Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары тикшерү үтте

Алабуга районының мәгариф оешмаларында планлы күчмә тикшерүләр тәмамланды.

Ул агымдагы елның 7 ноябреннән алып 4 декабрьгә кадәр барды. Бу вакыт аралыгында 22 мәктәп, 41 балалар бакчасы, 2 шәхси мәгариф оешмасы һәм бер балалар йорты тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре 1нче гимназия базасында үткән киңәшмәдә билгеле булды.

– Алабуга районы мәгариф ситемасына комплекслы һәм эчтәлекле эше өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Без искиткеч коллектив белән таныштык, балалар бакчаларында үтә торган дәресләрдә булдык һәм җылы, уңайлы оешмаларны күрдек. Сезнең район үрнәгендә мәгарифкә хакимият башлыгы ягынннан да, Мәгариф идарәсе ягыннан да зур игътибар бирелү күренә, – диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

48 район арасыннан 2017 елда безнең район 11нче урында, ә үткән елны ул 12нчы урынны биләгән иде.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре буенча район буенча билгеләр:

- рус теле – 4,07 балл, үткән елны – 3,97 балл;

- математика 3,92 балл, үткән елны – 3,84 балл.

Унберенче сыйныф укучыларының аттестациясе рус теле буенча уртача баллның 73,34 булуын күрсәтте, бу республиканыкына (72,57) караганда югарырак. Профиль дәрәҗәсендәге математика буенча уртача балл – 56,66, ул шулай ук республиканыкына караганда югары.

Район башлыгы Геннадий Емельянов киләсе елга планнар белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, 2018 елда өч – 24нче, 14 нче һәм 1 нче балалар бакчасын төзекләндерәчәкләр. Шулай ук аларга 35нче һәм 36нчы баллар бакчасасын да кушарга планлаштыралар.

– Проектларга караганда, бу бакчаларда бассейннар булырга тиеш, ләкин юк, чөнки алар склад буларак кулланылган. Смета төзелгән, яз көне тендер үткәрәбез, – дип хәбәр итте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев