Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

КФУның Алабуга институтында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте

Биредә белем алып чыккан элекке студентлар туган уку йортына үзләренең укытучылык тәҗрибәсен уртаклашырга кайткан.

КФУның Алабуга институтында «Алабуга институтында укыганнар хәзерге белем бирү киңлегендә» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Биредә белем алып чыккан элекке студентлар туган уку йортына үзләренең укытучылык тәҗрибәсен уртаклашырга кайткан. Очрашу тантанасында аларны РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты, доцент, КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон сәламләде:

— 2023 ел безнең өчен мөһим. Нәкъ менә быел, Россия Президенты Указы белән Мөгаллим һәм остаз елы игълан ителгәндә, бөек педагог Константин Ушинскийның 200 еллыгын билгеләп үткәндә, без уку йортына нигез салынуга 125 еллык юбилейны бәйрәм итәбез. Алабуга институтын тәмамлаучыларның 140тан артыгы — гамәлдә укытучылар бер-берсе белән тәҗрибә һәм фикерләрен уртаклашачак, бәлкем, күпләрегезгә конференция киләчәк эшләр өчен илһам бүләк итәр.

Югары уку йорты үзенең эш дәверендә Алабуга игелегенә хезмәт итә, шәһәр дә фикер һәм проектларны хуплый, үзара яхшы мөнәсәбәттә. Институт —укытучы кадрларын коя торган урын гына түгел, халыкның бар катлаулары өчен фәнни-мәгариф мәйданчыгы да: «Балалар университеты»; «Буревестник» лагере нигезендә, мәктәп укучылар өчен төрле юнәлешле ял сменалары; шәһәр-район укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары, "өченче яшь«тәгеләр университеты. Моннан тыш, биредә халыкара чаралар уза, коллектив төрле проектларда катнаша һәм үзе дә башлап йөри. Күптән түгел гади генә гомуми белем бирү мәктәбе университет комплексына кертелде. 

— Без Университет мәктәбенең яхшыра баруын шатланып күзәтәбез, аның күрсәткечләре үсә, иҗтимагый яктан микрорайонның сыйфаты да уңайга үзгәрә. Шәһәр оешмаларындагы җитәкчеләрнең күбесе Алабуга институтыннан чыгучылар булуын да әйтеп үтәргә кирәк — бу шушы диварлар эчендә бирелгән белем бирүнең сыйфатын да, кече ватанны яратуны да дәлилли, — дип санап китте чыгышында Надир Курамшин, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары. 

1996 елда техник факультетны уңышлы тәмамлаучыларның берсе — ТР Дәүләт Советы депутаты, «Эссен-Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев

— Вуз тәмамлаучыларны мәктәпләрдә генә түгел, министрлыкларда, ведомстволарда, Дәүләт Советында да очрата алабыз, бу шәһәребезгә зур ярдәм. Һәм без, биредә укыган елларыбызны җылы хисләр белән искә алабыз. Алабуга, беренче чиратта, күпчелек өчен югары белем ватаны, альма-матер булып тора. Хезмәтегез өчен чын күңелдән олы рәхмәт. Без сезгә булышачакбыз, — дип ышандырды Леонид Анатолий улы.

1978 елда институтны тәмамлап чыккан Гөлзада Руденко, әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халык фронты» Гомумроссия җәмәгать хәрәкәтенең Татарстан төбәге бүлеге рәистәше, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры:

— Миңа мәктәптә эшләргә туры килмәде, ләкин, шулай булса да, мин Яр Чаллы, Алабуга, бөтен Татарстанда да яшәүчеләрнең шәхесен формалаштыру белән шөгыльләнәм. Алабуга институтын бетергән укытучылар белем бирү өлкәсендә күренеп тора, мин һәрчак аларның укымышлы, мәдәниятле булуын, аудиторияне тота алуларын һәм бик күп сәләтләрне эшкә җигүләрен горурлык белән билгеләп үтәм. Алабугада егерме ел эшлим, һәм без бер генә көн дә үзебезне педагогия институтыннан аерып күрсәтмәдек. Безнең уртак проектларыбыз хәзер җимешләрен бирә. Бу хезмәттәшлек өчен мин институтыбызның мөгаллимнәр коллективына рәхмәтлемен, без сезнең белән бер төрле фикерлибез, бер юл белән барабыз, кирәк булганда, бер-беребезгә булышабыз, уңышларыбызга бергә куанабыз, — дип белдерде.

Яшь мөгаллимә Әлфия Пакшинцева башлангыч сыйныфларда һәм шулай ук «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Безнең шәһәргә Казаннан килгән, КФУның Алабуга институтын 2011 елда тәмамлаган. Ул әле дә яраткан мөгаллимнәренең лекцияләре язылган дәфтәрләрен саклый.

— Безгә 5 ел дәвамында белем биреп, аларны мәктәп шартларында куллану мөмкинлеген биргән педагогларыбызга зур рәхмәт. Һөнәри бәйгеләргә әзерләнгәндә квалификациябезне күтәрергә ярдәм итәсез, методик ярдәм күрсәтәсез, — дип мөрәҗәгать итте үз остазларына Әлфия Артыковна.

Күп кенә мөһим эшләрдә ышанычлы таяныч булган, белем йортында укыту традицияләрен саклаган, яшь буын укытучыларны тәрбияләү һәм укыту эшенә гомерен багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт белдерделәр.

Бу әле беренче конференция. Шулай да катнашучылар саны да, 20 секциядә тәкъдим ителгән доклад темаларының киңлеге дә, мастер-класслар да сокландыра. Мәсәлән, Алабуга институтын төрле елларда тәмамлаган 350гә якын кеше конференция эшендә төрлечә катнашты. 143е очрашуга килеп доклад укыды һәм мастер-класс үткәрде. Читтән торып һәм онлайн катнашучылар да булды. Конференциядә катнашучылар Татарстанның 29 муниципаль районын, Удмурт һәм Башкортостан Республикасын, Төмән өлкәсен, Мәскәүне, Мәскәү өлкәсен, шулай ук чит илләрне — Германия, Кытай, Төркмәнстан, Үзбәкстанны тәкъдим итте. Иң күп санлы делегацияләр — Алабугадан (107 кеше), Түбән Камадан (57) һәм Яр Чаллыдан (25) иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев