә яңа төр ысуллар кертү буенча тәрбиячеләр һәм балалар өчен фестивальләр, төбәк семинарлары һәм конкурслар оештырылды. Кайберләре традициягә әйләнде, 6нчы "Башакчык" балалар бакчасы оештырып килә торган "Ике йолдыз" җыр конкурсы балалар бакчасы һәм гаиләнең тыгыз хезмәттәшлеген күрсәтә.

Табигатьне саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән, 14нче бакча, биш ел инде, "Эколидер" төбәк конкурсы уздыра. Мультимедияле презентацияләр һәм видеофильмнар буенча III республика һөнәри конкурсын 20нче "Әкият" балалар бакчасы оештырды һәм бу чара тәрбиячеләрнең иҗади куәтен ачыкларга мөмкинлек бирде. Без шундый педагогларыбыз белән горурланабыз, алар тәҗрибә һәм осталыкларын хезмәттәшләре белән уртаклашырга әзер.

- Тәрбиччеләр һәм укытучылар хезмәттәшлеге ничек бара?

- Ел саен 38нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасында иҗади эшләүче мөгаллимнәр төбәк слетына җыела. Бу юлы ул Россия киносы елына багышланган иде, һәм аның максаты балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп арасында хезмәттәшлекне үстерү булды. 36нчы "Очкынкай" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә әкиятнең роле" темасына төбәк семинар-практикумы үтте. Анда Алабуга, Менделеевск, Яр Чаллы һәм Түбән Кама мөгаллимнәре "Миңа әкият сөйлә" дип аталган төбәк конкурсында катнашып, һөнәри осталыкларын күрсәтте. Алма Нурхановна, балалар бакчаларында да федераль дәүләт стандартлары тараламы?

− 2016 елда мәктәпкәчә мәгариф өлкәсенә федераль дәүләт стандартлары кертелә башлады һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан аны тормышка ашыруга күчтек. Былтыр мәктәпкәчә мәгарифнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда заманча технологияләр куллану буенча төбәк семинары оештырдык. Анда Алабуга, Менделеевск, Яр Чаллы, Балык Бистәсе районы мөгаллимнәре җыелды. Семинарның үзенчәлеге шунда: ул танып белү лабораториясе рәвешендә узды. Биредә балалар белән шөгыльләрнең традицион булмаган төрләрен күрергә мөмкин иде. "Эксперимент шартларында предметлы-үстерелешле тирәлек" темасына әһәмиятле мастер класс күрсәтелде (КФУның Алабуга институты доценты Латыпова Л. Н.). Семинар барышында балалар һәм әти-әниләр тикшеренүләре белән конкурста катнашты.

Дәүләт телләрен өйрәнүдә нәтиҗәле чаралар бармы?

− Шәһәрнең барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә тел өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. 17нче "Ромашка" балалар бакчасы базасында ел саен "Мин татарча сөйләшәм" дигән һөнәри конкурс үтә, анада татар теле туган теле булмаган балалар бакчалары хезмәткәрләре катнаша. Үткән елдагы бәйгедә 26нчы балалар бакчасының укытучы-дефектологы Оксана Потанина I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Хәзерге вакытта "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында 27нче бакчада узган "Сәйяр" фестиваль-конкурсының зона этабын мисалга китерергә була. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "ТАТМЕДИА" АҖ филиаллары "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары белән берлектә оештырды. "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Тукайның "Шүрәле" әсәре буенча әзерләнгән "Хәйләкәр утын кисүче" дип аталган музыкаль күренеш белән 3 урынга лаек булды.

24нче балалар бакчасында "Сандугачтай моңлы Тукай телем" шигырь укучылар конкурсы булды. Мондый чаралар балаларның телләр өйрәнүдә мөстәкыйль иҗади эшчәнлеге өчен, сәләтле балаларны күрү өчен шартлар тудыра. 29нчы балалар бакчасында үткән "Мин бит татар малае" конкурсында шәһәр-район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башка шәһәр вәкилләре катнашты. Шул ук бакчадан Шамил Әхмәдгалиев җиңү яулады. Татар телен өйрәнүче тәрбиячеләр дә бәйгеләр оештырыла. Мәсәлән, 34нче "Салават күпере" балалар бакчасында "Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар" дип аталган конкурста 20 мөгаллим катнашты.

− Соңгы елларда тагын нинди юнәлешләр активлашты?

− Балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә. Юлларда балаларның имгәнүен булдырмау максатында "Яшел ут" смотр-конкурсы уздырыла. Үткән елда шундый бәйгедә 25 мәктәпкәчә учреждение һәм 7 тәрбияче материалларын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, балалар бакчаларында балалар арасында юл-транспорт травмаларын кисәтү буенча зур эш башкарылуы күренде. Конкурсның республика этабында 28нче бакча һәм Тарловка балалар бакчасы тәҗрибәсе күрсәтелде.

Сәламәт яшәү рәвешенә шулай ук нык игътибар бирелә. Балалар белән эшләүчеләр тәрбияләнүчеләргә үрнәк булырга тиеш. Үзләренең саулыгы нык булу да мөһим. Үткән елда шәһәрнең җиңел атлетика манежында "Сәламәт бул, мөгаллим!" фестивале узды. "Алга, мөгаллим!", − дип мөрәҗәгать итте шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф бүлеге башлыгы Татьяна Исламова, фестивальдә катнашучыларны сәламләп. Анда районның 24 командасы көч сынашты. Тәрбиячеләр ярыш максатларына ирешүдә яхшы физик әзерлекле булуларын күрсәтте.

− Алма Нурхановна, бүгенге көн таләпләреннән чыгып яңартылган тәрбия чараларының төп асылы нәрсәдә?

− Иң мөһиме аларның мәдәни-әхлакый максатка ярашлы булуы. Бу тәрбия гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнә дигән сүз, шуңа күрә Алабуга муниципаль районында инглиз теленә дә махсус игътибар бирелә. Заман белән бергә атлап, һәм чит телне яшьтән өйрәнүнең кулай булуын истә тотып, 30, 35нче бакчаларда берничә ел инде инглиз телен өйрәнәләр. Шулай ук район башлыгы Геннадий Емельянов ярдәме белән Балаларны үстерү үзәге булган 38нче балалар бакчасы һәм 39нчы "Киләчәк" балалар бакчасында инглиз төркемнәре ачылды һәм заманча интерактив җиһазлар белән тәэмин ителде.

− Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Ике телдә укытуга юнәлдерелгән белем бирү системасы дөньяда киң таралган. Замана телләр белү кирәклеген алга куя, әмма иң беренче чиратта үз телеңне камил өйрәнү мөһим. Туган телен яратмаган кеше башка телне дә хөрмәт итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев