Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мәктәп кабат ишекләрен ачты

Дүрт ел аерылып торганнан соң укучылар яңадан яраткан мәктәпләренең ишекләрен ачып керде. Быел Белем көне балаларны һәм укытучыларны өр-яңа мәктәп белән куандырды.

Капиталь ремонттан соң 2 нче урта мәктәп кабат ачылды. Быел анда 576 укучы белем алачак, ә 88 бала тәүге тапкыр аның бусагасыннан атлап керде.

Укучыларны һәм укытучылар коллективын яңа уку елы белән котларга Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов килгән иде.

- Бу мәктәптә бик күп танылган алабугалылар белем алган. Ул калабызда иң яхшы мәктәпләрнең берсе санала. Быелгы яңалыкларның берсе - монда физик мөмкинлекләре чикле балалар да белем алачак. Әлегә барлык эшләр төгәлләнеп бетмәгән, әйтик, спортзал һәм остаханәләр юк, әмма тиздән бу проблемалар да хәл ителер.

Геннадий Емельянов мәктәпне яңартуга керткән хезмәтләрен искә алып, "Евроальянсстрой" төзү оешмасы директоры Әмир Галиевкә Рәхмәт хаты һәм төзүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды. Төзү оешмасы да җавапсыз калмады, алар мәктәпкә кар чистарту техникасы бүләк итте.

Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмдә бүләкләр шактый җыелды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән мәктәпкә ун компьютер, проекторы белән интерактив такта бүләк ителде. Район башлыгы исә лингафон кабинеты, интерактив такта һәм проектор бүләк итте.

Мәктәпне ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, төзелеш департаменты директоры Владимир Фролов, мәктәп директоры Сергей Немтырев катнашты.

Яңартыргамы, җимерергәме?

-Мәктәпне яңартыргамы әллә җимереп яңаны төзергәме дигән сорау озак вакыт хәл ителә алмады. Укытучылар да, балалар да, директор да бар, ә менә мәктәп юк. Хәзер инде менә күрәбез, мәктәп тә булды,- диде Геннадий Емельянов.

Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка аеруча рәхмәтле булуын җиткерде.

- Рөстәм Нургалиевичның ярдәме белән без бу мәктәпне кабат торгыза алдык, аны реконструкцияләү өчен бик зур эш башкарылды,- диде ул.

Бүген мәктәп балаларны кабул итү өчен тулысынча әзер - якты сыйныф бүлмәләре, яңа җиһазлар куелган ашханә - барысы да балалар өчен. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә. Хәтта түбә элементлары да янмый торган махсус матдә белән эшкәртелгән.

Монда капиталь төзекләндерү эшләре дүрт ел дәвам итте. Бу вакыт эчендә барысы да тулысынча үзгәртеп корылды - түбә, фасад ремонтланды, идән, диварлар, тәрәзә һәм ишекләр, сантехника алыштырылды. Стеналар заманча материал белән капланды. Бинаның үзеннән тыш парталар һәм башка җиһазлар да яңартылды. Технология классында яңа тегү машиналары урнаштырылды.

Монда һәркемгә уңайлы булачак

Быел 2 нче урта мәктәптә башкалар белән бергә физик мөмкинлекләре чикле балалар да белем алачак, монда алар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Бинаның беренче катында ике махсус сыйныф ачылды, ә актлар залына керү өчен пандуслар һәм култыксалар урнаштырылды. Шулай булгач, алар тамаша залына керә алу гына түгел, сәхнәгә дә күтәрелә алачак.

Белем йортында югары катка күтәрелү өчен махсус җиһаз да барлыкка килде. Начар күрүче балалар белән эшләү өчен укытучылар махсус курслар үтте.

Дөрес, әлегә башка укучылар белән бергә нибары ике инвалид бала гына белем алачак.

11б сыйныф укучысы Андрей Кривилев мәктәп буенча инвалид коляскасында йөреп караганнан соң, андагы шартлардан тулысынча канәгать булуын белдерде. Мәктәп ремонтта вакытта Андрей өйдә торып белем алды.

- Такта янына чыгып сорауларга җавап бирү һәм кабат урыныма әйләнеп кайту мин бик ошый. Якты, иркен сыйныфларда миңа бик рәхәт. Укучылар да, укытучылар да ягымлылар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр.

Кабат туу

2 нче урта мәктәп - шәһәрдәге иң өлкән уку йортларының берсе. Ул 1954 елда төзелгән һәм шул чордан бирле капиталь ремонт күрмәгән. Дүрт ел элек башланган төзекләндерү эшләре барышында укучылар һәм укытучылар 5 нче урта мәктәп һәм 1 нче лицей бинасында көн күрергә мәҗбүр булдылар. Быел менә ул яңадан ишекләрен ачты.

Тантаналы линейка тәмамланганда, беренче сыйныф укучысы Анастасия Богатырева һәм югары сыйныфта белем алучы Владимир Красильников яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, беренче кыңгырау тавышын яңгыраттылар һәм укучылар үз классларына таралышты.

Алия Сираева

Таһир Мәхмүтов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев