Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Рус теле көне

КФУның Алабуга институтында "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән Рус теле көне билгеләп үтелде.

Россия Федерациясе Президенты кул куйган "Россиядә Пушкин көне һәм Рус теле көне" Указы нигезендә билгеләп үтелә торган бу бәйрәм - иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Ул әле узган елда гына дөнья күрде.

"Рус поэзиясенең кояшы" булган А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан Николай Федоров җитәкчелегендәге "Наигрыш" халык уен кораллары ансамбле күңелләрнең һәр яшерен почмагына үтеп керерлек композицияләр башкарды. Бәйрәмдә Россия Язучылар берлеге члены шагыйрь Николай Алешков үзенең әсәрләре белән таныштырды. Аның "Юллар, юллар", "Шәм яктысы", "Шагыйрь авылда" кебек шигырьләре тамашачы күңеленә аеруча хуш килеп, үткән чорны сагыну хисләре уятты. Шагыйрь, ТР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Александр Воронин А.С.Пушкин әсәрләрен генә укыды, кайбер әсәрләрендәге тирән төшенкелек чагылышын билгеләп үтте.

Бәйрәм барышында бик күп җырлар яңгырады, шигырьләр укылды. Институтның фәнни эш буенча проректоры Анатолий Разживин кичәгә килгән кунакларга онытылмас чыгышлары өчен рәхмәт әйтте:

-Сез безнең күңелләрне кузгаттыгыз, дисәм, залдагы барлык халыкның фикерен җиткерермен дип уйлыйм. Бүген Александр Сергеевич та рус теленең, музыкасының яшәвенә, алга таба үсүенә куанадыр кебек. Бездә шундый талантлы музыкантлар, шагыйрьләр бар икән, димәк, Россиядә мәдәният югары дәрәҗәдә дигән сүз!" - дип ул чыгыш ясаучыларга "тәмле призлар" тапшырды.

Н.Федоров җавап сүзендә тамашачы алабугалылар турында югары фикердә калуын һәм тагын монда кабат килергә теләге барлыгын әйтте.

Гөлшат Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев