Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мәктәп заман белән бергә атлый

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен һәм алгарышын тәэмин итүдә укытучының роле бәһаләп бетергесез.

Соңгы елларда илебез мәгариф системасы тирәсендә барган үзгәртеп корулар, беренче чиратта, белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга, җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Мәгариф учреждениеләре елдан-ел, нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Үзгәртеп корулар әледән-әле кабатланып торгангамы, без инде аларга сагаебрак карый башладык. Әмма күп очракта, заман куйган таләпләр белән килешеп, аларны авырлык белән булса да кабул итәбез. "Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк", - ди җитәкчебез Илсур Ленурович. Канга сеңгән, җан тибешенә әверелгән, яшәү рәвешенә әйләнгән үткәннәрдән аерылу бик авыр булса да, җитәкчегә каршы килү дигән нәрсә юк коллективта. Мәктәбебез заман белән күзгә-күз, йөзгә-йөз очрашып яши дисәм, бер дә арттыру булмас дип уйлыйм. Мәгариф өлкәсендәге бер генә яңалык та Юраш мәктәбен читләтеп үтми. Укытучылар коллективы җитәкчебез, укучылар белән бергәләп, мәктәпне заманча таләпләргә яраклаштырып яңартабыз, төзекләндерәбез, берләштерәбез. Балаларның белем алу хокукын берничек тә чикләмибез. Уку-укытуда югары нәтиҗәлелеккә ирешү юлларын эзлибез. Һәм әйтергә кирәк, күпмедер уңышка да ирешәбез. Бүгенге көндә һәр фән иясенә, "Электронное образование в РТ" программасында эшләү өчен, ноутбуклар бирелде. Электрон журнал һәм интернет кулланып укыту өчен, мәктәптә вай-фай (WI-FI) нокталары урнаштырылды. Укучыларга һәм укытучыларга эшләү өчен 5 яңа компьютер, бер мультимедиа проекторы, бер интерактив такта кайтарылды. Шулай итеп, мәктәптә, укыту-тәрбия процессын алып бару өчен, бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Заманча җиһазландырылган уку кабинетлары, компьютер кабинеты, спортзал, бай остаханә, китапханә, ашханә, яңа автобус бар. Мәктәп укытучылары һәм укучылары интернеттан файдалана ала.

Укытучылар коллективының максаты - укучыларга югары сыйфатлы белем бирү. Укучыларның 55 проценттан артыгы "4" һәм "5" билгеләренә генә укый, 30 проценттан артыгы ел саен фән олимпиадаларында, төрле конкурс, ярышларда катнаша һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Быелгы уку елында 9 нчы сыйныф укучысы Гөлфия Әхмәтова татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән (укытучысы К.Гайнетдинова) район буенча 1 нче урын яулады, шул ук укучы "Габдулла Тукай - публицист" Республикакүләм иҗади конкурсның "Тукай - публицист" номинациясендә җиңеп чыкты (фәнни җитәкчесе К.Гайнетдинова) һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, ә 10 нчы сыйныф укучысы Динара Сәлимова тел галиме, фольклорчы һәм педагог Х.Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында "Галимнәр сүзе" номинациясендә III урын алды (фәнни җитәкчесе К.Гайнетдинова), 11 нче сыйныф укучысы Г.Хәбибуллина "Бәрәңге җитештерүнең яңа технологияләре" (фәнни җитәкчесе Л.Сабирҗанова) темасы буенча Мәскәүдә фәнни эшен яклап кайтты һәм медаль, диплом белән бүләкләнде. 11 нче сыйныф укучысы Ә.Шәрипов технология фәне буенча шулай ук I урын алды (укытучысы Р. Шәрипов). Клара Гайнетдинова, З.Гыйбадуллина "Иң яхшы укытучы" Республика бәйгесендә катнашып, җиңеп чыкты.

"Алма агачыннан ерак төшми", - ди халкым. Укучыларыбыз да остазларына охшаган. Спорт сөюче, җиңүгә омтылучы, көчле ихтыярлы балалар шактый әле мәктәбебездә. Бер-берсенә ияреп, үрнәк алып, бер-берсен узып, мәктәп алга чыксын дип яшиләр алар. 2010-2011 елның кышкы һәм җәйге район спартакиадаларында, зур тырышлыклар куйганнан соң, физкультура укытучысы Назир абыйлары җитәкчелегендә юрашлылар максатларына иреште: беренчелекне яулады. Быел да балаларның мәктәп янындагы шугалактан кайтып кергәннәре юк. Һичшиксез, максатларына ирешерләр дип ышанасы килә. Балаларның зур тырышлыклары нәтиҗәсендә, мәктәбебез 2011-2012 елда яңа ел фигуралары буенча беренчелекне яулады, Мактау кәгазе һәм биш меңлек сертификат белән бүләкләнде.

Мондый зур уңышлары булган мәктәп тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиештер дигән фикер белән без ноябрь аенда "Укучыларны дәүләт аттестациясенә әзерләүдә инновацион технологияләр куллану" дигән темага региональ семинар үткәрдек.

Мәктәбебезнең эш нәтиҗәсе тулысынча кадрларга бәйле. Шунысы куанычлы: заман кыенлыкларына карамастан, мөгаллимнәребез киләчәккә өмет белән яши һәм эшли, укыту-тәрбия эшенең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнә, иҗат итә.

Клара Гайнетдинова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250