Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Тылсымчылар диярсең

Бүгенге балаларның күпчелеге үз халыкларының мәдәниятен, тарихын белми үсә. Бала үзенә кирәкле белемнәрне каян ала, бездә андый мөмкинлекләр тудырылганмы?

Әлбәттә, Алабугада балаларның иҗади потенциалын, сәләтен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Моның өчен аның теләге булу гына зарур. Мәсәлән, Тынычлык проспекты, 39 нчы йорт адресы буенча урнашкан "Балаларның ял һәм иҗат үзәге" бу юнәлештә һәркемгә ярдәм итә ала. Директор урынбасары Светлана Матвеева сүзләренә караганда, культурология юнәлеше үз эченә бик күп секцияләрне ала һәм анда балалар белән берничә укытучы шөгыльләнә.

Балалар түгәрәкләрдә башкорт, чуваш, рус, керәшен халыкларының мәдәниятен, көнкүрешен, сәнгатен, шул исәптән Идел буе халыкларының биюләрен, әдәби фольклорны, татар халык иҗатын һәм сөйләм культурасын, әйтергә кирәк, халык тарихыннан башлап, тел, милли уеннар, аш-су үзенчәлекләре, костюм һәм көнкүреш әйберләренә кадәр тирәнтен өйрәнә. Халык әдәбиятын, танылган кешеләр белән таныштыру да мәҗбүри куелган. Түгәрәкләрдә алар этнографик курчаклар ясый. Мәсәлән, шул нигездә керәшен хатын-кызлары бәйрәм костюмы яки чувашларның туй киемнәрен кабаттан барлыкка китерәләр.

Моннан тыш балалар дүртьеллык сәхнә осталыгы һәм фольклорны өйрәнү курслары вакытында әкиятләр, риваятьләр, төрле халыклар бәйрәменә таянып, миниатюралар, спектакльләр куя. Курсны тәмамлаганда аларга өстәмә белем турында таныклык бирелә.

Моннан тыш та бик кызыклы юнәлешләр бар. Мәсәлән, Наилә Шәйхетдинова ике ел инде сәнгатьле чигү һәм декоратив рәсем дәресләрен алып бара. Аның ярдәмендә балалар гуашь, акбур белән рәсем ясарга, кәгазь, пластилин белән эшләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә алар кулы белән менә дигән открыткалар, төрле техника белән эшләнгән оригиналь кул эшләре барлыкка килә.

Земфира Яраеваның эш стажы - 24 ел. Ул көнкүреш иҗаты буенча "Йорт тылсымчылары" берләшмәсенә җитәкчелек итә. Программа өч елга исәпләнгән һәм балалар йорт-җирне үзләре бизәргә өйрәнә. Монда кәгазь, җеп, тукыма, тимерчыбык һәм кургаштан ясалган әйберләр, декоратив панно, мозаика һәм аппликация эшләре - дизайнерлык осталыгын үз эченә алган төп күнекмәләр. Ул эшләнмәләр йортларны бизәп кенә калмый, бәлки яхшы бүләк тә булып тора. Түгәрәккә йөрүчеләр халыкара балалар-яшүсмерләр фестивальләрендә катнаша. Алмаз Юнысов (укытучысы Н.Тимергалиева) "Без бергә булганда" балалар -үсмерләр фестивалендә катнашып, беренче урын яулады. Моннан тыш, Ирина Храмова һәм Екатерина Матвеева, шулай ук Анна Миронова (укытучылары С.Матвеева, Е.Васильева) республикакүләм конкурс-күргәзмәдә беренче дәрәҗә диплом яулады.

Наилә Баязитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: