Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Укытучы һәм остаз елына: Мәгариф отличнигы, Ветеран укытучы — Суфия Хөсәенова

Һәрбер кешенең күңелендә тирән эз калдырган вакыйгалар, шәхесләр була. Минем дә күңелемдә андый шәхесләр байтак.

Иң элек тормышта кыйбла табарга ата-анам юл күрсәтсә, икенчеләре, әлбәттә, укытучылар. Бу сүз һәммәбезнең йөрәк түренә салынгандыр. Чөнки баланың зур тормышка аяк басуы да шул мәктәп бусагасыннан башлана бит. Ә бу олы катлаулы юлда укучы балага юл күрсәтүче булып укытучы тора. Укытучы ул — баланың киңәшчесе дә, сердәшчесе, остазы да. Алар авырлык килсә юаталар, акыллы киңәшләрен бирәләр, укучысының ирешкән уңышлары өчен ихлас күңелдән сөенәләр. Минем андый укытучыларым күп булды. Аллаһның рәхмәте белән күпләре бүген исән-сау, тигезлектә матур тормыш кичереп ята.

Сүзем бүген шуларның берсе Суфия апа хакында. Әйе, Суфия апа... Чын шәхес дип атар идем мин аны. Сорау туа калса, җавабы да әзер. Остазым бер генә кешене дә кабатламый. Аның үзенә генә карата характер сыйфатлары, үзенчә яшәү рәвеше, үзенә генә хас укыту методикасы, аңа бернинди Шаталов та, Давыдов та, Макаренко да кирәк түгел, үзенә генә хас тәрбия ысуллары бар. Аның мәктәптән китүе — безнең өчен зур югалту. Мәктәптән китте дисәм, дөрес үк булып бетмәс, чөнки аның балалары быел да үзе кырында БДИ га әзерләнде. Ә хәзер үзе укыткан балаларның балаларына белем бирә, репетиторлык белән шөгыльләнә.

Үземнең оныгым да бишенче ел инде аннан сабак ала. Бу инде мөгаллимәнең бала күңеленә юл табуының дәлиле. Юкса бала шул гомер аңа тартылмас иде.

Суфия апа мәктәптән китсә дә, безнең белән һәрчак янәшәдә. Ул мәктәп коллективының, укучы балаларның тормыш күгендә үзенең изге эшләре белән гел яхшылыкка өнди һәм дәртләндерә торган якты йолдыз булып кала бирә. Бу ханым бөтен гомерен шушы Юраш мәктәбенә багышлады: балалаларга белем һәм тәрбия бирде. Йорт-җирне белми, гомерен ил хезмәтендә уздырды. Нинди генә фән укытмады Суфия апа. Мәктәпнең кайсы кабинетына керсәң дә, физика кабинетымы, биология, математика, информатикамы, һич югында бакчага чыксаң да, һәрбер куак аның хакында сөйли сыман. Мәктәп музее турында әйтеп тә тормыйм. Мәктәпнең һәрбер почмагы аңа барып тоташа. Ә белем-тәрбия биргән укучыларын санап китсәң, ничәмә-ничә чакрымнарга сузылыр, кылган изге эш-гамәлләрен тау итеп өйсәң, Чүкчүмер тауларыннан бер дә ким булмас иде. Моның өчен күпме сабырлык, тырышлык, түземлек, энергия, күпме йокысыз төннәр киткәнен бер Суфия апа үзе генә белә торгандыр. Көчемнән килсә, мин укытучыма, аның хезмәтенә багышлап һәйкәл салдырыр идем. Һәйкәл салынмаса да, эшләгән дәвердә тиешенчә бәя бирелде аның хезмәтенә. Ул Мәгариф отличнигы, Ветеран укытучы.

Ихтыярсыздан күңелдән 70нче елларга кайтам. Тәүге дәрес, тәүге сорау, тәүге җавап. Һәр мизгеле якын миңа үткәннәрнең. Хатирәләр югалмыйлар, яңаралар гына. Гомере буе укытучым, сердәшчем, киңәшчем мине кешелекле, мәгънәле, дус-тату, башкаларга бәхет өләшеп яшәргә өйрәтте һәм үзе барчабызга маяк булды. Һәрчак көче-дәрте ташып тора. Кеше арасында сүзе үтә, фикерләве җәһәт, тапкыр, һәр сүзендә җорлык, үтә чыккан кыю, холык-фигыльгә дә тәвәккәл, шуның өстенә уңган-булган, әдәби телле, һәрбер сүзен үлчәп сөйли торган итеп беләм мин остазымны.

Күңеле көр, кәефе яхшы чакларда шаян табигатьле дә була белә ул. Юк кына нәрсәдән дә кызык таба. Кыскасы, һәрчак мәктәбебезнең күрке булды. Авылыбызда, мәктәбебездә олысы- кечесе аңа сокланып туя алмый, чын күңелдән хөрмәт итә. Мөгаллим кеше шулай булырга тиештәдер инде. Ул үзенең мөгаллимлеген беркайчан да онытырга тиеш түгел, дибез дә. Ә бит мәктәбеннән урам якка чыккач, укытучы да кешеләр арасында күпләрнең берсе булып кала. Менә шундый вакытларда да, бөтен сабырлыгын җыеп, дуамаллык эшләүдән сакланып кала белүе дә таң калдыра Суфия апаның. Кеше янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклек инде һәрчак алдан уйлап куелган. Чын укытучы үзе белән генә түгел, башкалар белән дә идарә итә белергә тиешлекне яшәгән дәверендә аңлый белде һәм белә.

Пәйгамбәребез с. г. в. үзенең бер хәдисендә: «Бәндә Аллаһыга якынрак булган саен, Ул аны катырак сынар, сынауны уңышлы үткән саен, Аңа якынрак булыр», дигән. Әйе, сынаулар да аз булмады остазымның тормыш юлында. Әмма ләкин ул сынмады, сыгылмады, давылга табан давыл булып бара бирә. Икенче бер хәдистә мондый юллар бар: «Шундый заман килер, дин тоту утлы күмер тоткан шикелле булыр: тотсаң — пешерер, ташласаң — сүнәр, сөенеч шул кешеләргә — кемнәр шундый вакытта Ислам динен саклап, башкаларга җиткерә алсалар», дигән. Остазым бүгенге көңдә — менә шушы аятькә һәм хәдискә туры килә торган абыстай. Гарәп графикасын үзлектән өйрәнеп, Коръән укый, тутыра. Авылыбызда Коръән, ифтар ашлары аннан башка үтми дисәм дә ялгыш булмас. Мин аны Марсель Галиевнең: «Ак сакаллы бабайлар, ак әбиләр кайда сез хәзер?» — дип куйган соравына ачык мисал итеп күрәм. Нәкъ ул сурәтләгәнчә, шундый күркәм, чын Ак әби ул бүгенге көндә. Аның, дини китаплар укып, шулкадәр дини һәм дөньяви мәгълүматы булуына таңнар калырлык. Ул бик оста мөгаллимә һәм шул ук вакытта психолог та: бик матур итеп сөйли, җайлап кына безне вәгазьли, бервакытта да каты итеп бәрелми. Аның биргән киңәшләре күңелгә май булып ята.

Остазыма һәрчак дөнья матур, ямьле, бөтен әйләнә-тирәдә бары тик яхшылык, мәхәббәт, бәхет кенә ак канатларын җәйгән кебек тоела, шулай ук булмаса да, безне шулай тынычландыра белә. Сердәшчем-остазым күңелендә һәрчак әллә ниткән нурлы уйлар, канатлы хыяллар; кайчак шул татлы хыялларга кушылып киткәнеңне үзең дә сизми каласың. Очрашасың да, онытылып китеп сәгатьләр буе хыялланасың. Суфия апаның сихри көче бер мине генә түгел, күпләрне үз янына тартып китерә. Гаҗәп тә түгел, чөнки һәр кеше көчлерәк затка, үзенә таяныч булырдай затка тартыла. Ә Суфия апа гомере буе шундый булды һәм берүк шулай булып кала бирсен, бервакытта шыңшымас, зарланмас, үз-үзенә нык ышаныр.

Тормыш — диңгез, кеше шул диңгездәге кораб. Диңгез кайчак тыныч, ә кайчак ярсып, дулап ярларга бәрелә. Ә кеше менә шушы упкын өстендә дә каушамыйча, югалмыйча, Суфия апа кебек, максатына, теләгенә ирешә алырга тиеш. Амин, һәрчак шундый булып калсын остазым.

Ул бүген Назир абый белән берлектә бик бәхетле. Бәхетле язмышының уңышын җыя бүген мәктәбебезнең йөзек кашы. Балалары, оныклары, тормыш иптәше, хезмәттәшләре, укучылары, авылдашлары барчасы-барчасы хөрмәт итә, зурлый аны. Тик зур хөрмәт аша килгән аңа бу бәхет. Үз язмышын үзе язган ул. Алдагы тормышы да гөрләп барсын, сау-сәламәт булсын, өйләре балалары, киленнәре, оныклары белән тулып торсын, Аллаһе тәгалә Назир абый белән икесенә тигез тормыш бирсен. Амин!

Клара Гайнетдинова
Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев