Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Морт мәктәбе заман белән бергә атлый (фоторепортаж)

"Алабуга нуры" газетасының үткән саннарында шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан хәбәрчебез ясаган фоторепортажлар белән таныша алдыгыз. Әлбәттә, берничә фоторәсем мәктәп яки бакча тормышын тулысынча яктырта алмый. Шулай булса да, бу рәсемнәрдә балалар тормышын, аларның уку һәм тәрбияләнү шартларын күрергә мөмкин. Бу санда без сезнең игътибарыгызга район мәктәпләре турында фоторепортаж тәкъдим...

Бу юлы без Алабуга районы Морт урта мәктәбе белән танышабыз. 2012-2013 уку елын мәктәп коллективы капиталь төзекләндерелгән бинада башлап җибәрде. Морт мәктәбе укучылары, һәрвакыттагыча, спортта да, иҗатта да һәм, әлбәттә, укуда да гел алдынгы урыннарда.

Республика олимпиадалары призеры, спортсменка, активистка Илүзә Вәлиуллина һәм аның остазы Рузилә Әхмәтҗанова.

Укучылар тирән белемнәргә ирешсен өчен мәктәптә бар шартлар тудырылган.

Мөгаллимнәр компьютер серләренә төшенә.

Мәктәп китапханәсе ишекләре балалар өчен һәрвакыт ачык.

Морт мәктәбе егетләре эштән курыкмый.

Җырга-моңга оста, шигъри күңелле Илназ Гаффанов - мәктәпнең һәм авылның горурлыгы.

Бәлки менә бу укучылар арасында киләчәктә зур ачышларга ирешәчәк биология фәне галиме дә бардыр?

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев