Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Традицияләрне саклап

Алабуганың 2 нче урта мәктәбен тәмамлаучылар, кайда эшләүләренә карамастан, үзләренең яңалыкка омтылучы, иҗади фикерләүче шәхес булулары белән аерылып тора. Балаларга булган мәхәббәт, иҗат, эзләнү - болар һәммәсе дә мәктәпнең тоткасы, аның нигезе.

1951 елның сентябрендә И.В.Сталин исемендәге башлангыч, 1952 елның маенда 2 нче урта мәктәп ачыла. Мәктәпнең беренче директоры итеп Елизавета Белова билгеләнә.

Мәктәп эшләү дәверендә 64 чыгарылыш була һәм барлыгы 3976 укучы урта белем ала.

Мәктәпне торгызуда күп кенә укытучылар катнаша, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары да бар: А.П. Долонин, П.Д. Гоголев, А.В. Лобанов, К.А. Смурова. Бу мөгаллимнәр хезмәттәшләре һәм укучылар хөрмәтен казана, мәктәп данын еракларга тарата.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур өлеш керткән укытучылар: Л. Елизова, З. Әхмәтова, Л. Мәҗитова, Р. Шмелева, Т. Гузаева, Т. Вахитова, Е. Кормачева, Н. Киселева, Т. Кельш, З. Шагалиева, Н. Салахова, В. Говоркова, В. Шлемова. Укучылар һәм әти-әниләр аларны бары тик җылы сүз белән генә искә ала.

2012 елда мәктәптә дүрт ел буена дәвам иткән капиталь ремонт тәмамлана.

- Аны төзекләндерүдә катнашкан һәр кешегә, ә барыннан да бигрәк район башлыгы Геннадий Емельяновка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ул төзекләндерү эшләренең барышы белән даими кызыксынып торды, - диләр мәктәп хезмәткәрләре.

Менә инде 10 ел дәвамында мәктәп белән Сергей Немтырев җитәкчелек итә. Үзе дә шушы ук мәктәпне тәмамлаган педагог югары категорияле физик тәрбия бирү фәне укытучысы, тәҗрибәле остаз, барлык шәһәркүләм спорт ярышларында актив катнашучы.

Бүген дә мәктәп коллективы үз мөгаллимнәре белән горурлана ала. Аларның хезмәте Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыклары тарафыннан югары бәяләнә: югары категорияле математика укытучысы Л. Корнилова РФ Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы, уку мәсьәләләре буенча директор урынбасары Е. Паранина, югары категорияле физик тәрбия бирү фәне укытучысы Л. Немтырева, югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы М. Рожина ТР Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Хәлиуллина "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Хәлиуллинаның укучысы Марина Титова ТНВ каналының "Тамчы шоу" тапшыруында катнашып, Казан шәһәренең 13 нче мәктәбенең рус телле укучылары белән ярышта 1нче урын яулады һәм республика олимпиадасына 5нче урынга лаек булды. 2009, 2010 елда Марина шәһәркүләм олимпиадада 1нче урын, 2011 елда республикада татар теле һәм әдәбиятыннан призёр булып кайтты.

Л. Корнилова, Е. Паранина, О. Панкратова, Г. Музагитова, П. Пермякова, Р. Мамбетова - ТРның "Безнең иң яхшы укытучы" гранты җиңүчеләре, ә Р. Гарифуллин, А. Гришанина "Безнең яңа укытучы" грантына ия булды, психолог И. Игнатьева "Психологик калейдоскоп" бәйгесендә җиңүче булып танылды.

Мәктәп укытучылары республика һәм төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм семинарларда актив катнаша. "ФГОСка күчү шартларында укучы һәм укытучының контроль-бәяләү эшчәнлеге" темасы буенча үткән семинарда укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинарда КФУның Алабуга институты мөгалимнәре һәм шәһәр мәгариф идарәсе белгечләре катнашты.

П. Пермякова, М. Немтырев Алабуга районы укытучыларының спорт җыелма командасы составында. Быелгы уку елында мәктәпкә җиде яшь белгеч килде. Мәктәп коллективы бердәм, хезмәттәшләренә карата ихтирамлы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

Мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә, олимпиада һәм спорт ярышларында актив катнашып, призлы урыннар ала. Мисалга, Андрей Бобу астрономия буенча Россия күләмендә үткәрелгән олимпиадада җиңү яулады. 2015 елда шәһәр күләмендә оештырылган олимпиадада Ярослав Гордеев татар теленнән, Александра Козырева технология фәненнән җиңүгә иреште. Тиздән алар республика олимпиадасында шәһәр данын яклаячак.

Традицияләрне саклап, патриотик тәрбия бирү программасын чынга ашыру кысаларында, укытучы һәм укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алып, Волгоград, Санкт-Петербург шәһәрләрендә булып кайттылар.

Хәзерге көндә мәктәптә сыйныфтан тыш чара буларак, техник юнәлеш буенча эш алып барыла. Икенче ел рәттән "Робототехника нигезләре" түгәрәге эшли. Җитәкчесе: югары категорияле информатика укытучысы О. Панкратова. Алина Овчинникова IT чемпион бәйгесенең 2 нче турында катнашып, "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүче булып танылды. Роман Козырев һәм Евгений Ибраһимов робототехника буенча Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган муниципаль бәйгедә призлы урын яулады. Диана Усольцева, Регина Нугуманова һәм Милена Гузаирова икенче Бөтенрәсәй Информацион технологияләр форумында катнашты.

Мәктәп Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Роза Хәйдәрова һәм Алабуга институты белән тыгыз элемтәдә эшли. Методик эштә аеруча максатчанлык, фәннилек, практик юнәлешкә өстенлек бирелә.

Мәктәп янында спорт мәйданчыгы урнашкан. Укучылар анда дәресләрдә генә түгел, кичләрен һәм ял көннәрендә дә яратып шөгыльләнә.

Мәктәп янындагы бакчада төрле-төсле чәчәк түтәлләре күз явын алса, көзен участок яшелчәләре белән таң калдыра. И. Козырева һәм П. Пермякова җитәкчелегендә һәр сыйныф класс җитәкчесе белән бергә клумба һәм түтәлләрне карап-чистартып тора. Мәктәптә кабул ителгән гадәт буенча 9нчы һәм 11нчы сыйныфны тәмамлаучылар бакчада роза чәчәкләре, ә педагогоик хезмәт ветераннары миләш аллеясында агачлар утырта.

Мәктәптә белем, тәрбия бирүгә барлык уңайлык һәм шартлар да тудырылган. Якты, заманча технологик чаралар белән тәэмин ителгән сыйныф бүлмәләре һәр укучыны камил шәхес буларак тәрбияләүдә ярдәм итә.

Матбугатка Фәридә ӘСКАРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев