Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Укытучы эше – тоташ иҗат

Бер карасаң, шул ук фәннәр, шул ук программа, дәресләр... Әмма, икенче карасаң, һәр дәресеңне яңача үткәрү, темаларыңны көннән-көн киңәйтә бару, үзеңә дә туктаусыз уку, өйрәнү зарур.

Шуның нәтиҗәсендә генә хезмәт тәҗрибәң баеганнан байый барачак. Әнә шул җентекле тырыш хезмәт арасында укытучы башка төрле иҗатка - әдәби иҗат дөньясына кереп китә. Үз укучылары күңелендә дә шигырь уты кабызып, иҗат дигән ләззәтле дә, газаплы да "чир"не йоктыра.

Укытучыларыбыз арасында иҗат эше белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Коллегабыз Әнисә Рәшит кызы Һадиуллинаның иҗат җимешләрен төрле газета-журналларда күрергә була.

Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесендә катнашып, III урын яулаган коллегабыз Әнисә Һадиуллинаны чын күңелдән котлыйбыз. Иҗат чишмәләрегез саекмасын. Укытучының тыйнак иҗатына бу лаеклы бәя.

Наилә Габтенурова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

2 нче мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев