Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Укытучы һәм остаз елына: Фәния Камиловна Баранова

Алабуга районы Салавыч авылында туып үскән кыз бар гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлый.

Әти-әнисе кушкан тулы исеме Гөлфәния аның. Кырык елга якын мәгариф өлкәсендә эшләүче мөгаллим үзе укыткан балалар һәм аларның ата-аналары, хезмәттәшләре өчен — Фәния Камиловна.

Алабуга районы Салавыч авылында туып үскән кыз бар гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлый. Россия Федерациясе Герое Александр Епанешников исемендәге 3нче мәктәпкә Фәния Камил кызы Баранова милли эшләр буенча директор урынбасары булып килде. «Татар музей йорты» дигән бүлмә, татар теле укытучыларының методик берләшмәсе гөрләп эшләгән елларда Татарча Чыршы, милли ашлар белән ярминкәле көзге бәйрәмнәр үткәреп, балаларның күңелен үстереп йөргән чаклар бар иде!

Фәния Камил кызы шушы мәктәптә 17 ел эшләп лаеклы ялга чыкса да, әле дә һөнәрен ташламый: балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта, яшь укытучыларга тәҗрибәсен тапшыра, хәзер инде үзе мөгаллимнәр остазы. Мәктәп укучыларына тел өйрәтү, аларны шәһәр күләмендә барган чараларга катнаштыру һәм сыйныфтан тыш эшләргә җәлеп итү, сәләтле балаларны фән олимпиадаларына әзерләү, саный китсәң, дилбегә буе исемлеккә җитәрлек эш — барысы да укытучы вазифасында.

Мәгариф идарәсе, район башлыгының Мактаулы грамоталарыннан тыш, Фәния Камил кызы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе дә. Бу бүләк балаларга сыйфатлы белем бирүдә күренерлек уңышка ирешкән, хезмәтендә яңа ысуллар кулланган, укучыларын мөстәкыйль эшләргә өйрәтеп, аларның иҗади үсешенә булышкан укытучыларга тапшырыла. Соңгы елларда 3нче мәктәп укучылары «Алабуга Парнасы» конкурсында аеруча актив катнаша һәм җиңү яулый. Фәния Баранованың дүрт укучысы быел да бу бәйгедә катнашып, 1нче һәм 2нче, ике бала — 3нче урын алуга ирешкән.

Фәния Камил кызы кешелекле, ярдәмчел булуы белән үзенә тарта. Тырыш укытучыны хезмәттәшләре дә, мәктәп җитәкчелеге дә хөрмәт итә. Беренче квалификация категорияле мөгаллим гаиләсендә үзенең ике кызы Светлана һәм Натальяны тәрбияләп үстергән. Хәзер ул кызлары-кияүләренә аларның балаларын үстерешә, биш оныгының куанычларына сөенеп яши. Җиңү көне алдыннан гына түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үткән Фәния Камил кызына аларның рәхмәте чиксез. Алга таба да шулай булсын, яраткан эшеннән илһам алып, сәләтле балалар тәрбияләргә насыйп итсен!

Зөлфия ПРИМАКОВА
ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев