Милли Мәгариф учаклары.
Шәһәребездә эшләп килүче 1нче һәм 2нче татар гимназияләре, Иске Юраш һәм Морт мәктәпләре мөгаллимнәренең эшчәнлеге һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды.
Нәтиҗәлелекнең төп билгесе булып бу уку йортларын тәмамлап чыгучыларның язмышы, аларның тормышта үз урыннарын табулары тора. Мәктәп-гимназияләрдә тирән белемле, конкурентлыкка сәләтле, инициативалы һәм җәмгыятьтә актив шәхес, хәзерге заманда үзенең иҗади сәләтен тормышка ашыра алырдай, илнең интеллектуаль потенциалын үстерүче, милли-рухи мәдәниятне аякка бастыручы, үз көченә таянып эш йөртә белүче, үз фикерен әйтергә кыенсынмый торган җәмгыятькә кирәкле шәхесләр тәрбияләнә.
Бу уку йортларында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының "Мәгариф турында закон"нарына, "2010-2015 елларга Татарстан Республикасының мәгариф үсеше стратегиясе", "Россия гражданины шәхесенең рухи-әхлакый үсеше һәм тәрбиясе" кебек документларына һәм Алабуга муниципаль районының милли төбәк, иҗтимагый-иктисадый, экологик, демографик һәм мәдәни үзенчәлекләренә нигезләнеп алдагы биш елга Үсеш программасы төзелгән.
Мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә укучыларның һәм укытучыларның методик, фәнни-тикшеренү эшләренә аерым игътибар бирелә, монда укучыларның "Мирас" фәнни оешмасы актив һәм нәтиҗәле эшләп килә. Укучылар шәһәр, зона, республика, Россиякүләм олимпиадаларда, конференцияләрдә, бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясый.
Республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда гимназия укучылары татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, география, химия, астрономия буенча ел саен призлы урыннар яулый.. 2010-2011 нче уку елында 1 нче гимназия укучысы Ләйсән Вафина татар әдәбиятыннан, зур тырышлык күрсәтеп, 1 урынны яулады (укытучысы З.М.Гайсина). Рус теле буенча призлы урынны шушы ук гимназиядән 11 сыйныф укучысы Индира Динмөхәмммәтова (укытучысы З.Ю.Гайсина) алып кайтты. Төрле фән олимпиадалары буенча да бу гимназия шәһәр мәктәпләре арасында беренче өчлектә бара. Морт урта мәктәбенең 9 класс укучысы Илүзә Вәлиуллина республика олимпиадасында татар теленнән һәм рус теленнән призлы урын яулады (укытучысы Р.Г.Әхмәтҗанова). Милли мәктәпләр даими рәвештә алтын һәм көмеш медальгә лаек укучылар әзерли. Аларда 2010-2011 нче уку елын 5 укучы алтын медальгә, 3 укучы көмеш медальгә тәмамлады. Укучылар үзләренең белем дәрәҗәләренең ныклыгын дәүләт имтиханнарында акладылар. БДИ (бердәм дәүләт имтиханнары) буенча нәтиҗәләр дә чагыштырмача югары. Соңгы өч елда бирелгән БДИ нәтиҗәләре - укучыларның белем дәрәҗәсенең ачык мисалы. Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да өлгергәнлек аттестатына ия булды һәм сайлаган һөнәрләре буенча белем алуны югары уку йортларында дәвам итте. Рус теле, математика, физика, тарих, җәмгыять белеме, география, рус әдәбияты фәннәреннән уртача баллар республика һәм район күрсәткечләреннән югары.
Милли уку йортларында тәрбия процессы «Укучыларның сәламәтлеге», «Мирас вә заман», «Экологик тәрбия», «Рухи-әхлакый тәрбия», «Патриотик тәрбия» программаларына, тәрбия процессын оештыру концепциясенә нигезләнеп, шәхеснең үзенә юнәлдереп алып барыла һәм укучыларга ныклы рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешенә басым ясала. Укучылар арасында каләм тибрәтүче сәләтле балалар белән индивидуаль эш алып барыла. Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр, иншалар язалар, проектлар эшлиләр. Иң яхшы язмалар "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй", "Алабуга нуры", "Ялкын" журналында урын ала, мәктәп-гимназияләрдә укучыларның тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктырткан "Кыңгырау" , "Туган тел - саекмас чишмә" газеталары чыгып килә.
Тәрбия процессы татар халкының милли үзенчәлекләрен исәпкә алып, халык педагогикасына нигезләнеп алып барыла. Милли гореф-гадәтләрне яңарту һәм саклап калу максатыннан, укучылар, ата- аналар өчен "Дуслык" клубы (Төркиянең Сафранболу шәһәре белән үзара мөнәсәбәтләр), "Хореография" мәктәбе, "Рухият" якшәмбе мәктәбе, "Әтиләр советы", " Яшь хуҗабикәләр мәктәбе" эшли, "Шахмат һәм шашка клубы"нда укучылар фикерләү дәрәҗәләрен үстерә. "Әхлак дәресләре" ндә гарәп графикасы өйрәтелә (җитәкчесе Р.Г.Әхмәтҗанова). "Татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше" берләшмәсендә укучылар борынгы әби- бабаларыбызның фольклоры, дини бәйрәмнәре, милли традицияләре, гореф- гадәтләре белән танышалар, "Белем бәйрәме", "Сөмбелә", "Нәүрүз", "Сабантуй", "Гимназия гүзәле", "Яңа ел кичәләре", "Үзидарә көне". "Туган тел көне", "Карга боткасы", "Соңгы звонок", КВН, "Сандугач сайрар илем" балалар иҗат конкурсы, "Туган тел" көне шуның бер мисалы. Традициягә кергән бәйрәмнәребез, кичәләребез сәнгатькә мәхәббәт, сәләт үстерү белән беррәттән, укучыларда әхлакый кыйммәтләр дә тәрбияли.
Гимназияләрдә патриотик тәрбия бирүдә Фазыл Шәех һәм Маһинур Фәйзуллина исемендәге, "Батырлыкка урын бар" музейлары зур роль уйный. Укучылар музей материалларыннан файдаланып, шәһәркүләм, региональ, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә һәрдаим катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Укучыларның иминлеген саклау - төп бурыч. Участок инспекторы, балигъ булмаган балалар һәм яшьләр эше бүлеге белән даими элемтәдә тора. Моның нәтиҗәсе буларак, соңгы биш елда бу уку йортлары укучылары арасында хокук бозу очраклары юк.
Юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалау максатыннан ДАИ (дәүләт автомобиль инспекциясе) белән тыгыз элемтә урнаштырылган. ДАИ хезмәткәрләре катнашында бик күп чаралар, ярышлар уздырыла. 1 нче гимназиянең яшь юл инспекторлары командасы (җитәкчесе Д.Ә.Әхмәтвәлиева) Республикакүләм "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә ел саен призлы урыннар яулый.
Мәктәп-гимназияләр ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алып барган тәрбияви чаралар арасында уңай элемтә урнаштырыла. Иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә ана телендә гаилә шартларында ала. Ата-аналар мәктәптә үткәрелә торган чараларда бик теләп катнашалар, укучылар үз әти-әниләрен зур түземсезлек белән көтеп алалар, үткәрелгән чараларда бергә катнашып, алар белән бергә горурлык хисе кичерәләр.
Гимназиядә физик тәрбия һәм спорт-сәламәтләндерү дәресләре өчен барлык шартлар булдырылган. 1 нче гимназия «Алтын дәрәҗәдәге сәламәтлекне саклаучы мәктәп" квалификация категориясенә ия. Шулай ук гимназия "Патриотик тәрбия бирү буенча иң яхшы эш оештыручы" мәктәп музейлары, "Куркынычсыз юл", "Закон җирлеге", "Укытучыга компьютер", "Татарстанның иң яхшы мәктәпләре", мәктәп сәламәтлек театрларының республика бәйгеләре (җитәкчесе З.М.Гайсина) җиңүчесе. "Гомуми белем бирү учреждениеләренә Габдулла Тукай исеме бирелү хокукына" республика бәйгесе призеры, "Ел хатын-кыз директоры" (Л.М.Сафиуллина) бәйгесе дипломанты, "Мәктәп әле ул..." II ачык муниципаль фестиваленең һәм "Ел укытучысы-2011" (З.М.Гайсина) республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе.
2 нче гимназия "Көмеш дәрәҗәдәге сәламәтлекне саклаучы мәктәп» квалификация категориясенә ия. Шулай ук гимназия - республика күләмендә үткәрелгән "Матур мәктәп" бәйгесе, "Ел хатын-кызы" (укытучы Н.Н.Галәветдинова), "Ел сыйныф җитәкчесе" призеры.
Гимназияләрдә, Иске Юраш һәм Морт мәктәбендә ике укытучы «Яшь укытучы» Бөтенрәсәй грантының муниципаль этабы, 16 укытучы "Иң яхшы укытучы" республика гранты җиңүчеләре булып танылды. 1 нче гимназия укытучылары һәм укучылары "50 инновацион идеяләр..." авторлык программалары республика конкурсы, III халыкара тюркология конференциясе, Х.Бәдигый республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе җиңүчесе, "Ел укытучысы", Милли проектның "Мәгариф" шәһәр бәйгеләре призеры (Р.Н.Нигъмәтуллова), Ф.Әмирхан исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе, Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм эзләнү эшләре, Т. Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция призеры, "Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар" республикакүләм конкурсы дипломанты, "Конкурентлыкка сәләтле укытучы" Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашучы, "Ел укытучысы" конкурсының шәһәр туры лауреаты (Л.Г.Вагыйзова), "Алгарыш" программасы буенча грант җиңүчесе, "Сыйныфта проблемалы бала" Россиякүләм бәйгесендә катнашучы (В.М.Артамонова), Муса Җәлилгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция призеры (И.Ф.Зиннәтуллина), Милли проектның "Мәгариф" республикакүләм бәйгесендә район туры призеры, "Ачык дәрес" педагогик идеяләр фестивалендә катнашучы (Ф.Б.Саитова), "Заманча сыйныф җитәкчесе " Россиякүләм конкурс җиңүчесе ( Р.Г.Хаҗиева, Н.Ә.Рөстәмханова), дистанцион интернет республика конкурслары җиңүчеләре (В.Р.Халикова, Р.М.Мирзанурова, И.Ф.Зиннәтуллина), "Безнең мирас" региональ эзләнү эшләре конкурсы җиңүчесе (Н.Ә.Рөстәмханова, Г.Н.Закирова, К.Г.Гайсина, Ф.Б.Сәитова), төрле юнәлештәге спорт бәйгеләре җиңүчеләрен әзерләүче (Р.К.Ибраһимов), республика һәм халыкара бию бәйгеләре лауреатлары ("Чулпан" В.В.Галашина, "Сәйлән" А.М.Галиуллина), Рәсәй һәм республика җыр бәйгеләре лауреатлары (Н.Ә.Тимергалиева) бар.
2 нче гимназия укытучылары һәм укучылары республика нәфис сүз бәйгеләре җиңүчеләре (Н.Б.Низамова), Бөтенрәсәй балалар һәм яшүсмерләр газетасы фестивале җиңүчесе, "Беренче адым" республика бию бәйгесе җиңүчесе ("Шатлык"), наркоманиягә каршы "Иң яхшы видеоролик" муниципаль бәйге җиңүчесе, Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм эзләнү эшләре призеры (Ф.Ә.Шәвәлиева, И.Р.Вәлиханов), «Милли моң» Республикакүләм сәнгатьле уку бәйгесе җиңүчесе.
Иске Юраш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтова Гөлфия (укытучысы К.Ф.Гайнетдинова) "Мәгариф" журналы һәм "Мәгърифәт" газетасы редакцияләре белән берлектә Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, педагоглар һәм укучылар арасында үткәрелгән "Тукай- публицист" республикакүләм бәйгесенең "Тукай - журналист» номинациясендә беренче урынны алды. Фольклорчы һәм педагог Х.Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларының "Галимнәр сүзе" номинациясендә 10 сыйныф укучысы Динара Сәлимова (укытучысы К.Ф.Гайнетдинова) III урын алды, 11 сыйныф укучысы Г.Хәбибуллина (укытучысы Л.Р.Сабирҗанова) "Бәрәңге җитештерүнең яңа технологияләре" темасы буенча Мәскәүдә фәнни эшен яклап, медаль һәм диплом алып кайтты. 2011елда Иске Юраш мәктәбендә район күләмендә оештырылган Кышкы уеннарны ачу бәйрәмендә Иске Юраш мәктәбе командасы Хоккей ярышында призлы урын яулады, командага бүләккә бер капкачы белән биш уенчыга хоккейчылар киеме тапшырылды.
Гимназия һәм мәктәп укытучылары үзләренең уңышларын, яңалыкларын интернет сайтларына урнаштыралар, республикада чыга торган газета-журналларда бастыралар, укучылары белән берлектә эзләнәләр, иҗат итәләр, эшләренең нәтиҗәлелеген арттыралар.
Мәктәп-гимназияләр заман белән бергә күзгә-күз, йөзгә-йөз очрашып яши, дисәк бер дә арттыру булмас. Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар иң беренче гимназияләрдә сынау үтә. Бүгенге көндә һәр мөгаллимгә "Татарстан Республикасында электрон белем" дә эшләү өчен ноутбуклар бирелде, электрон журнал һәм көндәлек тутыру, интерактив такталар кулланып укыту өчен вай-фай (WI-FI) нокталары уртнаштырылды. Шулай итеп, мәктәп-гимназияләрдә укыту-тәрбия процессын алып бару өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Заманча җиһазландырылган уку, компьютер кабинетлары, спортзаллар, бай остаханә, китапханә, ашханә, авыл мәктәпләре укучыларны йөртү өчен яңа автобуслар белән тәэмин ителгән.
Милли традицияләр, гореф-гадәтләр, халкыбызның гасырлар буе тупланган акыл хәзинәсе ярдәмендә ана телебезгә карата зур кызыксыну, горурлык хисләре тәрбияләнә, милли тәрбия бирү шартларында укучыларда яхшылык, дөреслек, матурлыкка омтылыш, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар үстерелә, укучылар арасындагы мөгамәләне яхшыртуга, эчке дөньяларын баетуга зур ярдәм итә.
Балаларны халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбияләү - ул халык педагогикасы, ягъни безнең әби-бабайларыбызның теләк-киңәшләрен, васыятьләрен җиткерү дигән сүз.
Тирәнлек-диңгездә, зирәклек-гыйлемдә дигәндәй, белем дәрьябыз тагын да тирәнәеп, милли мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә укырга теләүчеләр күбәеп, тагы да зуррак уңышларга ирешербез дигән өметтә калабыз.
Р.И.Зарипов, Алабуга район
мәгариф идарәсе башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев