Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Сагынып килдек сиңа, мәктәп

24 ноябрьдә 2 нче татар гимназиясенә 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде.

Гимназияне олуг бәйрәме белән котларга җирле хакимият исеменнән Константин Макаров, мәгариф идарәсеннән мәгълүмати-методик үзәк методисты Гөлфия Ибраһимова килде. Гимназиянең иң беренче директоры Ильяс Сәләхов та бу бәйрәмне читләтеп узмады. Әлбәттә, шушы бәйрәмгә аеруча зур өлеш керткән укытучылар, укучылар, ата-аналар, кулларына чәчәк тотып килгән мәктәпне тәмамлаучылар да биредә иде.

Бәйрәм тантанасы мәктәпнең төп керү ишегеннән үк башланып китте. Милли кием кигән мөлаем кызлар кунакларны татар халкының иң тәмле, иң татлы ризыгы - чәк-чәк белән каршы алды. Монда килүчеләрнең йөрәгенә үтеп кереп, иң нечкә хисләрен уята торган татар көйләре агылды. Гимназиягә керү белән, үземне зур гаилә бәйрәменә эләккән сыман хис иттем: барысы да күптәннән күрешмәгән туганнар төсле кочаклашып исәнләшә, кунакларны көләч йөз белән каршы ала.

2 нче гимназия 1888 елда Кама төбәгендә икмәк сату белән эш иткән 1 нче гильдия сәүдәгәрләр аталы-уллы Федор Прохор улы һәм Прохор Федор улы Гирбасовлар төзегән бинада урнашкан. Гимназия буларак ул 1992 елда ачыла. Гимназиянең беренче директоры Ильяс Рәхимҗан улы Сәләхов монда балалар нигезле белем алсын өчен бик күп көч куя, көнне-төнне белмичә эшли. Аллаһ рәхмәте белән гимназия инде 20 ел эшләп килә һәм хәзер дә икеләнмичә мәктәпнең киләчәге бар, дип төгәл әйтергә була.

Бәйрәмне гимназиянең бүгенге директоры Аяз Галиев ачып җибәрде. Ул килгән барлык кунакларны юбилей белән котлап, гимназия тарихы белән таныштырды. Юбилярларны җирле хакимият исеменнән Константин Макаров, мәгариф идарәсеннән Гөлфия Ибраһимова олуг бәйрәмнәре белән котлады. Константин Макаров директор Аяз Галиевкә һәм алдынгы укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. Гимназиянең тәүге директоры, хәзерге көндә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Сәләхов гимназияне зур юбилее белән котлады, 90 нчы еллар, яңа ачылган гимназиянең тәүге көннәре, аның белән бәйле хатирәләрне искә төшереп үтте.

Үзләренә олы тормышка юллама биргән, зур белем хәзинәсе серләренә төшендергән гимназияне котларга дип төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар да, шулай ук ата-аналар да килгән иде.

Гимназия укучылары юбилей уңаеннан әзерләгән зур концертта милли татар биюләре белән чыгыш ясады, күңел түренә үтеп керә торган җырлар башкарды. Биредә кунаклар гармун, курай моңнарын да ишетеп ләззәтләнде. Беренче сыйныф укучылары да бәйрәмнән читтә калмады: такмаклар әйтте.

Бәйрәм барышында педагогик коллективка бик күп җылы теләкләр әйтелде, рәхмәт белдерелде.

Гимназиянең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Нурия Ганиева әйтүенчә, бүген биредә барлыгы 228 укучы белем ала, шуларның 37 се - беренче сыйныф укучылары. "Безнең гимназиядә укучыларга күп кырлы тәрбия бирелә, чөнки бездә татар балалары гына түгел, ә төрле милләт балалары укый. Ата-аналар безнең мәктәпкә балаларын бик теләп китерә, бездә бүген яшь буынга 25 мөгаллим белем бирә, аларның 7 се - яшь укытучылар (яшьләр безгә бик теләп килә). Укытучыларның барысы да югары белемле, бик көчле һәм активлар. Алар төрле бәйгеләрдә һәм грантларда катнаша. Гимназиядә 2 профильле сыйныф, 8 түгәрәк эшли. Шулай ук бездә волонтерлык юнәлеше дә бик көчле. Республика күләмендә волонтерлык буенча без еш кына 1, 2, 3 нче урыннар яулыйбыз", - ди Нурия Ганиева.

Без дә сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз! Мөһим һәм авыр эшегездә зур уңышлар, яхшы укучылар телибез!

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев