Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Нәни хуҗалары сөенер

Безнең редакциягә “Урман әкияте” 28нче балалар бакчасы коллективы исеменнән хат килде. Хатта район җитәкчелегенә һәм аларның учреждениеләрен яңарту өстендә эшләүче барлык төзүчеләргә рәхмәт белдерелә.

Бу балалар бакчасын төзекләндерү 3 июньдә башланды. Хәзер фасадны җылыту тәмамланган диярлек.

– Быел бакчага утыз ел, бина диварлары инде куба башлады. Бездә салкын түгел иде, әмма капиталь ремонт мәсьәләсен күтәргәч, без фасадны җылытырга кирәк дигән карарга килдек. Бу төр эшләр тәмамланганнан соң, балалар бакчасын төрле төстәге панельләр белән бизәү башлана, − ди 28нче  балалар бакчасы мөдиренең административ хуҗалык эшләре буенча урынбасары Виктория Атаманова.

Шулай ук, аның сүзләренә караганда, сантехниканы, керү юлларын һәм тәрәзәләрне алыштыру көтелә, һәм бу эшләр инде башланган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел бу балалар бакчасыннан тыш, 5, 14, 17 нче балалар бакчалары да тулысынча төзекләндерелә. Ә 24 һәм 28нче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар яңа уку елында моңа кадәр күп еллар эшләми торган, хәзер төзекләндерелгән бассейннарда йөзә алачак. Нәтиҗәдә, Алабуганың тугыз мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларны тулысынча сәламәтләндерүне оештырырга мөмкинлек бирә торган  бассейннар булачак.

Аннан кала, 31нче балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара, анда бинаның түбәсе яңартыла, чиратта – 25нче һәм 26нчы балалар бакчалары. Танай һәм Иске Юраш балалар бакчасында түбә һәм тәрәзәләр алыштырылган инде.

Бер үк вакытта яңа җылыту чорына әзерлек эшләрен дә онытмыйлар, бакчаларның һәм мәктәпләрнең җылыту системалары тәртипкә китерелә.

Алабуга районы мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов “эшлекле сишәмбе”дә ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, хәзер алар 4 нче микрорайонда яңа мәктәп бинасының нигезе һәм каркасы өчен 285 миллион сум акча бүлеп бирү турында республика Министрлар кабинетыннан боерык көтә. Исегезгә төшерәбез, Алабуга республиканың заманча күптелле белем бирү комплекслары төзеләчәк 6 район арасына керде, анда өч: рус, татар һәм инглиз телләрендә укытырга ниятлиләр. Комплекслар составына, мәктәпләрдән тыш, балалар бакчалары да керә.

Капиталь ремонттан соң, балалар бакчасы барлык таләпләргә дә җавап бирер һәм кечкенә хуҗаларын сөендерер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев