Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Сингапур дәресләре

Алабуга мәгълүмати-методик үзәгенең 6 методисты 10 көнлек тренингта катнашты. Әлеге тренинг ТР Президенты Рөстәм Минниханов кушуы буенча мәктәп укытучыларын методик яктан баету системасын модернизацияләү өчен Татарстан Республикасының фән һәм белем Министрлыгы һәм Сингапурдан Майк Марияппа Тируман җитәкчелегендәге "Эдьюкейр Корпорейтив Лимитед" белем бирү компаниясе белән берлектә оештырылды.

Тренинг "Укыту сыйфатын камилләштерү" дип аталган зур проектның төп өлешен тәшкил итә. Үз чиратында әлеге укуда булган Алабуга методистлары 2013-2014 уку елының беренче яртысында шәһәр һәм район укытучылары өчен тренинглар оештырырга тиешләр. Без "сингапур дәресләрендә" катнашкан Мәүлидә Сираева һәм Ксения Потапованың уку турында тәэсирләре белән уртаклашуларын үтендек.

Төп тәэсирләребез: безгә монда бик кызыклы, ә кайвакыт авыр да булды. Мин, һәрбер педагог, методист кебек, төрле курсларда укыдым, ләкин бу курстан соң үзеңне башка кеше итеп тою - бу нонсенс.

Тренингның беренче көннәрендә, безне бу методиканы үзегездә кулланып карагыз, дип, кызыксындырдылар, "уяттылар". Ә аннан, өскә бозлы су сипкәндәй, көтмәгәндә "Нәрсәгә өйрәнүегезне күрсәтегез! "- диделәр. Һәм без күрсәттек! Иртәдән кичкә кадәр эш белән мәшгуль идек, йоклаганда гына шөгыльләнмәдек. Безне менә шулай итеп кызыксындырдылар! Шушы вакытта мин Лев Гумилевның борынгы кытай гаскәрләрендә хөкем сөргән тәртип турында искә төшердем: юлбашчының яраткан хатынын яки атын саклап калган сугышчылар күз ачып йомганчы үзләре һәлак булганнар…

Тренингта катнашучыларның кайберләре шунда ук эләктереп алды, аларга шөгыльләнергә дә җиңелрәк булды. Кемгәдер тырышырга туры килде. Бу курсларда берничә тапкыр булган һәм ныгытып әзерләнергә мөмкинлеге булган кайбер район вәкилләре тренингларда искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәсәлән, Аксубай районы.

Барлык методистларны берничә төркемгә бүлделәр. Һәр төркемдә 5-7 районнан килгән 30-40 кеше булды. Безнең төркем белән таләпчән мастер һәм шул ук вакытта мөлаем, тапкыр Сингапурда яшәүче кытайлы Конни Тан җитәкчелек итте. Кыска буйлы, сылу ханым барысын да безгә бик җиңел өйрәтте. Хәтта биергә дә өйрәтте әле. Конни белән аралашканда, һәрберебезгә аны гына күрә, аны гына бәяли, аңа гына аера кебек тоелды. Бу безнең өчен гаҗәп һәм дулкынландыргыч булды. Аңа һәрвакыт тыныч, ягымлы, Казан югары уку йортларының берсен тәмамлаган полиглот егет - Таһир ярдәм итте. Шулай ук һәрбер «районның» үз тренерлары - Казан укытучылары булды. Аларның кайберләре бу методиканы өйрәнергә ярдәм итәргә ашкынып, янып тордылар.

Методиканың максаты - дәресләрдә, «өйрәтү структурасы»н кулланып, үзенчәлекле мохит булдыру һәм пассив, ваемсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе белән эшлекле формада аралаша белүче, актив хезмәттәшлек итүче, кискен фикер йөртүчеләргә әйләндерү. Һәр структураны, ә без 30 лап структура өйрәндек, инглизчә атала һәм аңа адымлы инструкция бирелә. Биредә биремнәрне үтәү өчен бирелгән вакыт минутына кадәр саналган. Тулаем, бөтен төркем эшли. Кайвакыт барыбыз да баса, партнерын табып фикерләре белән уртаклаша, өйрәнелгән тема буенча аралаша, аны тыңлый. Аннан тагын утыра, тыңлый, яза, бии. Болар барысы да уен формасында, берничә тапкыр иске материал кабатлана, яңасы өйрәнелә. Ышанасызмы, вакыт та сизелмичә уза. Һәм бу вакытта читтә утырып калу мөмкин дә түгел. «Бер урында бары 10 минут утырырга ярый, шуннан күбрәк утыра алмыйм, ә балалар бигрәк тә,» - дип шаяртты Тируман әфәнде.

Шулай ук нәрсәгә генә өйрәтми бу структуралар. Башкалар абынмасын өчен «урындыкны этеп кую», сыйныфташыңа җавап өчен рәхмәт әйтү генә түгел, ә иң мөһиме төркемдәшләреңә үз җавабыңнан, уйларыңнан тыш, яңа гына аралашкан иптәшеңнең фикерен җиткерү. Үз карашларыңнан баш тартып, башка кеше сүзен игътибар белән тыңлау, барлык төркем алдында аның фикерен җиткерү өчен истә калдыру бик авыр. Һәм без, бер-беребезне җиңел аңлау, төп фикерне әйтү өчен, аңлаешлы итеп, анык сөйләргә өйрәнергә тиеш.

Сүз уңаеннан, вакытлы матбугатта педагогларның өйрәтү структураларын дәресләрдә куллана башлавы турында мәкаләләр чыга башлады инде. Мәсәлән, "Мәгариф" җурналы редакциясе бу елның 8 нче номерында Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең рус теле укытучысы Диләрә Габделбарованың "Сингапур укыту методикасы - практикада" дип аталган дәрес эшкәртмәсен урнаштырды. Бу мәкалә вакытлы, урынлы, файдалы, аны табып уку бик кирәкле.

Әлбәттә, бу методиканың кайбер элементлары күпмедер дәрәҗәдә дәресләрдә кулланылды һәм кулланыла, ләкин бу гади һәм ышандыргыч система, аны өйрәнеп зур уңышларга ирешергә мөмкин. Шушы системаның нәтиҗәләрен тизрәк күрәсе иде.

Проект турында Ксения Потапованың берничә фикере

Сингапур программасы ТР-ның 2010-2015нче елларга белем бирүнең стратегик үсеш ихтыяҗларына җавап бирә:

- кадрлар потенциалын һәм укытучыларның һөнәри престижын күтәрү;

- белем бирүнең инновацион төрен тәэмин итү;

- белем бирүдә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү.

Ни өчен Сингапур?

Аларда:

  • Функциональ грамоталылык дөньяда иң югары дәрәҗәдә
  • Сингапур укучылары математикадан һәм гамәли фәннәрдән үткәрелгән халыкара тестларда югары күрсәткечләргә ирешәләр
  • Сингапур белем бирү системасы 2008-2009 нчы елларда дөньяда иң эффектлы система дип табылган.

Сингапурны иң югары уңышка китерүче фактор - инглиз теле. Инглиз телен дәүләт теле итеп кабул итү алдан күрүчәнлек билгесе. Инглиз теле иң яхшы инглиз-саксон белем бирү практикасын, ә иң мөһиме дөньякүләм интеллектуаль капиталны кулланырга мөмкинлек бирә. Көнбатыш илләренең иң яхшы идеяләре белән академик тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булдырылды.

Белем бирү системасының үстерелеш максатлары: кешене гомере буена белем алуга кызыксындыру, яңа белем һәм күнекмәләр алу, технологияләр үзләштерү, эшмәкәрлек һәм инновацион рух үстерү, тәвәкәллек, үзеңә җаваплылык, вазифа алу мотивациясен булдыру.

Методистлар алдында зур эшләр тора - алган белем һәм күнекмәләрен укытучыларга җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев