Ирләр күбрәк булсын иде
Мәктәп укытучыларының Бөтенрәсәй фестивален ябу тантанасында катнашучылар составына карап КФУның Алабуга институты Елена Мерзон шундый теләк белдерде.
Тантанага кадәр модераторлар - мастер-классларны алып баручылар белән "түгәрәк өстәл" үтте. Биредә Латвия, Германия һәм Болгариядән килгән кунаклар да катнашты. Алар фестивальне оештыруның уңай һәм җитешмәгән яклары турында сөйләштеләр, вузлар һәм мәктәпләр арасындагы хезмәттәшлек турында фикерләр әйттеләр, дүртенче фестиваль мастер-класслары өчен якынча тематика планын булдырдылар.
Соңыннан җиңүчеләрне атадылар. Спонсорлар һәм партнерлар күп булганга, бәйгеләр һәм номинацияләр дә шактый иде. Димәк фестивальдә катнашучыларның күбесе өйләренә бүләк белән кайтып китте. Мәсәлән, "Фестиваль көндәлеге" бәйгесендә призны Наталья Ожмекова яулады, "Яңа буын мөгаллиме" номинациясендә җиңүче һәм иң актив катнашучы исемен инглиз теле укытучысы алабугалы Гүзәл Салихова алды. Әле күптән түгел генә мәктәпкә килгән укытучыларны, лидерлык мәктәбендә шөгыльләнүче Алабуга институты студентларын өч көнгә "Яңа буын мөгаллиме" секциясе берләштерде.
"Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте игълан иткән "Җир - безнең йорт" дип аталган иң яхшы проектка конкурста Биектау районыннан Нурия Галләмова җиңде. "Җир хартиясе" идеяләрен популярлаштырган өчен Казан, Түбән Кама һәм Яшел Үзәннән биш номинант билгеләнде.
Берничә мәктәп укытучысына "Новое образование" журналына язылу бүләк ителде, моннан тыш аларга иң яхшы мастер-класс өчен дипломнар тапшырылды.
Алабуганың 5 нче мәктәп укытучысы Анна Зеленовская тарих укытучылары өчен иң яхшы мастер-класс конкурсында җиңгән өчен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының махсус призына лаек булды.
Иң яхшы һөнәри күргәзмә өчен Бөгелмә, Түбән Кама һәм Чистай педагогик колледж коллективларына "Учительская газета"га язылу бүләк ителде.
Киләсе елда фестивальне Татьяна Ботова (Минзәлә) авторлыгында үткәрергә дигән фикерне оештыручылар уңай бәяләде.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе иң яхшы, иң истә кала торган шигарьгә үз бәйгесен игълан иткән иде. Бу конкурста Мамадыштан Ольга Кузнецова җиңүче булды.
Фестиваль эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - "Ир-ат - мәгариф лидеры" номинациясе. Әлеге номинациядә җиңүче итеп жюри бертавыштан Череповец шәһәреннән килгән Андрей Успенскийны атады. Аңа Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновтан приз тапшырылды. Мәскәүдән килгән Наталья Хлыстова "Фоторәссам" фотоконкурсында җиңү яулады.
Фестивальнең иң актив катнашучысы дигән исемне Теләчедән Елена Нуртдинова алды һәм санаторийга юллама белән бүләкләнде. Икенче юлламага Лениногорск шәһәреннән килгән Елена Адеева лаек дип табылды.
Иҗади осталык бәйгесе иң кызыклысы булды. Лаеш районыннан килгән Татьяна Павлова иң югары артистлык сәләте өчен приз алды. Башка укытучылар тамашачыны рус, татар, мари биюләре һәм җырлары белән куандырды. Тәлгать Зарипов фестиваль кунакларына курай моңнарын бүләк итте.
Наилә БАЯЗИТОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев