Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Орчык бәйрәме

Халкыбызның нинди генә бәйрәмнәре юк! Аларның барысы да диярлек хезмәт белән бәйләнгән. Эшли дә белгән, ял итә дә белгән безнең халык.

Һәр фасылның үз бәйрәме булган. Ә кыш җитеп, карлар яугач, авыл халкы утырмага йөри башлаган. Сарык йонын эшкәртеп, аяк һәм кулларны җылыда йөртү өчен бергәләшеп кич утырып, кул эшләрен эшләгәннәр. Шундый бәйрәмнәрнең берсе булып нәкъ "Орчык бәйрәм«е санала. 

Бу вакытта төннәр озынайган, кешеләрнең бер-берсенә утырмага йөрү чоры үзенчә бер күңел ачу чарасы да булып саналган. Кул эшләре гөрләгән ул вакытлар көтеп алынган. Кызларның уңганлыгы, егетләрнең үткенлеге сынала торган чаклар да булган ул. 

8 нче мәктәпнең «Сердәш» театр төркеме «Орчык бәйрәме»н балалар белән бергә сәхнәгә кую өчен шак тый вакыт өйрәнү эшләре алып бардылар. Бу эшләрнең нечкәлегенә төшенделәр. Үз куллары белән йон язу, эрләү, аны кату, йомгакка чорнау, оекбаш, бияләй бәйләүне эшләп карадылар. Эш барышында кулларны ял иттерү вакытында җырлана торган күмәк җырларны, уеннарны барладылар. Мәкаль-табышмак әйтештеләр. Халыкның горефгадәтләрен истә тоту өчен менә дигән күнекмә иде ул. Баштарак авырсынып торсалар да, өйрәнүләр вакытында кызыксынулары артты. Теләп образга керә башладылар. 

Флүзә Якупова җитәкчелегендә урта һәм өлкән сыйныф укытучылары Лилия Шакирова, Людмила Тимофиева, Хашия Төхбәтуллина бу түгәрәккә йөрүче 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары белән бергә бәйрәм барышын өйрәнделәр. Үзенә күрә, мавыктыргыч башлангыч булды ул. Кулга алынган оекбаш һәм бияләйләр менә нинди юл үтеп җылыталар икән аяк-кулларыбызны! 

Шунысы куанычлы: түгәрәккә йөрүче балалар арасында баянда уйнаучы ике егетебез: Ильяс Сәләхов һәм Рамил Шагалиев тә бар. Җырга оста кызыбыз Зөлфия Хуҗина, тапкыр сүзле егетебез Наил Зиннәтуллин да бар. Калган укучыларыбыз да бик теләп сәхнә осталыгына тартылалар. 

«Эшли-эшли өйрәнә», — дигән әйтем балаларыбызга бик туры килә. Башлап йөрүчесе булса, артыннан иярүчеләре табыла. Бу башлангыч үз юлын дәвам итсен, дигән теләктә калабыз.

Хашия Төхбәтуллина
Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев