Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Морт мәктәбе: уңышның сере – бердәм хезмәт нәтиҗәсендә

Морт мәктәбе - Алабуга районында алдынгы мәктәпләрнең берсе. Рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү, татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап калу һәм үстерү - мәктәпнең төп бурычы. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күргәндә генә күңел сөенә. Ә укытучының хезмәт җимеше - укучылар уңышы.

Мәктәп тарихы:

1890 ел - җирле мәктәп ачыла;

1928 ел - башлангыч мәктәп ачыла;

1932 ел - ике катлы агач мәктәп төзелә;

1938 ел - беренче чыгарылыш;

1942 ел - рус сыйныфлары ачыла, блокадалы Ленинград мәктәпләреннән балалар килә;

1979 ел - яңа мәктәп төзелә;

2012 ел - мәктәп бинасына капиталь ремонт ясала.

Мәктәп директорлары:

1938-1942 - Г.Матвеев.

1942-1947 - Татьяна Николаевна Комарова.

1947-1962 - Александр Прокофьевич Попов.

1962-1968 - Архип Ефимович Митрофанов.

1968-1970 - Шәрифулла Гатаулла улы Гатауллин.

1970-1986 - Вазих Зәйнәгабетдин улы Камаев.

1986-1995 - Роберт Зәһри улы Фәхретдинов.

1995-2011 - Кадрия Хөсәин кызы Сәлимова.

2011 елдан бүгенге көнгә кадәр мәктәп белән Тәлгат Гафаров җитәкчелек итә.

Җиңүләр

Мәктәп китапханәчесе Гөлфәния Ганеева "ТРда ел китапханәчесе-2015" номинациясендә җиңү яулый.

Рус теле һәм әдәбияты кабинеты "Иң яхшы кабинет" исеменә лаек булды (укытучы З.Тихомирова). Морт мәктәбе "Татарстанның иң яхшы мәктәпләре-2005" бәйгесендә 3нче урынга, 2006 елда инновацион программаларны тормышка ашыру буенча гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче була.

Ике укытучы "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәр"е, бер мөгаллим - халык мәгарифе отличнигы, дүрт укытучы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, биш укытучы Алабуга районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән, өчесе "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантына ия.

Бүгенге көндә мәктәптә 56 укучы укый. Аларга 15 мөгаллим белем бирә: 3 укытучы югары, 9 мөгаллим беренче квалификацион категориягә ия, 1 яшь педагог бар.

Лаеклы алмаш

Әгәр дә мәктәпнең уңышлары бар икән, бу уңышның сере - бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Узган елда чыгарылыш класс укучылары имтиханнарын уңышлы тапшырып аттестат ала. 2014-2015 уку елы нәтиҗәләре буенча, Морт мәктәбе район мәктәпләре арасында бишенче урында. Күпчелек укучы 50-92 балл җыйган.

Мәктәп Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль һәм региональ этапларында уңышлар казана. Узган уку елында бу олимпиаданың региональ этабында математика фәненнән - Раяз Мәрданов (11 сыйныф) катнаша.

Морт мәктәбе - Алабуга районында алдынгы мәктәпләрнең берсе. Рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү, татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап калу һәм үстерү - мәктәпнең төп бурычы. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күргәндә генә күңел сөенә. Ә укытучының хезмәт җимеше - укучылар уңышы.

Мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Бигрәк тә дәүләт, инглиз телен белүгә басым ясала. Быелгы уку елында Фирүзә Гобәйдуллина (5нче сыйныф) һәм Азалия Гайнанова (6нчы сыйныф) татар теле буенча Республика олимпиадасында җиңүче була. Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган бәйгедә Фирүзә Гобәйдуллина һәм Илназ Гаффанов беренче урын яулый. Айсылу Исрафилова (7нче сыйныф) "Татар кызы-2016" район бәйгесендә катнаша һәм 3нче урын яулый. Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышланган "Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе" бәйгесендә 9нчы сыйныф укучылары Эльвира Голушко һәм Резидә Мәҗитова үзләре ясаган презентацияне тәкъдим итә. Быел татар теле һәм әдәбияты кабинетлары арасында уздырылган бәйгедә мәктәпнең татар теле кабинеты призлы урын алды (кабинет җитәкчесе Рузилә Әхмәтҗанова).

5-7нче сыйныф укучылары Әдәбият елына багышланган бәйгеләрдә теләп катнаша: "Туган якны өйрәнү" (Зилия Нуриахмәтова - призер), "Тере сүз" муниципаль сәнгатьле уку бәйгесендә (Илназ Гаффанов - җиңүче), "Бөек рус сүзе" (Фирүзә Гобәйдуллина - призер). Мәктәп укучылары чит телләр фестивалендә биш ел рәттән призлы урыннар яулый.

Патриотик тәрбия, өстәмә белем

Тарихын белмәгәннең киләчәге дә юк. Үткәннәр турында гомуми кузаллау укчыларда туган җиргә, туган илгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, горурлану хисләре тәрбияли. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән "И туган тел, и матур тел" иҗади эшләр бәйгесенең "Шигырь" номинациясендә Илназ Гаффанов, Азалия Гайнанова, Зөһрә Әхтәмова призлы урыннар яулый.

Укучылар республика фәнни-гамәли конференцияләрендә актив катнаша һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.

Мәктәптә тугыз түгәрәк эшли. Бу - предмет түгәрәкләре, бию, спорт, драма театры, журналистика, техника түгәрәкләре. 2015 елда балалар иҗатының "Сандугач сайрар илем" XVIII төбәк фестивалендә Илназ Гаффанов беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Морт мәктәбенең "МИМ" театры коллективы Шәүкәт Биктимеров исемендәге IV Республика театр сәнгате конкурсында Гран-прига, "Иделкәем" II зональ Республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр үзешчән театр коллективлары арасында үткәрелгән бәйгедә икенче урынга лаек була (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Ләйлә Фәрхетдинова).

Мәктәпнең шахмат, шашка командасы биш ел буена "Ак ладья" бәйгесендә беренчелекне бирми (җитәкчесе Фәрит Гобәйдуллин). Егетләр командасы Казанда үткән "Яшь профессионаллар" Чемпионатында (Junior Skills) катнашып, үзләренә зур тәҗрибә туплый (укытучы Фәрит Гобәйдуллин).

Спорт

Мәктәптә спортка игътибар зур. Укучылар спорт секцияләрендә волейбол, баскетбол, өстәл теннисы белән шөгыльләнә. 2014 елда төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы футбол өчен көйләнгән. Мактанырлык уңышлар да бар: 6нчы сыйныф укучысы Зилия Нуриәхмәтова Сабада Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия теннис ярышларында катнаша, ә 2016 елда баскетбол буенча кызлар командасы районда беренчелекне алып, республика ярышларында катнашып, 8нче урынга лаек була. (укытучы Данияр Нуриәхмәтов).

Горурлык

78 ел дәверендә 3679 укучыга урта гомуми белем алу турында аттестат тапшырыла, 28 укучы мәктәпне алтын, 24 кыз һәм егет көмеш медальгә тәмамлый.

Мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана: техник фәннәр докторы, профессор Тимерхан Әхмәтов; РФ Фәннәр Академиясенең әгъзасы, техник фәннәр кандидаты, академик Рәис Хайбрахманов; милли көрәш буенча спорт мастеры, Россия чемпионы Фәйзелхан Әхмәтҗанов; ТР Дәүләт Гербы авторы Риф Фәхретдинов; "ТАССР һәм РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре" Расих Хисаметдинов; Татарстанның атказанган, Алабуга районының баш табибе Шәфкать Әхмәтҗанов.

Габделнур Гобәйдуллин - Халык мәгарифе отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТАССРның атказанган укытучысы; Кадрия Сәлимова РФнең Мактаулы гомуми белем хезмәткәре, "Белем өлкәсендә лидер" бәйгесенең "Хезмәт базарында ориентир" номинациясендә җиңүче; Әлфира Әхтәмова - Халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган мәктәп укытучысы; Анна Хисаметдинова, Фаимә Нургалеева, Фәния Галеева, Равил Галеев - Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучылары; Павел Андреев - укытучы-эзләнүче; Фәния Галәлетдинова - Халыкара дуслык ордены иясе; Зиннур Сафиуллин - "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе һәм хөрмәткә лаек башка укытучылар.

Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык салса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев