Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Укытучы һәм остаз елына: Люция Хәбибулловна Бикмөхәмәтова

Балаларның дөрес сөйләмен ишетү — аның өчен зур куаныч.

Шәһәребезнең 29нчы балалар бакчасы логопеды Люция Бикмөхәмәтова якты уйлар белән яши. Белемле булуы өстенә, түземле, максатка ирешүчән. Мөгаллимнең уңышлы хезмәте югары бәяләнгән: ул АМР башлыгының, ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Кайда гына эшләсә дә, күңелен биреп, хезәмәтенә куанып эшләүчеләр була. Люция Бикмөхәмәтова — шундыйлардан. 

— Безнең «Алтын балык» балалар бакчасында Люция Хәбибулловна 2019 елдан бирле эшли. Бирегә килгәндә үк тәҗрибәле, югары квалификацияле белгеч иде. Инновация алымнарын логопедлар эшчәнлегенә кертүдә озак еллар эшләгән кеше буларак, аның шөгыльләре үзенең мантыйклыгы белән аерылып тора. Уен элементларыннан тыш, ул табышмаклар, тизәйткечләр, шаян шигырьләрдән оста файдалана, — ди 29нчы балалар бакчасы мөдире Светлана Абакаева.

Светлана Таһир кызы әйтүенчә, Люция ханым балаларның фикерләү сәләтен үстерә, аларны авазларны дөрес әйтергә һәм аңлап укырга өйрәтә, язу күнекмәләре бирә. Балалар өчен һәрвакыт уңайлы, тату мохит булдыра. 

Игътибар белән тыңлап, ишеткәнне аңлау сәләте тулысынча сәламәт балаларда да төрлечә була бит, ә укытучы-логопед сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалалар белән эшли. Тәрбияләнүчеләрен дөрес сөйләмгә өйрәтү өчен күпме тырышлык, хезмәт кирәклеген бу һөнәргә бирелеп эшләүчеләр үзләре генә белә. «Балалар бәхетле булсынга, алар сәламәт булырга тиеш», — дип саный Люция Бикмөхәмәтова һәм үз төркемендәге һәр баланы бәхетле итеп күрергә тели. Аның гомуми хезмәт стажы 45 елга тулган инде. 

Белемне дә үстерергә кирәк
1978 елда Люция Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, «Башлангыч сыйныф укытучысы» белгечлеге буенча диплом ала. Бар белемен укытуга, тәрбияләүгә багышлый. Сөйләмендә тайпылышлар булган балалар саны артып, беренче сыйныфка укырга килүчеләр арасында авазларны дөрес әйтә алмаучы яисә бөтенләй дә аңлаешсыз сөйләшүче балалар барлыгы мәгариф өлкәсендә алар белән эшләүче махсус белгечләрнең күбрәк булуын таләп итә. 1995 елда Чаллы педагогия институтында «Балалар бакчасы логопеды» белгечлеге буенча белемен күтәргән Люция Хәбибулла кызы 2012 елда Мәскәү шәһәр педагогия-психология университетында квалификация күтәрү курслары уза, биредә ул инвалид балаларны гадәти мәгариф учреждениеләрендә индивидуаль тернәкләндерү программасын тормышка ашыру юлларын өйрәнә. 

2015 елда Казан икътисад, идарә һәм хокук институтында «Логопед» квалификациясе буенча диплом ала. Шул елдан башлап, Люция Хәбибулла кызы һөнәри осталыгын даими үстерә, балаларның һәм зурларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә педагогия фәннәре кандидаты, профессор Елена Архипова программасына таянып, логопед массажы буенча мастер-класс оештыра, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен төзекләндерү буенча эзлекле эшли, бу юнәлештә мәгълүмати технологияләр куллану турында мөгаллимнәр алдында Казанның 147нче балалар бакчасында, Алабугада мөгаллимнәр каршында чыгышлар ясый, укытучы логопедлар белән тәҗрибә уртаклаша. 

Эшнең нәтиҗәсе мөһим
Конкурсларда катнашуы да аның нәтиҗәле эшләвен күрсәтеп тора. 2016 елда сөйләм үстерү өчен тәкъдим ителгән үзе төзегән методик ярдәмлек белән ул II дәрәҗә дипломга лаек була. 

Балалар һәм мөгаллимнәр өчен үткәрелгән «Алтын медаль-2016» халыкара конкурсында 1 урын яулый, «Декоратив-кулланма иҗат» номинациясендә дипломлы була һ.б., һ.б.

2017 елда республика күләмендә оештырылган «И туган тел, и матур тел» иҗади эшләр конкурсында Габдулла Тукайга багышлап язган шигырь өчен аңа I дәрәҗә диплом бирелә. 

2018 елда «Минем кече ватаным» Бөтенроссия бәйгесендә «Гаиләм, торган җирем тарихы» номинациясендә диплом белән бүләкләнә. 2019 елда шәһәрдәге 30нчы балалар бакчасында «Беләм, булдырам, өйрәтәм!» дип аталган конкурста сөйләм проекты өчен диплом ала.

2020 елда ул авазлар анализы һәм синтезын үстерү буенча үзе төзегән «Фиксиклар» дидактик уенын тәкъдим итеп халыкара конкурста, федераль дәрәҗәдә «Иң яхшы логопед-2020 » һөнәри осталык бәйгесендә катнаша. 

2021 елда Ярославль шәһәрендә Бөтенроссия дәрәҗәсендә «Россия тәрбиячеләре» форумында була. 

2022 елда һөнәри осталыгын күрсәтеп, «2022 елның иң яхшы мөгаллиме» бәйгесендә Бөтенроссия күләмендә 3нче урынга лаек була. Шул ук елны Түбән Камада узган «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр тормышында ТРИЗ-технологияләр» конкурсында аңа I дәрәҗә диплом бирелә. 

Республика күләмендә уза торган семинарларда, конференцияләрдә катнаша. Балаларның тотлыгуын дәвалау буенча тикшеренү эшләре алып бара, тәҗрибә уртаклашып чыгышлар ясаудан тыш, язмаларын журналларда бастыра. КФУның Алабуга институтында үткән методик эшләнмәләр конкурсында I дәрәҗә диплом алуга ирешә.

Быел Люция Бикмөхәмәтова АМР Мәгариф үзәге оештырган төбәк дәрәҗәсендәге конкурста «Иң яхшы осталык дәресе» буенча һөнәри осталык сынавында III дәрәҗә диплом алган. «Эко-2023. Минем планетам» республика конкурсында «Экологик сукмак» номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булган. Апрельдә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында федераль дәүләт стандарты шартларында укытучы логопедның һөнәр эшчәнлеген оештыру мәсъәләләренә багышланган квалификация күтәрү курсларын үткән.

Ул тәрбияли торган балалар әти-әниләренә багышланган конкурсларда, көзге ярминкәләрдә, иң яхшы эшләнмәләр конкурсларында катнашып, җиңү яулый.

— Өйрәнүгә карата кызыксыну дәрәҗәсе түбән булган балалар бар, аларны дәрес эшчәнлегенә җәлеп итү өчен, бик күп эшләргә кирәк, — ди Люция Хәбибулла кызы. — Моның сәбәпләре сөйләм кимчелеге белән генә бәйле булмаска да мөмкин, шуңа күрә башта балаларны күзәтергә, диагностика ясарга кирәк.

Проблемалы яклар мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең психологы, медицина белгече, педагог катнашында хәл ителә. Боларның барысы да балага аерым укыту маршруты төзергә ярдәм итә. 29нчы балалар бакчасының логопед төркеменә йөрүче балалар биредә оештырылган барлык рәсем конкурсларында катнаша. Балаларның әвәләүгә һәвәслеге аларның кул чуклары хәрәкәтен үстерүгә булыша. Сөйләм үстерүдә, сүз байлыгын арттыруда бу да бик мөһим. Авазларны дөрес әйтергә өйрәнгән балалар алга таба бәйләнешле сөйләм оештырырга өйрәнә. 

Балалар бакчасында дәресләр төркем белән дә, аерым-аерым да уза. Люция Бикмөхәмәтова «Хезмәттәшлек технологиясе» алымын уңышлы куллана. Бу технология бала шәхесенә кешелекле мөнәсәбәттә булуга нигезләнгән. Мөгаллим үстерелешле укыту алымнарын да куллана. Балаларының сөйләм мөмкинлекләрен ачыклап, сүз байлыгын киңәйтергә тырыша, аларның грамматик категорияләрне үзләштерүенә ирешә. Шул рәвешле, тәрбияләнүчеләрен мәктәпкә әзерли. 

Яхшы нәтиҗәгә ирешүнең сәбәбе ни?

— Мин эшемне анык планлаштырам, алдан ук эш төрләре, алымнары, балаларның һәм үземнең вакытны файдалы оештыру турында уйлыйм. Укытучы-логопед буларак, һәр елны сентябрьнең беренче яртысында балаларны күзәтү, тикшерү нәтиҗәләрен аерым сөйләм картасына кертәм, сөйләм кимчелекләренең катлаулыгына карап, төркем тагын да ваграк төркемнәрнә бүленә. Эшне баланың шәхси һәм яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, комплекслы оештырырга тырышам. Балаларның уңышларын хуплап тору да кирәк. Чаралар үткәргән вакытта, аларның бер-беренә теләктәшлек белдергәне күренә, алар бердәмләшә, — ди Люция Хәбибулла кызы.

Сөйләм кимчелекләре булган балалар белән эшнең кыенлыклары да бар, билгеле. Мәсәлән, балалар бакчасында логопед төркемендә тәрбияләнүчеләр саны тиешле нормадан артып китсә. Документлар тутыруга киткән вакытны да исәпләсәк, балалар белән аерым шөгыльләнүгә азрак игътибар бирелергә мөмкин. Логопед балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрә, бергәләп чаралар оештыра. Тик шунысы да бар, кайбер ата-ана, хәтта укытучыларның да кайбере балалар сөйләме үзеннән-үзе төзекләнә дип саный. Андый кешеләргә сөйләме кимчелекле бала белән уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен, зур хезмәт таләп ителгәнен аңлатырга кирәк була. Ата-ана мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе программасы белән бер юнәлештә эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәгә өмет бар. 

Люция Бикмөхәмәтова 20 ел инде анатомик тайпылышлар аркасында операция кичергәннән соң тернәкләнүгә мохтаҗ һәм тотлыгучы балалар белән уңышлы эшли. Ул өйрәткән балаларның үзләренә ышанычы арта, алар яшьтәшләре белән иркен аралаша башлый. 

— Үзебез тәрбияләгән балаларның матур, дөрес сөйләмен ишеткәндә, зур шатлык кичерәм, чөнки аларның тормышында мин беренче баскыч булганымны аңлыйм, — ди Люция Хәбибулла кызы.

Фото: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

4

5

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев