Имтиханнар якынлаша
Быел Татарстанда 21 мең 773 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлый. Аларга имтихан тапшыру өчен 110 сынау бирү пункты эшләячәк.
Узган елгы тәртип бозуларны исәпкә алып, быел җәмәгать күзәтүчеләренең дә санын арттырырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, быел җәмәгать күзәтүендә мәгарифкә катнашы булган кешеләр катнаша алмый. Узган ел әле математика укытучыларына урыс теленнән имтиханда катнашырга рөхсәт иткәннәр иде. Боларның һәммәсе хакында да БДИгә багышланган матбугат сөйләшүендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова сөйләде. Ел саен мәрәкә тудыра торган бу имтиханда быел нинди үзгәрешләр көтелә соң? Моңа кадәр зур ташламалардан файдаланган Бөтенрусия фән олимпиадасы җиңүчеләре быелдан бары тик бер уку йортына гына имтихансыз керә алачак. Калган дүрт вузга ул имтихан нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Әгәр бер үк кеше биш вузда өчәр белгечлеккә имтихансыз кабул ителгән очракта, бу башкаларның хокукын бозу булачак дип исәпли министр урынбасары. Тагын бер яңалык - имтихан тапшыручы укучы: "Мин сынау бирү шартлары, нормалары һәм үз хокукларым белән таныштым", - дигән белешмәгә кул куя. Шулай итеп, имтиханның төп этабы 28 майдан 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 11 нче сыйныфлар исә 1 мартка үзләренең кайсы фәннән сынау бирәчәкләре хакында гаризалар тапшырды инде. Имтиханнарның өстәмә - икенче дулкыны да булачак. Ул 7 - 17 июльдә үтәчәк. Элек анда беренче тапкырында бирә алмаучылар кабат имтихан тапшырса, хәзер инде урта һөнәри уку йорты студентлары һәм бары тик хәлиткеч сәбәбе булганнар гына катнаша ала.
9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны да кайбер яңалыклар көтә. Быел да алар дәүләт йомгаклау аттестациясен ике төрле - традицион һәм яңа формада үтәргә хокуклы. Төп фәннәр - математика һәм урыс теле - яңа формада тапшырыла. Ә татар теленнән имтихан төрле мәктәптә төрлечә. Татар мәктәбендә укыган татар балалары - яңача тест формасында тапшыра, ә урыс мәктәбенең татар сыйныфында укучылар диктант яки инша яза, ә урыс мәктәбе укучылары билетлар ярдәмендә телдән имтихан тапшыра. "Татар теленнән әкренләп яңа формада имтихан ала башлау - укучыларның белемен ачык һәм объектив формада тикшерү ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кирәк, тормыш үзе шуны таләп итә", - дип сөйләде Людмила Ногманова.
Шулай итеп, математика һәм рус теле, татар теленнән кала бүтән юнәлештә укырга теләүче 9нчылар барлыгы биш фәннән сынау тапшырырга тиеш була. Мәсәлән, химик булырга теләүче урыс теле, математика, татар теле, химия, биологиядән тапшыра. Ә физик-математик булырга теләүче имтиханны рус теле, математика, татар теле һәм физикадан гына бирәчәк.
Алабуга районында өч имтихан алу пункты эшләячәк: 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен 6, 1, 9 нчы мәктәпләрдә; 9 нчы сыйныфлар өчен 1, 4 нче гимназия, 8 нче мәктәптә; мөмкинлекләре чикле балалар өчен 3 нче мәктәп базасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев