Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мәктәп эскәмиясеннән юнәлеш бирелә

“Юлдаш” Балалар-яшүсмерләрнең туризм һәм экскурсияләр үзәге 3 миллион 400 мең сумлык “Кама буеның сәнәгый туризмы” грантына ия булды.

Грантның 1 миллион 400 мең сумы – федераль бюджет чараларыннан, шул ук күләмдә инвесторлар бүлеп биргән һәм 600 мең сумы – республика казнасыннан, – дип аңлатты әлеге үзәкнең директоры Лариса Закирова. Аның сүзләренә караганда, бу проектның эше өч өлештән торачак, беренчесе майда башланган.

– Нәкъ шул вакытта шәһәр җитәкчелеге Туризм һәм экскурсияләр үзәгенә Нефтьчеләр проспекты, 82 “а” адресы буенча ике катлы иске бина биргән иде. Аны төзекләндерүгә мәктәп укучылары җәлеп ителде, алар җәйге чорда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша рәсми  рәвештә урнашты. Кем әйтмешли, акча да юнәтелә, эшче һөнәренең ни икәне дә беленә. Пычкы, дрель, шөреп, боргыч кебек коралларны үз күзләре белән күреп, шулардан файдаланып, 30лап бала ташчы, сылаучы-буяучы булып, үз көчен сынап карады, ламинат җәеп, хәтта стеналарны гипсокартон белән тышлап маташты, – дип билгеләп үтте Лариса Закирова.

Боларның барысы да тәҗрибәле төзүчеләр җитәкчелегендә барганы аңлашыладыр. Хәзер бинадагы коммуникацияләргә ремонт ясау мәсьәләсе хәл ителә.

– Һөнәргә юнәлеш бирү шушы була да инде, шул рәвешле балалар офисларда утырып эшләүдән башка, эшче һөнәрләре дә барлыгын белә. Үзләренә кирәген соңрак сайларлар, – дип аңлатма бирде “Юлдаш” директоры.

Программаның икенче этабы – 6-11 сыйныфларда укучыларына Алабуга предприятиеләрен күрсәтү, гаризалар кабул итү, оешмалар белән килешүләр төзү. Үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, мәктәпләрдән экскурсия сораулар күп, кызыксыну зур. Сәнәгать предприятиеләренә килгәндә, укучыларны кунакка чакырырга ниятләп торганнары экскурсияләр үткәрүгә ризалык биргән инде, мәсәлән, Кастамону, Армстронг һәм АлАЗ шундыйлардан. Шулай ук КФУның Алабуга институтына һәм Алабуганың политехник көллиятенә бару планлаштырылган, чөнки алар сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар әзерли.

Өченче этап – экскурсияләр, алар якынча сентябрь ахырында – октябрь башында уздырыла башлаячак, дип ышандырды Лариса Закирова. Ул һөнәргә юнәлдерелгән хәзерге программаның элеккеләреннән укучыларның яше буенча күбрәк колачлануы белән аерылып торуын әйтте, ягъни моңа кадәр экскурсиягә сигезенче сыйныфтан башлап чакыра торган булсалар, бу юлы алтынчы класслардан башларга карар кылганнар. Проект авторлары фикеренчә, һөнәргә юнәлеш бирү никадәр иртәрәк башланса, балаларга булачак һөнәрләрен аңлап сайлау шуның кадәр җиңелрәк булачак.

Фото “Юлдаш” үзәгеннән тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев