Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Тәҗрибә уртаклаштык

19 гыйнварда “Салават күпере” балалар бакчасында семинар- практикум узды.

Семинар-практикум “Федераль дәүләт белем бирү стандартына туры китереп балалар эшчәнлеге төрләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү” темасына багышланды. Әлеге семинарда кырыктан артык педагог катнашты. Шунысы да куанычлы: авыл бакчалары да читтә калмый. Мисалга, Морт авылыннан килделәр, бай гына методик кулланмалары бар иде. Семинар-практикумнар шул ягы белән дә нәтиҗәле, анда үз тәҗрибәңне уртаклашасың, башкаларны да тыңлыйсың. Мөгаллимнәр һәрвакыт эзләнүдә, яңалыклар ачуда. Бик бай күргәзмә әзерләдек. Методик әсбаплар арасында: ата-аналар өчен консультация цикллары, лэпбуклар, авторлык дидактик уеннары, төрле материалдан эшләнгән әкият геройлары – нәрсә генә юк иде. Бигрәк тә әхлак темасына кагылышлылар шактый, чөнки милли темага багышланган һәрбер чара әхлак белән бәйле.

Яшь педагогларга да, күп ел эшләгәннәргә дә үз педагогик темасы буенча методик тупланмасына салырга материал табылгандыр. Мондый семинар-практикумнар уздырылсын, тәрбиячеләр үз эшләрен күрсәтеп торсыннар иде дигән теләктә калабыз.

Зәрия ЖИҺАНГИРОВА, Фирдания ХИСМӘТУЛЛИНА   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев