Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Роботлар белән эш итәләр

Балалар техник иҗат үзәгендә (ЦДТ) роботлар ясау техникасын үзләштерә торган яңа юнәлеш барлыкка киләчәк.

Күптән түгел балалар иҗат үзәге, өстәмә белем бирү берләшмәләрен үстерү буенча республика конкурсында җиңеп, грантка ия булган иде. 500 мең сумлык бүләк акчалары лего-роботлар сатып алу өчен тотылды.

Махсус программалар ярдәмендә әлеге акыллы машиналар футбол уйный ала, катлаулы математик мәсьәләләр чишә, әңгәмә алып бара, җыеп кына әйткәндә, операторның ни эшлисе килсә. шуны башкара.

Бу юнәлеш Татарстанда күптән түгел үсеш ала башлады һәм ул әлегә нибары Казанда һәм менә бездә Алабугада гына. Балалар иҗат үзәгендә компьютер классы җиһазланганын дүрт күз белән көтәләр, чөнки һәр роботның үз компьютеры булырга тиеш.

Үзәктә ике ел чамасы эшләп килә торган пара һәм дельтапланеризм, сәнгатьле чүкү юнәлешләре турында безгә үзәк методисты Ольга Кузнецова сөйләде. Ул монда 1994 елдан бирле эшли һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләре арасында иң тәҗрибәлеләрдән санала. Тагын бер профессионал турында әйтми булмый: ул да булса, студентлар группасын очу осталыгына өйрәтүче парапланерист Алексей Кузнецов. Ни өчен студентлар? Чөнки спортның бу төре куркынычлардан санала һәм балалар өчен кулай түгел. Аңлашыла ки, нинди генә юнәлешне сайлама, ә парапланеризм спортында бу бигрәк тә мөһим, бала сәламәт һәм ныклы характерга ия булырга тиеш. Белгечләр моны махсус тест ярдәмендә билгели. Параплан яки дельтаплан белән идарә итү авиация һөнәрләре өчен нигез сала торган юнәлеш бит.

Дельтапланда очарга балалар 14 яшьтән өйрәтелә башлый. Башта алар теоретик һәм күнегүләр курсы үтә. Очуга әзерлек дәресләрен Валерий Маркин алып бара. Ул стажлы пилотларның берсе. Спортның экстремаль төре буенча Россия ярышларында ул бишенче урынны яулаган, үзенең мотодельтапланы бар. Шуның ярдәмендә ул иске аэропортта балалар белән дәресләр үткәрә. Ә гомумән алганда, очышлар районыбызның уңайлы рельефлы тау битләрендә башкарыла.

Техник иҗат үзәгендә балалар авиа һәм судомодельләр әзерләү белән дә мәшгуль. Әйтергә кирәк, бу юнәлеш тә җитәрлек үсеш алган. Дөрес, әлегә Татарстан буенча күрсәткечләр бик тыйнак дип әйтергә кирәк. Ә менә казанлыларга авиация заводы ярдәм итә.

"Яшь пешекче-кулинар", "Яшь итекче" кебек юнәлешләр телсез-чукрак балалар мәктәбендә белем алучы инвалид балаларга һөнәри күнекмәләр алуда ярдәм итә. Әле күптән түгел үзәктә яңа эксперимент үткәреп карарга булдылар - аларга картинг белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Балалар башта теоретик әзерлек үтте. Шунысы да бар, республикада бу юнәлешкә игътибар бирелә башлады, чөнки республика президенты үзе дә - автоузышчы. Үзәк шул рәвешле берничә яңа карт алуга иреште. Бездәге кебек мондый клублар Татарстанда бармак белән санарлык кына, чөнки ата-аналар яки шәхси спонсорлардан тыш аларга ярдәм күрсәтүче юк.

Наилә Баязитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250