Тәрбиянең нигез ташы балалар бакчасында салына
Шәһәребезнең 34нче санлы “Салават күпере” балалар бакчасы менә инде күп еллар дәвамында, милли тәрбия һәм белем бирү учреждениесе буларак, үзенә йөрүче сабыйларны һәр көнне ишекләрен киң ачып каршы ала.
«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас!»
Ризаэтдин Фәхретдин
Без, балаларга биргән белем һәм тәрбияләре өчен укытучыларны хөрмәтләргә күнеккән. Ә бит сабыйларыбызны әйләнә-тирә дөнья белән таныштыручы, аларны кешеләр белән аралашырга, дуслашырга өйрәтүчеләр — балалар бакчасы хезмәткәрләре дә. Тәрбиянең нигез ташы да балалар бакчасында салына.
Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк, дигән төшенчә бар. Милли тәрбия бирү өчен милли мохит булдыру шарт. Һәр халыкның мең еллар буена тупланган этнопедагогикасы, үзмаксатлары, алымнары бар.
Безнең татар халкының педагогик хәзинәсе бик бай, эшебезне шуңа таянып алып барабыз. Шәһәребезнең 34нче санлы «Салават күпере» балалар бакчасы менә инде күп еллар дәвамында, милли тәрбия һәм белем бирү учреждениесе буларак, үзенә йөрүче сабыйларны һәр көнне ишекләрен киң ачып каршы ала.
Бакчада балаларга күпьяклы белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Балалар ишекләрне ачу белән үк милли мохиткә эләгәләр, саф татар телендә сөйләшүче тәрбияче апалары аларны елмаеп каршы ала. Әлеге язмам да, нәкъ менә шушы балалар бакчасы һәм анда хезмәт куючы игелекле һөнәр осталары турында.
«Салават күпере» балалар бакчасы 1991нче елда үз ишекләрен ачып җибәрде һәм хәзерге көндә дә нык адымнар белән «атлап баручы» бакчалар исемлегендә. Балаларыбыз белән белемле һәм тәҗрибәле тәрбиячеләр шөгыльләнә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру буенча да нәтиҗәле эш алып барыла. Хәзерге көндә бакчабыз диварларында ике яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен 13 төркем эшләп килә, шуларның икесе — логопед төркеме. Биредә бакчабыз мөдире Сөмбел Шәймәрданова һәм өлкән тәрбиячебез Зөлфия Шәйдуллина җитәкчелегендә утыз ике тәрбияче эшли.
Җитәкчебез Сөмбел Шәймәрданова — зур тәҗрибә һәм белем туплаган кеше, үз эшенең остасы дисәм, һич арттыру булмас. Өлкән тәрбиячебез Зөлфия Шәйдуллина — белем һәм тәрбия бирү процессын иҗади алып баручы, үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкаручы мөгаллим.
Милли бакча булуга карамастан, рус һәм башка милләттән булган әти-әниләр дә, кечкенәдән үк татар телен дә белеп үссеннәр дип, үз теләкләре белән балаларын безнең бакчага йөртәләр. Мәктәпкә китәр вакыт җитүгә, алар да яхшы гына татар телендә аралаша башлый. Нәниләребездә әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әти-әниләр дә читтә калмый, алар белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Бакчада ай саен диярлек милли йолаларга, татар балалар язучылары иҗатына багышланган чаралар үткәрелә. «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Сабантуй» — шундыйлардан. Аларда татар милли уеннары, халык авыз иҗаты әсәрләре кулланыла. Ул чараларда әти-әниләр дә бик теләп катнаша, һәм тамашачы булып кына да түгел, алар җырлыйлар, шигырьләр укыйлар, музыка уен коралларында уйныйлар. Мондый чаралар гореф-гадәтләрне яңарту белән бергә хезмәткә мәхәббәт, үзара әдәпле мөнәсәбәтләр тәрбияләү чарасы да булып тора.
"Салават күпере«нә йөрүче балаларга «Үткәнне белмәгәннең — киләчәге юк» дигән сүзләр бик яхшы таныш. Чыннан да, балаларыбызга яшьтән үк тарих, туган як турында мәгълүмат бирү безнең иң изге бурычыбыз булып тора. Әлбәттә, без моны бервакытта да истән чыгармыйбыз. Бакчабызда менә инде күп еллардан бирле Туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Музейда 300гә якын экспонат тупланган, дистәләрчә экскурсияләр, бәйрәм иртәләре, күңел ачу чаралары үткәрелеп тора, меңгә якын кеше экскурсиядә булды.
Тәрбияче хезмәте җиңел булмаса да, балаларга булган мәхәббәт һәм тырышлык бу эшне уңышлы башкарырга ярдәм итә. Күп кенә тәрбиячеләребез зур дәрәҗәләргә ия. Алар республика, регионара һәм муниципаль дәрәҗәдәге конкурсларда, чараларда уңышлы гына катнашып килә. Менә алар: Алсу Сәйфетдинова, Миләүшә Гаязова, Гөлназ Гәрәева, Зәрия Җиһангирова, Лилия Шәрифуллина һәм башкалар.
Менә инде берничә ел рәттән бакчабызда «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү» темасына регионара семинар үткәрелеп килә. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге семинар материаллары КФУның Алабуга институты галимнәре тарафыннан рецензияләнеп, китап буларак бастырып чыгарылды. Шулай ук бакчабыз базасында ел саен «Барча кошның да үзенчә сайравы бар...» региональ конкурсы үтә.
Мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия учреждениеләре, берсүзсез, милли тәрбияне тормышка ашыруда беренче баскыч булып тора. Бары тик эшне дөрес оештырырга, тиешле юнәлеш кенә бирергә кирәк. Бездә тәрбия һәм белем алган балаларның милләтен хөрмәт итүче, инсафлы, әдәпле булып үсүләренә бернинди шигебез юк.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларыбызның киләчәген кайгыртып, заман таләпләре кушканча, аларны аралашырга өйрәтеп һәм дә өйрәтүгә нигез салучы тәрбиячеләргә, мөгаллимнәргә иҗади хезмәт уңышлары юлдаш булсын!
Нурисә ГӘРӘЕВА, 34нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев