Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Наилә Фазлыйәхмәтова: бәхетле язмышның уңышын җыючы

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мөгаллимнәр турында язмалар белән уртаклашабыз.

Кеше гомере буе мәхәббәт белән янәшә атлый. Аны олыгайган көннәренә кадәр саклаганнар, гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип әйтә ала.

Йөрәгендә мәхәббәт хисе булган, балаларны ярата белгән кеше — Наилә Фазлыйәхмәтова турында бу язмам.

Үз язмышын үзе язган ул...
Аңа бүген еллар аша карыйм:
Көлеп басып тора күңелдә...
Ах, хәйләкәр апам!
Җирне, кешеләрне яраттырып,
Яраттырган икән үзен дә!

Кеше өчен иң затлы, бөек хис — ярату. Бу төшенчәнең серен тулысынча аңлата алучы юк әле, ләкин шунысы ачык: кешене кеше итә торган нәрсә ул мәхәббәт. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый. Мәхәббәт —уңай хис, һәм ул кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, алардан оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән янәшә атлый. Аны олыгайган көннәренә кадәр саклаганнар, гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип әйтә ала.

Бу язмам шундый зур мәхәббәт хисенә ия булган, шәхси тормышын арткы планга куеп, бөтен тормышын балаларга, халыкка багышлаган, бәхетен шунда тапкан олуг бер шәхес — сыйныф җитәкчем — Наилә Муллахмәт кызы Фазлыйәхмәтова турында.

Бары тик мәхәббәт хисенә ия булган, балаларны ярата белгән кеше генә чын педагог була ала. Наилә апа, бәлкем, балачактан ук укытучы булырга хыяллангандыр, анысы миңа караңгы. Ә менә «Чын кеше», «Чын укытучы» булуы бәхәссез, анысына үзем шаһит.

Җитмешенче еллар... Безнең балачак... Үтәгән авылыннан Юраш мәктәбенә дүртенче сыйныфка укырга килдек. Таныш түгел тирәлек, кешесе дә чит-ят. Йөрисең ятим бала кебек. Шулчак канат астына алды ул безне. Нәкъ шул елларда укытучылык эше башланып китә дә инде. Шул көннәрдән башлап, ул гомерен Юраш авылы мәктәбенең яшь буынын тәрбияләүгә багышлады. Математика, физика укытырга, сыйныф җитәкләргә дә туры килде аңа. Ә аның сыйныф балалары, бәхетле җаннар — ул без идек.

Әйе, әйе, Наилә апаның чын укытучы дәрәҗәсенә күтәрелеп, бөтен барлыгын биреп, эшеннән тәм, ямь табып укыткан чоры безнең бала һәм үсмер чак елларына туры килде. Әле дә хәтеремдә — бары тик тәҗрибәле укытучыларга гына хас булган ыспай пөхтәлек, кырыс караш, зур таләпчәнлек. Ә белеменә, биргән тәҗрибәсенә таң калырлык.

Әй гомерләр... Хәзер уйлап утырасың да таң каласың шушы укытучының олы җанлылыгына. Безнең кебек күпме балаларның олы тормыш сукмагын сызышкан җан бит ул. Олы катлаулы тормыш диңгезендә аларга юл күрсәтүче маяк булып торган. Безгә, шәкертләренә, остаз гына түгел, киңәшче һәм сердәшчесе дә була белде ул. Авырлык килсә, юата, акыллы киңәшләрен бирә, ирешкән уңышларыбызга чын күңелдән сөенә иде мөгаллимәбез.

Бездән соң сыйныф җитәкләргә туры килмәде аңа. Башта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, уку-укыту эшләре буенча урынбасар, аннан — директор, авыл советы рәисе итеп билгеләделәр үзен, бик күп еллар депутат буларак халык мәнфәгатен яклап яшәде.

Җитәкче кешедән күп нәрсә таләп ителә. Ә Наилә Муллахмәт кызы тәвәккәл, таләпчән, кирәк икән кырыс та, шул ук вакытта мөлаем да, ягымлы да була белә. Нишлисең, заманасы шундый. Ул гына да түгел, кул астында эшләүче һәр хезмәткәргә игътибар итәргә, барысы белән уртак тел табып эшли белергә кирәк, чөнки һәркем — аерым шәхес, үзе бер дөнья.

Уйлый китсәң, тормыш-юлны аркылы чыгу гына түгел, ә бик катлаулы нәрсә. Әйе, тормыш дигәнең Наилә апага бик рәхәттән бирелмәде, яшьли тормыш иптәшен югалтып, ялгызы өч бала тәрбияләргә туры килде. Бу еллар аңардан күпме энергия, ихтыяр көче, сабырлык, түземлек, күпме йокысыз төннәр таләп иткәндер. Үзе генә белә. Шулай да остазым югалып калмады. Давылга табан давыл булып барды. Балаларына югары белем биреп, өчесен дә аякка бастырды, алты почмаклы йорт салды.

Олы җанлы кешеләр күп очрады аның тормыш юлында. Шундыйлар белән кулга-кул тотынып, барлык киртәләрне җиңеп, алга атлады ул. Эчке дөньяң бай, кешеләргә ышанычың зур, авыр вакытларда таянырлык дусларың, туган-тумачаларың, иң мөһиме: сине аңлый, санлый торган балаларың, киленнәрең, яраткан эшең булса, тормыш сынауларын үтәргә була икән. Авырлыкны бик күп кичерсә дә, бәхетсез дип әйтәсем килми остазымны. Бәхетле ул, бик бәхетле. Шул бәхетле язмышының уңышын җыя ул бүген. Ә безгә аннан үрнәк алырга гына кала. 

Клара Гайнетдинова
Фото: Шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев