Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле
Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр/
Татарстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен 22 һәм 23 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң үткәрергә киңәш ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.
«Ата-аналар катнашындагы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрү Татарстан мәктәпләрендә өстенлекле рәвештә 22-23 майда узачак. Чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң, иминлек чараларын, шул исәптән янгынга каршы чараларны үтәп, уздырырга киңәш ителә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Ведомствода күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләренең 23-24 июньдә узачагын да ачыклап үттеләр. Укытучы һәм остаз елында чыгарылыш кичәләре 20 майда узачак онлайн-эфир белән башланып китәчәк. Аңа Россиянең барлык мәктәпләре дә кушыла ала.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Җиңүләр марафоны: рәхмәт, укытучы!» дигән зур акция уздырачак. Акция барышында бер ай дәвамында укучылар һәм ата-аналар министрлыкның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәктәп еллары, укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар урнаштыра алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев