Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга районы Морт мәктәбе укытучысын зурлыйлар

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле һәм шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе.

Бәләкәй чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем, ләкин үскәч, шуны аңладым: һәркемдә дә андый сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укыта ала.
Безнең Морт мәктәбе укытучылары бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин аларның барысын да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Алар арасында дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч, практик эшләр белән бергә үткәрә торган укытучыларыбыз да бар. Шуларның берсе — хезмәт һәм рәсем укытучысы Фәрит Габделнур улы Гобәйдуллин. Укытучы буларак, ул — таләпчән, төгәл кеше. Олыларны — олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәгеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын мөгаллим. Без, Фәрит абыебыз белән бергәләп, төрле конкурсларда катнашабыз, ачык дәресләр күрсәтәбез, дәресләрдән соң бик теләп шахмат һәм шашка түгәрегенә йөрибез. Фәрит абый безнең белән төрле темаларга сөйләшергә ярата, үзе яки башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләрне дә сөйли. 
Бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче укытучыбыз Фәрит Гобәйдуллинга олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. 
Зур ихтирам Сезгә, укытучым,
Йөрәгемнең якын кешесе,
Дөнья серен миңа өйрәтүчем,
Яшь җаннарга Ходай илчесе,
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен,
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен.
Басыйр ГАЙНАНОВ, Морт мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев