Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Сөй, хөрмәтлә, ярат китапны

Үзәк китапханә музеенда аның 120 еллык тарихы белән танышырга була.

Күптән түгел гимназия укучылары белән без китаплар йортына барып кайттык. Музейда кыйммәтле экспонатлар, иң кечкенә һәм иң зур китапларны карадык һәм башка бик күп кызыклы мәгълүмат алдык. Аннан соң уку залына уздык, биредәге китаплар, энциклопедияләр кулга бирелми, чөнки алар һәрвакыт кемгәдер кирәк. Монда кирәкле әсәрне укып, өземтәләр язып алырга була. Безгә күптөрле сүзлекләр турында җентекләп сөйләделәр.

Экскурсия балалар китапханәсендә дәвам итте. Монда кергәч, укучыларның кызыксынуы тагын да артты. Күргәзмәләрдә фантастика, әдәбият һәм сәнгать, Шишкинның туган көне, Экология елы һәм башка бик күп төрле темалар яктыртылган.

Әкият иле, заманча һәм күптөрле могҗизалар белән таныштыручы китаплар балаларда зур кызыксыну уятты. Китапны сакларга, битләрен ертмаска, пычратмаска, сүрәтләр ясамаска, укыганнан соң, вакытында тапшырырга кирәклеген һәркем аңлагандыр, дип уйлыйм.

Балалар укыр өчен китаплар алып, матур экскурсия һәм эчтәлекле әңгәмә оештырулыры өчен, китапханәчеләргә зур рәхмәт әйтеп өйләренә таралашты.

Гүзәл АСЛЯМОВА, укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев