Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Киләчәккә тагын бер адым

Алабугада 2 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә Белем көне үтте, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар, башка сыйныф укучылары, укытучылар өчен дә зур бәйрәм булды.

Урамнарда иртән үк чәчләренә ап-ак бантлар таккан кызларны һәм матур мәктәп костюмнары кигән малайларны күрергә мөмкин иде. Ә беренче сыйныфка баручыларның бер кулларында мәктәп сумкасы, икенче кулларында – матурдан-матур чәчәк бәйләмнәре. Алар тәүге тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә, гомердә бер генә була торган онытылмас мизгелләр кичерә.

Шәһәрнең 1нче урта мәктәптә тантаналы чараны мәктәп директоры Рәмзия Оленева ачып җибәрде. Ул барлык укучыларны, аларның әти-әниләрен, кунакларны яңа уку елы белән котлап, аларга сәламәтлек, уңышлы уку елы теләде.

Шулай ук Алабуга район башлыгының урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина барысына да котлау сүзләрен җиткерде:

– Бүген белем алу өчен мөмкинлекләр күп, алардан бары тик файдаланып калырга гына кирәк. Хәзер бездә яңа полилингваль комплекс төзелә, бу өч телдә уку мөмкинлеге бирәчәк. Бүген бу мәктәптә 64 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә, ә шәһәрдә якынча 1200 бала, без моңа бик сөенәбез. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйм. Киләчәктә шәһәребезгә, республикабызга һәм илебезгә файда китерү өчен, укырга һәм яңа белем һәм күнекмәләр алырга кирәк. Мин сезгә ышанам.

Бәйрәмгә килгән кунаклар игътибарына мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм беренче сыйныфка керүче балалар бик матур концерт номерлары тәкъдим итте.

Беренче кыңгырау чыңы астында укучылар тәүге дәресләренә ашыкты.

– Тизрәк сыйныфташларымны һәм класс җитәкчемне күрәсем килә. Бары тик “5”ле билгеләренә генә укыйм, шуңа күрә уку елын зарыгып көттем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 1нче мәктәп укучысы Ева Барова.

– Улым Егор бүген беренче сыйныфка бара. Гаиләбездә ул өченче бала булганга, бүгенге кичерешләр миңа таныш. Шулай булса да, нык дулкынландыра. Беренче сыйныфка баручы һәр бала һәм аның әти-әнисе шундый хисләр кичерәдер дип уйлыйм, – дип сөйләде Ольга Фигилева.

Ә җиденче сыйныфка баручы Дарина Фәйзуллина, Алинә Мостафина, Юлия Марсианова түбәндәге фикердә:

 – Җәйге яллар озаграк барсын иде, җитми калды, әмма классташларыбызны күрәсе һәм аларның каникулларда ничек һәм кайда ял итүләрен беләсе килә.

Россия Федерациясе Герое Александр Епанешников исемендәге 3нче урта мәктәп өчен быелгы уку елы аеруча үзенчәлекле булачак, чөнки биредә укучыларга ярты гасыр буе белем бирәләр һәм бүгенге унберенче сыйныфлылар илленче чыгарылыш укучылары булачак.

Бәйрәм тантанасына шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин да килде, ул тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.

– Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән чакны, беренче укытучыбызны, мәктәп һәм студент елларын барыбыз да хәтерли. Уку чоры ул кызыклы гына түгел, җаваплы вакыт та, – диде ул өлешчә, һәм укучыларга киләчәктә уңышлар теләп, илебезгә яшь, талантлы, инициативалы кешеләр кирәк, дип белдерде.

– Махсус игътибар бүген укытучыларга юнәлгән. Сезнең кулларда – безнең киләчәгебез, – диде Кирилл Мокшин.

Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов һәм үз исеменнән котлауларын методист Марина Уфимцева җиткерде.Укытучыларга сәләтле һәм рәхмәтле укучылар, ата-аналарга түземлелек, укучы балаларга уку елының нәтиҗәле булуын теләде.

Белем көненә чакырылган кунаклар арасында Александр Епанешниковның тормыш иптәше Нелли Николай кызы Епанешникова да бар иде. Тантаналы линейкада шулай ук педагогия хезмәте ветераннары Галина Галимова һәм Людмила Гурьева катнашты. Белем көнендә иң кадерле бүләк – укучы балалар кулыннан чәчәкләр кабул итү. Быел 3нче урта мәктәпнең өч беренче сыйныфында укыячак балалар, аллы-гөлле бәйләмнәре белән, үзләре дә чәчәк кебек. Алар ныгысын, үссен дип, яңа уку елы башланды. Бу уку елы да – киләчәккә тагын бер адым.

Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев