Баланы яратырга кирәк
Бүгенге тормыш мәшәкатьләре, акча табу проблемасы белән кайбер ата- аналар балалары турында онытып җибәрә. Ә балалар юанычны китапларда түгел, интернеттан таба. Алабуганың иң яхшы укытучылары мәктәп уңышларын һәм проблемаларын хәл итү өчен түгәрәк өстәл сөйләшүенә җыелды.
Уңышка юл
Ел саен уза торган "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" конкурс- проектында Алабуганың дүрт укытучысы - Татьяна Гусева (10 нчы мәктәп), Наталья Щербакова (9 нчы мәктәп), Анна Фирсова, Татьяна Кельш (2 нче мәктәп) җиңү яулады. Конкурста катнашу өчен алар соңгы биш елда башкарган эшләре хакында иҗади отчет әзерләгән. Әлеге 200 биттән артыграк папкада конференциядәге чыгышлар, олимпиададагы җиңүләр, БДИ билгеләре, укытучының арусыз хезмәте һәм йокысыз төннәре тупланган. Россиядән Татарстан укытучылары өчен бүленгән квотага керү өчен аларга аз гына уңыш җитми калган. Алар хезмәте республикада югары бәяләнде 200 сум белән булмаса да, бюджет хезмәткәрләре өчен 40-50 мең сум акча да зур сумма. Мәсәлән, Татьяна Анатольевна бу акчага Новосибирскта хезмәт итүче улы янына барып кайткан, ә Анна Александровна фатирына ремонт ясаган. Ләкин алар өчен иң мөһиме акчалата бүләк түгел, ә район һәм мәктәп данын күтәрү.
- Быел әлеге конкурста катнашырга әзерләнүче укытучыларга шуны әйтәсе килә: "Бары тик курыкмаска гына кирәк, бар да теләгәнчә килеп чыгачак, эшне башлап җибәрү мөһим,"- ди башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Гучева.
Укыргамы әллә тыңларгамы
Бүгенге көн укучыларының төп проблемасы итеп укытучылар аларның аз укуын атады. Кече яшьтәге мәктәп балаларының ата-ана алган яңа китап, бергәләп китапханәләргә йөрү, анда укыганнар турында фикер алышу белән укуга кызыксынуын үстереп булса да, өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен бу юллар файдалы булмаячак.Урта һәм өлкән мәктәп яшендәге укучыларның күбесенең өйләрендә компьютер һәм интернет бар. Димәк алар ирекле рәвештә "электрон китапханә" дән файдалана ала. Мондый китапханәдә мәктәптә үтелә торган барлык әдәби әсәрләр тупланган, ди Наталья Геннадьевна. Бу китапларны хәтта телефонга да күчерегә мөмкин, әле тагын аудио китаплар да бар. Әдәбият программасын үзләштерүдә бу тагын бер юл, балалар башка эш эшләгәндә, юлда барганда да әдәби әсәрләрне тыңлый ала. Ә сәнгатьле укылган әдәби әсәрне тыңлау аның хәтердә яхшырак саклануына китерә икән.
Яратырга соңармаска кирәк
-Ата-аналар балалары башлангыч сыйныфларда укыганда алар белән даими кызыксына. Ә өлкәнсыйныф укучыларының күбесенең әти-әнисеннән: "Без аңа ышанабыз,"- дигән сүзләр ишетергә туры килә, - ди химия укытучысы, завуч Анна Фирсова.
-Өлкән сыйныф укучыларының ата-аналары белән узган соңгы җыелышта мин: "Кайсы ата-ана үз баласын кочып сөя?" дип сорау бирдем. Андыйлар бармак белән генә санарлык иде,- ди әдәбият укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе Наталья Геннадьевна.
-Мин җыелыш саен ата-аналарга "Зинһар өчен, янәшәгездә булганда балаларыгызны яратыгыз! Баланың әнисе янәшәсенә утырып эч серләрен сөйләр вакыты бик тиз узарга мөмкин. Бар эшегезне ташлап, аны тыңлагыз. Әни кеше иртән баласын ничек уята? Утны яндыра да, "Тор, мәктәпкә соңга каласың,"- ди һәм шуның белән бетә. Ә бит бала янына килергә, аны башыннан аягына кадәр сыйпарга күп вакыт кирәкми. Бала өйдән чыкканда да әнисе энергиясен тоярга тиеш. Бала мәктәптән кайткач, "Хәлләр ничек?" дип сорау гына җитми, "Ничәле алдың?" дигән сорау тагын да мәгънәсезрәк. Иң элек бала белән бүген булган яхшылыклар хакында сөйләшергә, аннан соң гына башка темаларга күчәргә кирәк. Ата-аналар үз балаларын яратырга тиеш,- ди Татьяна Гусева.
Эш, борчу-мәшәкатьләр, акча табу болар турында гына түгел, ә янәшәдә үсүче кечкенә кеше тырында да онытмаска кирәк. Аның да бик тә- бик тә яратыласы килә һәм үзен аңлауларын тели.
Налия Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев