Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Уңганнарның уңганы – Ләйсән!

"Укытучы булып туган ул!" - дип, нәкъ менә Ләйсән Кәшиф кызы кебекләр турында әйтәләрдер. Бүгенге көндә 6 нчы мәктәптә татар теле мөгаллиме Ләйсән ханым Пензинаның 33 еллык эш стажы бар.

Ләйсән... Карлы-буранлы салкын декабрь аенда туса да, аның исеме язгы шифалы яңгыр дигәнне аңлата. Декабрь ае - Ләйсән ханым өчен истәлекле ай. Кышның нәкъ башланган көннәрендә укучыларның яраткан укытучысы, хөрмәтле остазыбыз Ләйсән Кәшиф кызы Пензина үзенең олуг гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Ләйсән ханым - гап-гади хезмәт кешесе. 1958 елның 2 декабрендә Кизел шәһәрендә өченче бала булып дөньяга килә. Зиһенле, уңган әти-әнисе тормышларын шахта белән бәйлиләр. Кәшиф абый күп еллар баш энергетик булып эшли, ә әнисе кечкенә кызына пешекче һөнәре серләрен өйрәтә. Воркута шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ләйсән әти-әнисенең туган ягына кайтып, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Аның ике апасы һәм энесе дә укытучы һөнәренә ия булалар.

Алтынчы мәктәпкә Ләйсән ханым 1981 елда килеп, бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Беренче вакытта башлангыч сыйныфларда озайтылган көн төркемендә эшли. Мәктәп мәшәкатьләреннән арынгач, кичләрен арматура заводының тулай торагында, әти-әниләре эштән кайтканчы, балаларны тегәргә, чигәргә, рәсем ясарга өйрәтә. Бу хезмәте, ярдәме өчен күпме ата-ана рәхмәтле аңа.

"Укытучы булып туган ул!" - дип, нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер. Бүгенге көндә Ләйсән ханымның 33 еллык эш стажы бар.

Хәзерге көндә Ләйсән Пензина башлангыч сыйныфларда балаларга татар теле укыта. Һәр дәрестә укучыларны тел, әдәбият, сәнгать дөньясына алып кергән таләпчән, эзләнүчән, максатчан мөгаллимә ул. Шушы вакыт эчендә бик күп балага төпле белем бирде, аларның якын дустына, киңәшчесенә әверелде. Ләйсән ханым белем һәм тәрбия биргән укучылар инде үзләре дә әти-әни булдылар. Алар хәзер үз балаларын Ләйсән апалары янына укырга алып киләләр, ышанып мөгаллимә апаларына тапшыралар.

Укытучы булу - гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз. Ләкин анда яшәү өчен түземлелек, эш сөючәнлек, пөхтәлек, җыйнаклык һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булырга кирәк. Моның өчен күп уку, педагогик осталыгыңны даими рәвештә камилләштерү дә сорала. Әлбәттә, балаларны ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булу да шарт. Ләйсән ханым - бу сыйфатларның барысына да ия булган укытучы һәм остаз. Аның тырышлыгы, ихлас ярдәме белән шушы вакыт эчендә күп кенә яшь белгечләр дә үз эшләренең осталары булып өлгерде. Белемен, уңай эш тәҗрибәсен үзенең хезмәттәшләре белән дә бик теләп уртаклаша Ләйсән ханым.

Дөньяны танып-белү шатлыгы укучыларның иҗади сәләтен үстерә, фәнне кызыксынып уку теләге уята. Ул, укучылар алдында мавыктыргыч белем дөньясын ачу, аларның фикерләү сәләтен үстерү белән бергә, аларны матур итеп сөйләшергә, үз-үзләрен әдәпле тотарга өйрәтә.

Туры сүзле булуы, үз фикерен өзеп әйтә алуы, кирәк вакытта төпле киңәше белән ул коллективта ихтирам яулады. Нинди генә эшкә тотынса да, оештыру сәләте күренеп тора. Аның өчен эре яки вак, кирәкле яки кирәксез, минеке яки синеке дигән эшләр юк. Аның һәр нәрсәгә йөрәге авырта, һәр эшкә кулы ятып тора. Ходай аңа табигый сәләтне мул итеп биргән. Концерт куяр өчен костюмнармы, Кыш бабай белән Кар кызын "киендерергә" кирәкме, тамаша залын зәвык белән бизәүме, биюче татар кызларына алъяпкычлар чигәргәме, тәмледән-тәмле салатлар ясаумы, камыр ризыклары пешерүме - барысына да өлгерә, һәммәсенә дә җитешә.

Укытучы хезмәтенә иң зур бәя - ул укучыларның аны яратуы, ата-аналарның ихтирамы һәм, әлбәттә, хезмәттәшләренең хөрмәте.

Ләйсән Кәшиф кызы гади укытучы гына түгел, үзенең күңел матурлыгын башкаларга бүләк итүче дә ул. Укчы йолдызлыгында туучыларга хас булган кунакчыллык та, кешелекле, чын дус була белүе белән аерылып тора ул. Көндәлек тормышта да бик гади һәм тыйнак кеше булып кала белә. Аның күңеле өчен иң кадерле, җылы урын - кызы, гаиләсе, оныклары.

Акыллы һәм тәрбияле кызы Венера әнисе юлыннан китә: рус теле һәм әдәбияты белгечлеге ала, бүгенге көндә Алабуга дәүләт музее тыюлыгының "Көмеш гасыр" китапханәсендә мөдир булып эшли.

Без аның сабыр, түземле, кешелекле булуына сокланабыз. Ләйсән ханымның гел шулай армый-талмый иҗат итүен, балалар дөньясыннан аерылмавын телибез. Тагын күп еллар ничәмә-ничә баланың күңеленә белем орлыклары чәчеп, шуның нәтиҗәсенә куанып яшәүләр насыйп булсын иде остазыбызга!

Тәгъзимә Усманова,

6 нчы мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X