Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Милләт киләчәген кайгыртып

Республикабызда дистә елдан артык татар телен популярлаштыра торган иң танылган чараларның берсе - "Мин татарча сөйләшәм"акциясе үткәрелә. 10 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфларында эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары да, укучылар белән берлектә бу акциядән читтә калмадык.

Дөресрәге, без уку елы дәвамында "Без татарча сөйләшәбез" девизы белән эш итәбез. Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе боерыгы буенча һәр атнаның дүшәмбесен "Татар теле көне" дип игълан иткәннән бирле, бу көнне кызыклы, истә калырлык һәм шул ук вакытта файдалы итеп үткәрү гадәткә керде. Иң әүвәл, һәр сыйныфта "Без татарча сөйләшәбез" темасына биш минутлыклар үткәрдек. Сыйныф җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларга татар телен өйрәнүнең мөһимлеген аңлатты, ә башка фән мөгаллимнәренә дәресләрен татар телендә башлап җибәрергә тәкъдим ителде.Укытучылар өчен "Ярдәмче сүзләр" стенды әзерләнде. Туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар үткәрү өчен еллык план төзелде.

Татар теле көне кысаларында 10нчы мәктәптә күп чара үткәрелә: милләтебезнең атаклы шәхесләренә һәм шулай ук җирле язучыларыбыз иҗатына багышланган кичәләр, күренекле язучыларның әсәрләрен, әкиятләрен сәхнәләштерү, төрле бәйрәмнәргә татар телендә гәҗитләр чыгару, шигырь сөйләү һәм рәсем ясау бәйгеләре, балаларның акыл эшчәнлеген үстерүче әдәби викторина һәм олимпиадалар, "Шаяннар һәм тапкырлар клубы", "Могҗизалар кыры" уеннары...

План төзегәндә һәр бәйрәмне, язучыларның туган көннәрен, истәлекле вакыйгаларның һәрберсен истә тотып төзибез. Даими рәвештә шәһәребезнең танылган шәхесләре белән очрашулар үткәрелә. Әле күптән түгел генә 4нче мәхәлләдә яшәп иҗат итүче шагыйрә Кадрия Наил белән очрашу кичәсе булды. Ул үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Кичәдә аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, укучылар сәнгатьле итеп аның шигырьләрен укыды.

Без, башлангыч сыйныфларда эшләүче татар теле укытучылары, укучылар белән берлектә "Әйдәгез, татарча сөйләшик!"девизы белән 4 нче мәхәлләдә урнашкан төрле көнкүреш хезмәте күрсәтү урыннарында булдык. Сатучылар һәм даруханәчеләр, пешекчеләр һәм тәрбиячеләр кебек төрле һөнәр ияләре белән, урамнан узып баручы кешеләр белән дә татар телендә аралаштык. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең күплеге безне сөендерде. Без дә аларга "Мин татарча сөйләшәм" логотибы һәм "Синең татарча беренче 150 сүзең" дигән сүзлек-буклетлар тапшырдык. Акциягә якынча 750ләп кешене җәлеп иттек. Акция дәвамында үткәрелгән чаралар фотога, видеога төшерелде, мәктәп сайтына һәм интернет челтәренә куелып барылды. Үткәрелгән чараларда рус төркемендә укучы балалар да актив катнашты, тырыша-тырыша татарча сөйләште. Республика күләмендә үтүче чарада рус сыйныфында укучылар татар теле дәресендә алган белемнәрен тормышта да актив куллануларын күрсәттеләр.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: үзебезнең туган телне, гореф- гадәтләрне, милләтебезнең киләчәген без үзебез генә коткара алабыз.

Гүзәлия НИЗАМОВА, Миләүшә ӘХТӘМҖӘНОВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев