Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Коллективыбыз белән горурланам

Сүзем 10 нчы күп профильле лицейда туган тел һәм әдәбият укытучылары турында. Аларның һәммәсенә: «Сез — үз эшегезнең чын остасы», — дип әйтәсем килә. Бу чыннан да шулай.

Кемнәр соң алар дисезме? Алар — укучылар йөрәгенә юл табучы, бу дөньядагы барлык асыл сыйфатларны үзләренә туплаган, киң күңелле, тырыш, балаларга чиксез мәхәббәт өләшүче, намуслы, фидакарь хезмәт итүче, үз һөнәрен яратучы мөгаллимәләр.

Күптән түгел генә лицеебызда узган төбәкара семинарның: «Яңартылган Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында мөгаллимнең һәм укучының иҗади сәләтен үстерү чарасы буларак белем бирү мохите» темасы хәзерге көн өчен актуаль мәсьәләләрнең берсенә кагылышлы иде. Укытучылар дәресләрен һәм сыйныфтан тыш чараларын заман таләпләренә туры китереп, кызыклы оештырдылар.

Беренче категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Ләйсинә Марс кызы Гомәрова 8 нче «е» сыйныф укучылары белән дәрес күрсәтте.

Ул милли әдәбиятыбызның горурлыгы, танылган шагыйребез Роберт Миңнуллинның «Әнкәмнең догалары » әсәре буенча үткәрелде. Дәрес әниләргә чиксез мәхәббәт беләне сугарылган иде. Мөгаллим укучыларның интеллектуаль күнекмәләрен ныгытты, монологик сөйләмнәрен үстерде, аналарга, халкыбызның онытылмаслык гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт хисләре уятты. Бу максатка ул заманча технологияләр кулланып, отышлы алымнар аша иреште. Максатына заман технологияләре, отышлы алымнар аша иреште. Дәрес тиешле югарылыкта булды. 

Югары категорияле укытучы Ания Әмирҗан кызы Хәйбрахманова 2нче «е» сыйныфы укучылары белән «Мин Татарстанда яшим» темасына искиткеч оештырылган ачык дәрес бирде.

Балалар Татарстан турында ана телендә сөйләделәр, шигырьләр укып, җырладылар. Балалар дәрестә бик теләп катнашты. Күренеп тора, биремнәр уеннар, мәкальләр белән үрелеп барсын өчен, мөгаллимнең зур көче салынган. Шуңа да укучылары да сынатмады. 

Бу көнне югары категорияле укытучылар Әлфия Габитҗан кызы Бәхтиярова һәм Рәмзия Марс кызы Минһаҗева «Яшь белгечләр һәм остазлар арасында эшлекле уен» дип аталган осталык дәресен алып барды.

Алар Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кую чорында мөгаллимнәр ия булырга тиешле методик компетенцияләрне күрсәтеп үтте.

Шулай ук «укытучы-укучы» системасы өчен, максат һәм бурычларны билгеләү, белем бирүне уңышлы оештыру һәм нәтиҗәләрне бәяләүнең мөһимлеген; дәресне оештыруга методик үзгәрешләр кертә алуның һәм шәхескә юнәлтелгән педагогик технологияләрдән файдалана белүнең кирәклеген билгеләп үттеләр, белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга ирешү алымнарын атадылар. Укытучының импровизациягә сәләте дә булдыклылык таләп итә. Бүгенге көн укытучысы, дәресләрдә заманча алымнарны урынлы кулланып эшләгәндә генә максатына ирешә ала дигән фикерне алар тулысы белән ачып бирә алды.

Семинар барышында «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рефлексия алымнарын куллану үзенчәлекләре» дип аталган осталык дәресе дә булды.
Аны югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Розалия Илдар кызы Әшрәфуллина алып барды.

Ул укыту технологияләрендәге үзгәрешләргә бәйле кыенлыкларны чишү, укыту эшчәнлеген уңышлы оештыру өчен шартлар тудыру, уку барышында укучыларны инновацион эшкә җәлеп итү кирәклегенә басым ясады.

Билгеле инде, бу чараларга әзерләнгәндә, үзенең төпле киңәшләре, фикерләре белән безнең җитәкчебез, Гөлнара Халис кызы Хөсәенова зур ярдәм күрсәтә.

Булып узган семинарда аның җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укытучылары Гөлфия Равил кызы Галиева, Розалия Мәзһәр кызы Гәрәева башлангыч сыйныф укучылары, әти- әниләре белән берлектә әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Билгеле булганча, туган телгә мәхәббәт, иң беренче чиратта, гаиләдән килә, шуңа курә укучыларыбызның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бергәләп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

Күңелле чаралар бездә еш булып тора. Лицеебызда"Мәрҗәннәр" театр түгәрәге эшли. 27 февральдә 7,10,11нче сыйныф укучылары Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» исемле музыкаль әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр.

Хезмәттәшләрем турында бик күп җылы сүзләр әйтергә була. Шушы коллективта эшләвемә шатланып, хезмәттәшләрем белән горурланып яшим. Аларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм, иҗади уңышлар, сәламәтлек телим.

Равия УСМАНОВА, югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев