Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

КФУның Алабуга институты «Тоталь диктант»ка чакыра

Алабугада «Тоталь диктант» акциясе 8 апрельдә сәгать 14.00дә КФУның Алабуга институтында, төп бинада узачак (Казан урамы, 89).

Ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» белем бирү проекты — халыкның грамоталылыгын популярлаштыру максаты белән 2004 елдан башлап Россиядә һәм дөньяның төрле илләрендә гамәлдә булган акция. 

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Алабугада «Тоталь диктант» акциясе 8 апрельдә сәгать 14.00дә КФУ Алабуга институтының төп бинасында узачак (Казан урамы, 89). 

Быел диктант өчен махсус текстны танылган язучы, журналист һәм «Большая книга», «Национальный бестселлер» һәм «НОС» премияләре финалисты Василий Авченко язган.

Текст рус сәяхәтчесе, язучы һәм Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Арсеньевка багышланган. Хикәя диктант язучыларны бу кешенең тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырачак һәм рус телен белү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. 

Моннан тыш, «Тоталь диктант» ны онлайн да язарга мөмкин булачак.

Катнашу өчен totaldict.ru сайтында теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев