Әнәс Юнысов: Олуг, беркемне дә кабатламый торган шәхес
Укытучы һәм остаз елы уңаеннан укытучы
Бу язмам тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, заманында зур дәрәҗәләргә ирешкән, ничәмә-ничә еллар республикабыз күләмендә үзен таныткан, Иске Юраш мәктәбен салдырган, инде шактый еллар элек бакыйлыкка күчкән, олуг йөрәкле шәхес, укытучым — Әнәс Мирзаян улы Юнысов турында.
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның бала чагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый.
Укытучы баланы белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аннан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бу һөнәрне сайлау — тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Язмам герое Әнәс Мирзаян улы Юнысов тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, заманында зур дәрәҗәләргә ирешкән, ничәмә-ничә еллар республикабыз күләмендә үзен таныткан, Иске Юраш мәктәбен салдырган. Инде шактый еллар элек бакыйлыкка күчкән, олуг йөрәкле шәхес, укытучымны — Әнәс Мирзаян улын мин бүген дә хөрмәт белән искә алам.
Мәктәптә укыган чакта, укытучыга бәя бирүдә гамьсезрәк тә булабыздыр, ә менә укып бетереп, озын гомер юлы узгач, үзең дә укытучы булсаң, остазыңны бөтенләй икенче күзлектән чыгып бәялисең. Кемнең чынлап торып яхшы мөгаллим булганын аңлыйсың, яисә тагын бер кат моңа инанасың. Мәктәптәме, көллияттәме укыган мәлдә укытучы ике генә төргә аерыла: усал һәм усал түгел. Соңыннан гына аңлыйсың. Гыйлеме, аңлату осталыгы, психолог сыйфатлары — укытучының дәрәҗәсен дөрес билгеләүче төп билгеләр тәлгәше менә шушы. Дистә еллар узгач, алар хөрмәт белән искә алына.
Укытучылар династиясе
Әнәс Мирзаян улы бездә сызым, химия фәннәрен алып барды. Мәктәптә ул, әлбәттә, усаллар рәтендә иде, әмма усалның да төрлесе була бит. Дөрес, гадел, кирәк усал булган икән мөгаллимебез. Таләпчән, төгәл, белемле.
Чын укытучы. Олуг, беркемне дә кабатламый торган шәхес. Язарга утырыр алдыннан, укытучымның тормыш иптәше Сания апа туплаган истәлекләр белән танышып чыктым. Ә бит аның укытучы һөнәрен сайлап алуы да очраклы булмаган. Әнәс Мирзаян улы 400 еллык эш тәҗрибәсе булган укытучылар династиясеннән. Аларның елъязмасы 19 гасырга барып тоташа икән. Минһаҗ бабай Дөм-Дөм авылы мәдрәсәсендә дин тарихы укыткан.
Әтисе Мирза Юныс улы озак еллар Юраш мәктәбе директоры булып эшли. Абыйсы — Арат, апасы — Линуза да әтиләре юлыннан китә. Укытучылык һөнәрен сайлауда, әлбәттә, туганнарның йогынтысы аз булмагандыр. Сүз дә юк, Әнәс абый үзе дә яшьтән бу һөнәр турында хыялланган. Мортта урта мәктәпне тәмамлагач, чыгарылыш укучылары кая барырга сөйләшү өчен җыела. Кызларның күбесе медицина, химия-технология институтына барырга теләк белдерә. Сүз малайларга җиткәч, әңгәмә бераз туктап тора.
Әкренләп җанлана башлыйлар. Чират Әнәскә җитә. Ул әйтергә дә өлгерми, иптәшләре аның кая барасын ярып та сала.
— Әнәснеке билгеле инде, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына китә, ул бит безнең академик, физика, математиканы су урынына эчә, — ди арадан берсе.
— Юк, минемчә, ул химик яисә конструктор булыр, — ди икенчесе.
Әнәс үзе чамадан тыш тыйнак, җитди. Мактануның нәрсә икәнен дә белми. Тыныч кына:
— Белмим әле, иң элек унынчы сыйныфны тәмамларга кирәк, — дип чикләнә.
Студенттан — укытучыга
Һөнәре турында җитди уйлана ул. Туган авылына кайткач, озак кына туган мәктәбе каршында басып тора. Туган авыл, туган мәктәп. Анда-монда салынган биналардан торса да, күңеленә бик якын. Ничек якын булмасын, аларның барысы да әтисе җитәкчелегендә төзелгән бит. Мәктәп балаларын да күзәткәли. Хисләр өермәсе аңа һич тынгылык бирми. Вакыт та кыса.
Кая барырга? Ниһаять, төпле бер фикергә килә ул: әтисе эшен дәвам итәргә, аның хыялын тормышка ашырырга. Имтиханнарын тулысынча «5» билгесенә тапшырып, студент булу бәхетенә ирешә егет. Укыган вакытта да, башкалар кебек, туристик путевкалар буенча читкә китү турында хыялланмый ул. Максат бер — чын укытучы булу. Максатка ирешү күп тырышлык, сабырлык, үҗәтлек, ихтыяр көче сорый. Алдынгы тәҗрибәле укытучылар дәресенә йөри, үзе дә еш кына дәресләр биреп карый студент.
Бишенче курста иң көчле җиде студентны дүрт айга укытырга җибәрәләр. Практикага түгел, эшкә. Укытучылык хезмәте менә шундый шатлыклы вакыйгадан башланып китә. Аннан соң янә таныш парталар, таныш институт. Озак та узмастан, алар — дипломлы укытучылар.
1971нче ел, 10 гыйнвар. Иске Юраш мәктәбе. Беренче дәресләр, чамадан тыш каушау, кызарулар. «Беренче дәрестә суга төшкән чебеш кебек калтырандым, аннан әкренләп үземне кулга алдым», — дип сөйли торган иде мәрхүм.
Тәҗрибә туплау
Әкренләп институтта алдынгы укытучылардан алган тәҗрибәләрне куллана-куллана, яхшы гына дәресләр бирә башлый остазым. Дәресләрнең нәтиҗәлелеге өчен үз өстендә һәрдаим эшли, эзләнә. Китапханәсе киштәләрендә урын калмый аның. Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә, дөньяны танып белүдә, аларны уку йортларына әзерләүдә алдынгы педагог-остазларыбызның алымнарын куллана. Җиң сызганып эшләве бушка китми.
Эшчәнлегенең нәтиҗәсен күргән район халык мәгарифе бүлеге аңа укыту буенча директор урынбасары урынын тәкъдим итә. Ниндидер сәбәпләр аркасында ул бер елдан бу эштән баш тарта. Мәктәптә химия укытылмаганга, физика белән беррәттән, шул фәнне укыта башлый. 1978 ел иде бу. Без — чыгарылыш сыйныф укучылары. Остазымны бик кырыс дип сөйләсәләр дә, оста психолог иде үзе. Билгегә дә саран түгел кебек. Туры сүзле. Белем дәрәҗәңне йөзеңә бәреп әйтә. Шулай да аттестатыңа зыян салмый.
Җаваплы чор
Остазым өчен 1980 еллар башында бик җаваплы чор башлана. Аны халык мәгариф бүлеге мөдире үзенә чакырта һәм Юраш мәктәбенең директоры итеп билгели.
Җитәкче булу җиңел түгел. Берсүзсез. Ул табигатьтән бирелгән сәләттер, минемчә. Шул көннән башлап, ул иртәдән кичкә кадәр эштә. Аның девизы да «Яшәргә, яшәргә, яшәргә!» дип яңгырый. Эш кабинетының диварлары да рәхмәт хатлары белән бизәлә. Укучылар күп, параллель сыйныфлар.
Сыйныфта утызлап бала, коллектив көчле. Биредә заман белән бергә атлый торган мөгаллимнәр эшли. Күбесе белән ул инде берничә ел бергә эшли. Барысы бар, мәктәп кенә таушалган. Өстәвенә төрледән-төрле унлап бина.
Җылытуы авыр. Яшь директорның башында бары бер уй: ничек тә булса барлык шартларга туры килгән мәктәп салдыру. Бу проблеманы күтәреп чыгып тормышка ашыру өчен, зур үҗәтлек, тырышлык, энергия кирәк. Әнәс Мирзаянович тиз арада, Казаннарга бара-бара, мәктәп проектын төзетү бәхетенә ирешә. Кыенлыклар туып кына тора. Алдагысы: мәктәпне төзи башлау өчен, аны район планына кертү.
Яңа мәктәп
Үҗәтлеге белән бу проблема да күз ачып йомганчы хәл ителә. Ниһаять, 1982 елның декабрь аенда яңа мәктәп сафка баса. 17 декабрь көнне мәктәптә зур бәйрәм, зур тантана оештырыла. Көчле җил, юеш кар явып торуга карамастан, ике катлы яңа бина янына әледән-әле җиңел машиналар агыла. Мәктәп яны халык белән тула. Бу көн Юраш халкы күңелендә хәзер дә саклана торгандыр. Чөнки бу — ничәмә-ничә еллар буена көтеп алган вакыйга. Мәктәпкә керү юлына укытучылар тезелгән. Барысының да күңелләре күтәренке, шатлыкның чиге юк. Ничек шатланмаска! Биредә әкияттәге кебек, 240 урынлы мәктәп. 12 кабинет, укытучылар бүлмәсе, директор кабинеты, гаять зур спорт залы, китапханәсе, 80 урынлы ашханәсе, газ плитәләре куелган кухнясы, йорт эшләре кабинеты, заманча яңа җиһазлар. Мәктәп үзәктән җылытыла. 20 мең сумлык уку әсбаплары сатып алына.
Тантананы «Ленин» исемендәге колхозның партоешма секретаре М. М. Тимергалиев ачып җибәрә. Ул барчасын шушы зур вакыйга белән котлый, төзелештә катнашучыларга зур рәхмәт белдерә. Аннан сүзне колхоз рәисе Мирзахмәт Муллахметов ала. Бу вакыйга СССР төзелүнең 50 еллыгына туры килә. Колхоз рәисе СМУ-50 төзүчеләр оешмасы Василий Николаевич Левинга, аның җитәкчелеге астында эшләүче төзүчеләргә, шәһәр партия комитетына, Алабуга район Советы башкарма комитеты җитәкчеләренә, сайлаучылар наказын үтәгән депутат Әхмәтҗан Галимҗанович Булатовка зур рәхмәт белдерә.
Аннан сүз Алабуга шәһәр партия комитеты секретаре Долорес Галләмовага бирелә. Аның дулкынландыргыч чыгышы бер кешене дә битараф калдырмый. Ул янәдән сөйләгәннәргә кат-кат басым ясый. Чыгышын балаларга мөрәҗәгать белән тәмамлый:
— Бүген биредә зур вакыйга. Сезгә яхшы уку өчен бар шартлар да тудырылган мәктәп бүләк иттеләр. Сез КПСС Үзәк Комитетының май Пленумы кабул иткән Азык-төлек программасын гамәлгә ашырачаксыз. Тормышыбыз тагын да матур, гүзәл булсын өчен, белемнәрне нык үзләштерергә, намуслы, хезмәт сөючән булып үсәргә, туган җиребезне, туган якны яратырга, ата-бабаларыгызның данлыклы эшләрен лаеклы дәвам итүчеләр булырга тиешсез. Алар Азык-төлек программасын тормышка ашыра башлады, бу эстафетаны сез дәвам итәчәксез. Колхозның патриотлары булырга, шунда эшкә калырга тырышыгыз, ә укуны читтән торып дәвам итәргә мөмкин. Сезне кырлар, фермалар көтә. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!
Иске юрашлылар СМУ-50 җитәкчесе Василий Левинның чыгышын көчле алкышлар белән каршылыйлар. Ул төзүчеләрнең мәктәпне срогыннан элек һәм яхшы сыйфатлы итеп тапшыру өчен көчләрен кызганмавын билгеләп үтә. Мәктәпне һәм аның җиһазларын сак тотарга өнди, малай-кызларга укуда уңышлар тели.
Мәктәп директоры Әнәс Мирзаян улының чыгышы аерата җылы каршы алалар, чөнки мәктәпнең шулай җиһазлануында аның өлеше гаять зур. Ул укытучылар, укучылар коллективы, ата-аналар исеменнән партия һәм хөкүмәтебезгә, шәһәр партия комитеты, район Советы башкарма комитеты, колхоз җитәкчеләренә һәм депутат А. Г. Булатовка зур рәхмәт белдерә.
Митингта катнашучылар Иске Юраш авыл Советы башкарма комитеты председателе Р. Г. Сабированы, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган М. Ю. Хәйруллинаны зур кызыксыну белән тыңлыйлар.
Иң соңыннан мәктәп комсомол оешмасы секретаре З. Хөсәеновага сүз бирелә. Ул барлык балалар исеменнән өлкәннәргә үзләре турында чиксез кайгыртулары өчен рәхмәт әйтә, моңа мәктәпне саклау һәм колхозга булышу белән җавап бирәчәкләренә ышаныч белдерә.
Митинг пионер, комсомолларның музыкаль чыгышы белән төгәлләнә.
Тырыш хезмәт җимеше
Яңа мәктәп эшли башлый. Әнәс Мирза улы биш ел мәктәп белән идарә итү дәверендә мәктәп яны участогы булдырыла: анда 680 төп карлыган, 100 дән артык алмагач, кара миләш, кура җиләге утыртыла. Мәктәп коллективы укучылар белән берлектә куян, дуңгыз асрый, аннан мөгезле эре терлек симертеп, мәктәп ашханәсен ит һәм башка продуктлар белән тәэмин итә башлый. Мәктәп укучыларның белемен күтәрү, танып-белү активлыгын үстерүдә елдан-ел зур уңышларга ирешә. Укытуны камилләштерү, укучыларның мөстәкыйльлеген үстерүдә зур өлеш керткәне өчен мәктәп 1982 елда район күләмендә беренче урынга лаек була. 1985 елның июнендә мәктәпнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү буенча күрше Тукай, Мамадыш, Менделеев, Әгерҗе районы мөгаллимнәре катнашында зона республика семинары уздырыла.
Остазымның һәрбер дәресе сокланырлык. Аның биргән дәресләре, уздырган һәрбер чарасы иҗади тәҗрибә мәктәбе булып тора. Шуның нәтиҗәсе буларак, үзе укыткан дәвернең сонгы ун елында аның укучылары район олимпиадасында җиңеп, республика олимпиадаларында катнашалар. Үзенең намуслылыгы, саф күңелле, тырыш һәм укучыларга игътибарлы булуы белән нык аерылып тора Әнәс абый.
Шунысы куанычлы: эшләгән дәвердә тиешле бәясен дә алды остазым. Озак еллар балаларга төпле белем биргәне өчен 1982 елда «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исем бирелсә, 1985елда ул — мөгаллим-методист.
Заман белән бергә
Остазым белән бергә эшләү миңа да насыйп булды. 1986 елда минем дә шул мәктәптә укытучылык эшчәнлегем башланып китте. Әнәс Мирзаянович белән һәрчак бер дулкында булдык без. Яшь укытучы, укучысы буларак канат астына алды дисәм дә, ялгыш булмас. Гаиләләр белән дә дусл булып киттек. Бары матур хатирәләр генә хәтердә. Әнәс абый авылыбызның йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Ул бер генә чарадан да читтә калмый иде. Замана белән бергә атларга тырышты, һәр нәрсәдән хәбәрдар, туган авылының киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләренә ихластан көенә иде ул. Авыл җирлеге үткәргән җыеннарда авыл өчен мөһим мәсьәләрне дә күтәрде. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше иде, шуңа аның бик иртә китеп баруы Юраш халкы өчен дә зур югалту булды.
Кулга кул тотынып
Әнәс абый менә дигән йорт хуҗасы да, кайгыртучан тормыш иптәше дә, үрнәк әти кеше дә булды. Аның тормыш иптәше Сания Әхәтовна — математика укытучысы. Алар бер-берсен тулыландырып озак еллар бергә кулга-кул тотынып балаларга белем бирделәр. Берсеннән-берсе уңган, белемле кызлар үстерделәр. Гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларга тормышта үз урыннарын табуда, сәләтләрен үстерүдә әти кешенең роле бик зур. Олы кызлары Энҗе югары белемле, тормыш иптәше Вильсур белән алар — эшмәкәрләр. Ә кече кызлары Ләйсән бухгалтер-икътисадчы һөнәрен сайлаган, бүген ул — «Амоний» җәмгыятендә әйдәп баручы белгеч.
Әнәс Мирзаян улы безнең йөрәкләрдә шат күңелле булып мәңге сакланыр.
Клара Гайнетдинова
ФОТО: Иске Юраш мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев