Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

“Татар китабы-Татарская книга”

22 июльдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында Татарстан китап нәшрияты оешуга йөз ел тулу уңаеннан, “Татар китабы-Татарская книга” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды.

Әлеге күргәзмә “Минем китапханәдәге Татарстан китап нәшриятының иң борынгы китабы” акциясе кысаларында үтте.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә иң иске китап булып, 1920 елда басылып чыккан профессор Н.Н. Фирсовның “Чтения по истории Среднего и Нижнего Поволжья», Гафур Коләхмәтовның 1935 елда басылып чыккан “Яшь гомер”  пьесалар китабы санала.

Татарстан китап нәшриятының бер гасырлык тарихы бар. Аның милли әдәбият үсешенә керткән әһәмияте әйтеп бетергесез. Ул заман белән бергә атлый. Узган ел Президент Рөстәм  Миңнеханов ярдәме белән аудиокитаплар яздыра башлаганнар.

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды даими рәвештә Татарстан китап нәшрияты китаплары белән тулыланып тора.

Язучыларыбызның әсәрләре киштәдә тузан җыеп ятарга түгел, ә укылырга, тыңланырга, үз укучысын табарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев