Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Сингапур, Сингапур... Нәтиҗәләре матур

Халыкара рейтинглар буенча Сингапур байтактан инде мәктәпләрдә белем бирү үсешендә алдынгылардан санала. 4 нче гимназия директоры Рафаэль Хәмитов 31 июльдән 9 августка кадәр шушы шәһәр-дәүләттә булып кайтты. Ул анда "Өстенлек" ("Превосходство") һөнәри үсеш программасы буенча республиканың 19 мәктәп җитәкчесе белән бергә барды. Сингапурда укытучылар белемен күтәрү өлкәсендә алдынгылардан саналган Educare...

Беренче ике көндә мәгариф системасының теоретик нигезләре белән танышып, алдынгы галимнәр, профессорларның лекцияләрен тыңлаганнар. Аннан соң дүрт көн эчендә 14 мәктәптә булганнар. Делегация вәкилләренә балалар бакчасыннан башлап, башлангыч мәктәп, урта мәктәп, колледж һәм югары уку йортлары белән танышу мөмкинлеге бирелгән.

- Былтыр Казанда квалификация курслары вакытында алган теориянең гамәлдә ничек эшләвен күрсәттеләр, - ди Рафаэль Рәхим улы. - Алабугада Сингапурлыларның укыту ысулы өченче ел файдаланыла. Аны өйрәнү, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда булып кайтканнан соң, Казанда башланып китте. "Бу системага бөтен Татарстанны өйрәтергә кирәк", - диде республика башлыгы.

Бу системаның үзенчәлеге нәрсәдә?

"Сингапур система"сы дөньяның, шул исәптән совет мәктәбенең иң алдынгы укыту технологияләрен үзенә җыйган. 1965 елга кадәр Сингапур Бөекбритания колониясе була. 9 августта бәйсезлек алып, аерым дәүләт булып яши башлый. 1970 елларга кадәр биредә мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерә. Аңа кадәр укучылар Кытайда, Малайзиядә, Һиндстанда басылган китаплар буенча укысалар, бәйсезлеккә ирешкәч, иң беренче итеп үз дәреслекләрен булдыру эшенә керешәләр. Барлык мәктәпләрдә дә инглиз телен мәҗбүри өйрәнү кертелә һәм студентлар дөньяның иң алдынгы югары уку йортларында стажировка үтә башлый. Дәүләт үз алдына мәгариф системасының нәтиҗәлелегенә ирешү бурычын куя. Бүгенге көндә республиканың бу өлкәдә казанган уңышлары бәхәссез.

Компания җитәкчесе Майк Тируман мәгариф системасында югары компетентлы кеше. Биредә укытучы булып эш башлау өчен диплом алу гына җитми (Башка белгечлекләр буенча да шулай). Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, ике ел стажировка үтәсе. Җитәкчең эшеңнән канәгать булып, яхшы тасвирнамә бирсә, белгечлек буенча эшли алу турында сертификат тапшыралар. Мәктәп директоры укытучылар кирәклеге турында министрлыкка заявка бирә. Килгән укытучының эшен һәрдаим тикшереп тора.

Сингапурда белем бирү дәүләт карамагында. Хосусый мәктәпләр дә бар, тик алар барысы да дәүләтнең җитди күзәтүе астында. Мәсәлән, уку йортлары өстәмә керемнәр алмасынга, аларны даими тикшереп торалар. Шулай эшләгәндә, коррупциягә юл куелмый, диләр алар. Балалар бакчаларының дәүләтнеке булганнарына йөрү һәм башлангыч белем бушлай. Урта мәктәптә укыган өчен аена 13-15 доллар (Сингапур акчасы белән) түлиләр.

Educare Co-operative Limited компаниясенә 2004 елда нигез салынган. Шуннан бирле аның укыту технологияләре, кадрлар белән тәэмин итү һәм һөнәри үсеш өлкәсендә елдан ел башка илләр белән хезмәттәшлеге арта.

Казан (Идел буе) федераль университеты белән компаниянең хезмәттәшлеге 2010 елда башланды. 2012 елда Educare Co-operative Limited компаниясе җитәкчесе Майк Тируман катнашында Алабуга институтында мәктәп укытучыларының Халыкара фестивале булды. Фестиваль барышында педагогика һәм психология мөгаллимнәре өчен семинарлар, августта III Бөтенроссия фестивалендә укытучылар өчен лекцияләр уздырылган иде (kpfu.ru).

Сингапурда уку елы 2 январьдан башлана, 15 ноябрьдә тәмамлана. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре ике типта: ясле һәм бакча һәм биредә яслегә нәниләрне алты айлык вакыттан башлап алалар. Хосусый балалар бакчалары да эшли.

Мәктәптә һәр укыган ел - 1 дәрәҗә. Башлангыч мәктәптә укучылар беренче дүрт дәрәҗәне үтә (бездәге 1-4 сыйныфлар), һәм аларның барысы өчен дә бер үк программа. Укуда өлгер балалар бер елда ике дәрәҗә үтәргә мөмкин. Аннан соң укулары урта мәктәптә дәвам итә. Укучылар белгечлек буенча белем ала башлый. Һәр баланың ничек өлгерүенә карап, 3 яисә 4 ел укыйлар. Тапшыра алмаса, I дәрәҗә тәмамлаганга сертификат ала. Урта мәктәптән соң бала көллияткә бара. Алар биредә күп функцияле. Мәсәлән, бер көллият 27 һөнәр буенча белгечләр әзерли. Башлангыч һөнәри белем 3-4 елда бирелә. Мәктәптән дә, уку йортыннан да беркемне дә кумыйлар. Укучы булдыра алганча, күпме дәрәҗә үтә ала, шуның кадәр укый. Укуы йомшак булса, беренче дәрәҗәдән соң ук аңа ярты ел вакыт бирелә, ярты елдан имтихан бирә һәм уңышлы тапшырса, икенче дәрәҗәгә күчә. Тапшыра алмаса, I дәрәҗә тәмамлаганга сертификат ала. Түбән дәрәҗәле документ белән, билгеле, түбән квалификацияле эшкә генә өмет итеп була. Югары уку йортына керү алдыннан ике ел хәзерлек үтәргә кирәк. Аннан соң имтихан бирәләр. Имтиханны уңышлы тапшырсаң, университетта укый аласың. Университет - соңгы баскыч. Югары уку йортын тәмамлап, кулга укытучы дипломы алдың, ди. Биредә диплом алу син белгеч дигән сүз түгел әле, ике ел стажировка узасың. Шуннан инде эшләү хокукы бирә торган сертификат тапшыралар. Шулай итеп, 23 ел укыганнан соң гына мәктәп укытучысы буласың.

- Хәер, кешегә гомер буе укырга, белем алырга кирәк, - ди гимназия директоры.

Гомумән алганда, сингапурча укыту ысулларының үзенчәлеге укучыларны аралашу, хезмәттәшлек һәм критик фикерләүгә нәтиҗәле өйрәтүдә.

Мәгариф өлкәсендә нинди укыту ысулларына өстенлек бирелә соң?

Рафаэль Хәмитов сүзләренә караганда, беренче чиратта, проблемалы укыту, шәхси якын килү, төркемләп укыту методы, проектлы эшчәнлекне куллану, шәхескә ориентлашкан укыту, югары технологияләрне өйрәнү. Болар барысы да безнең укытучыларга таныш. Эш, күрәсең, укыту ысулларын ничек куллану һәм аларны нинди чаралар ярдәмендә тормышка ашырудан торадыр. Без бит, югыйсә, нинди генә ысуллар кулланып карамадык: коммуникатив укыту, Литвинов методикасы буенча һәм башкалар, һәм башкалар. Соңгы елларда алдынгы технологияләрдәдер хикмәт дип, укытуны компьютерлаштыруга зур игътибар бирелде.

- Анда интерактив такталарның кирәге юк, - ди Рафаэль Хәмитов. - Гади тактага акбур белән язалар һәм маркер белән язулы такталардан файдаланалар. Балага белем сәләте буенча бирелә. Гаҗәпләндергәне шул, мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча урынбасар төшенчәсе юк. Мәсәлән, 1600 укучылы мәктәптә директор, ике урынбасар, калганнары укытучылар. Әхлак тәрбиясе гаиләдә бирелә.

Шунысын да әйтергә кирәк, җир Сингапурда алтын бәһасендә, шулай булса да, мәктәпләр зур территорияне биләп тора. Анда укучылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Дәресләр иртәнге сигездә башлана һәм һәрберсе 30 минут дәвам итә, аннан соң 20 минут ял. Сыйныфларда 30-32 укучы. Барлыгы унлап предмет өйрәнәләр, чөнки интеграцияле курслар буенча укыталар. Мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы, бассейн, китапханә, ашханә. Укучы теләгән шөгыле белән вакыт үткәрә. Укытучылар бүлмәсенә укучы балалар бөтенләй керми. Мәктәп коридорларында алар өчен аерым тартмачыклар куелган. Һәрберсе үз урынына барып, тәмамланган эшләрен калдыра. Биремнәрнең үтәлешен тикшерү өчен, укытучы үз вакыты белән килеп, аларны алырга мөмкин.

Дәүләт буларак, Сингапур нинди фикерләр калдыра?

Сингапурда дини мәктәпләр дә эшли. Мәсәлән, Татарстан делегациясе Изге Патрик мәктәбендә булган. Бу мәктәптә дин нигезләре укытыла, гыйбадәт чаралары үткәрелми. Кытай юнәлешле инглиз-кытай мәктәбе бар. Дүрт тел рәсми рәвештә дәүләт теле булып санала: инглиз, кытай, малайя һәм тамил. Күбесенчә инглизчә сөйләшәләр, чөнки ул аралашу теле булып тора.

Рафаэль Хәмитов Сингапурда рус студентлары белән очрашулары турында сөйләп алды:

- 17 ел элек әти-әниләре Красноярскидан бу дәүләткә күчеп килгән бер егет биредә туган, әмма әлегә аның гражданлыгы юк. Политехник көллияттә укый. Русча яхшы сөйләшә, чөнки гаиләдә туган теленә өйрәткәннәр. Телне, мәдәниятне, әхлакны нигездә гаилә тәрбияләвенә тагын бер тапкыр инандык. Югары сәнгать мәктәбендә (Арт-мәктәп) Костромадан килгән бер кыз укый. Ул 8 ел Россиядә, 4 ел Грециядә укыган. Сингапурның бу мәктәбенә имтиханнар биреп кергән. Укырга керергә теләүчеләрнең 15 проценты гына сынауны үткән. Полина дизайн буенча югары белем ала.

Шунысы үзенчәлекле, башка ил белгечләре биредә эшкә урнаша алмый. Синең эшне бу дәүләттә башка берәү дә башкара алмый икән, шул очракта гына алулары мөмкин. Мәсәлән, безгә гид хезмәтен үтәүче милләте буенча француз ханымның, өлкән яшьтә булуына карамастан, гражданлыгы юк. Аны эшкә алганнар, чөнки ул җиде тел, шул исәптән рус телен белә.

Сингапур - Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан шәһәр-дәүләт. Ул барлыгы 715,8 квадрат километр мәйдан били һәм бу мәйдан диңгез буен яулау нәтиҗәсендә арта бара. Хәзерге вакытта аның 10 процентын шундый җирләр алып тора.

Кечкенә генә дәүләт булуга карамастан, Сингапурда 6 җирле югары уку йорты, дәүләт Милли университеты бар.

Сингапурда авыл хуҗалыгы алып барылмый. Казылма байлыклар, эчәргә яраклы су чыганаклары юк. Диңгез суын төчеләндереп файдаланалар. Дәүләт территориясен киңәйтү максатында диңгез ярына салыначак җирне Малайзиядән китерәләр. Биредә беркемне дә толерантлыкка өйрәтмиләр, бу аларның гаилә тәрбиясеннән, әйләнә-тирә мохитның йогынтысыннан килә. Сингапурлыларда ватанпәрвәрлек бик көчле. Гаҗәпләнерлек тә түгел. Мәктәптә көн иртән бөтенесе бергә дәүләт гимнын җырлаудан башлана. Аннан соң эчтәлеге ватанга тугрылыкны белдергән ант сүзләре яңгырый. Иртән бөтен мәктәп алдында шатлыклы хәбәрләр дә, кайгылы хәбәрләр дә әйтелә. Мәсәлән, туган көннәре белән котлыйлар, яисә хәсрәтле укучыга теләктәшлек белдерәләр. Белдерү һәм яңалыклар ясала. Гомумән, республикага хөрмәт һәркайда тоела, дәүләт билгеләре һәр урында күзгә күренеп тора.

Сингапурга Рафаэль Хәмитов республика программасы, хөкүмәт карары буенча барды һәм ул алга таба да мәгариф өлкәсендә дәүләт куйган бурычларны тормышка ашыру өстендә эшләячәк.

- Татарстанда һәр районда "Өстенлек мәктәбе" бар. Бездә ул шушы мәктәп базасында урнашкан. Бүгенге көндә беренче бурычым: мәктәп директорларына Сингапур тәҗрибәсе буенча дәресләр үткәрү.

Без Рафаэль Хәмитовка һәм бу башлангычка керешкән һәр укытучыга уңышлар телик!

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев