Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Сөенечле ай

10нчы мәктәпнең "Унынчы планета" командасы өчен декабрь ае бик истәлекле булды. Алар V республика Хокук турнирында катнашты. Чара 9-11 декабрьләрдә Казанда үтте. Аны ТР Дәүләт Советы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге һәм КФУ оештырды.

Турнирда катнашучыларның үзләренә сүз бирик.

Виолетта Мирошниченко:

- Башта сайлау турын үтүебезгә ышанмадык та, ник дигәндә, безнең көндәшләребез махсуслашкан лицей командалары яисә моңа кадәр берничә тапкыр бәхәсләрдә катнашучылар булып чыкты. Ныклап әзерләнә башлагач, Казанда эшнең җиңел генә булмаслыгын аңладык. Башта очрашу ноябрь аена билгеләнгән иде, әмма бозлы яңгыр аркасында кире әйләнеп кайтырга туры килгәч, күңел бөтенләй төште. Ярый әле безгә булыштылар: мәгариф идарәсеннән тагын бер тапкыр барып кайтырга автобус бирделәр, агымдагы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иттеләр, мәктәп директорыбыз Роза Салихова Казанда туклануны да кертеп, өч көн торуыбызны тулысынча финанслады.

Александр Докукин:

- Казанга килү белән, турнирны ачу тантанасында, аннан соң законнар чыгару ысулы буенча мастер-класста, дебатлар уздыру буенча укуда булдык. Визиткалар бәйгесе, семинар һәм башкалар. Нәтиҗәдә, актлар залыннан без төн уртасы узганда гына киттек һәм остазыбыз Вәсилә Хөсәен кызы Макарова белән бергә закон проекты әзерләдек. Иртәгесен сәгать тугызда төп дебатлар башланды. Алабугалылар өчен ул уңышлы булмады: беренчесендә без Яр Чаллының Пушкин лицееннан килгән үткән елгы җиңүчеләр белән, аннары быел җиңү яулаган Түбән Кама командасы белән көч сынаштык. Очрашу барышында түбәнкамалылар белән дуслашып киттек, алар шәп кешеләр булып чыкты, чыннан да җиңүгә лаеклар.

Ләйсән Хисаметдинова:

- Шул ук көнне турнирның үзәк чарасы - иң яхшы закон инициативасына конкурс булды. Хөкемдарлар бик мәртәбәле кешеләр булганга, дулкынландык, билгеле, ләкин барысы да яхшы үтте. Югары сыйныфларда укучыларның һөнәр сайлавына ата-аналарны җәлеп итү буенча проектның эчтәлеген сөйләү белән беррәттән, махсус экранда тәкъдимнәрне схема рәвешендә күрсәтеп бардык. Нәтиҗәдә, 1 урын өчен дипломга лаек булдык һәм безгә 2017 елда башкалада узачак парламент дәресенә чакыру да тапшырдылар.

Моннан тыш, укучылар британ форматындагы фикер алышуларда һәм хокук буенча квестта катнашкан, 3 сәгать буена дәлилләр җыеп, җинаятьчеләрне эзләгәннәр. Бу эш төрле җыр, бию, конкурслар белән үрелеп барган. Иң мөһиме: чын җинаятьчене күрсәткән өч команданың берсе - "Унынчы планета" командасы булган!

- Бу өч көндә гадәти тормыштагы бер ай вакыттагыдан да күбрәк вакыйга булды. Алабугадан булуыбызга бик сөендек, - ди Александр Докукин, - кайбер командалар Казанга кадәр үз хисапларына автобуста килгән икән, аннан соң турнир буласы урынга - Дербышкага кадәр. Кайтыр юллары да бик мәшәкатьле: үз шәһәрләреннән, ике якка да түләп, такси чакырттылар. Аларның интегүен күреп, бездә мәктәбебез һәм шәһәр мәгариф идарәсенә рәхмәт хисләре уянды, димәк, бу безнең уртак җиңүебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев