Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Рөстәм Нуриев «Адымнар» мәктәбендә татар теле буенча ачык дәрестә булды

Дәрес 3 сыйныфта булды.

Район башлыгы «Адымнар» белем бирү полилингваль комплексында татар теле буенча ачык дәрестә булды. 

Балалар укытучы биремнәрен үтәде, тәрҗемә итте һәм татар телендә җырлар башкарды. 

«Интерактив бик күп — дәрес бер сулышта уза», — дип язды соңрак үзенең социаль челтәрләрендә Рөстәм Нуриев.

Шул ук вакытта монда «Полилингваль белем бирүдә телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру чарасы буларак дәрестән тыш эшчәнлек» темасына төбәкара методик семинар узды. «Адымнар» белем бирү полилингваль комплексының укыту-методик эш буенча директор урынбасары Светлана Басараб сүзләренчә, чараның төп максаты — башка комплекслардагы хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу. 

Семинарда катнашучылар саны шактый иде. Алар арасында Башкортстаннан «Белем» полилингваль мәктәбе, Казаннан чит телләр мәктәбе вәкилләре һәм Мәскәүдән инглиз телле нәшриятның федераль вәкиле, «Сәләт» республика яшьләр хәрәкәте президенты да булды. Мөгаллимнәр уеннар, квестлар, виртуаль экскурсияләр, мастер-класслар формасында дәрестән тыш ачык чаралар күрсәтте, инглиз һәм татар телләрендә театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев