Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Уңышлар сиңа, чыгарылыш сыйныф укучысы!

Чыгарылыш кичәсе – мәктәп тормышында иң истә кала торган вакыйгаларның берсе, аны бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары көтеп ала. Бу вакыйганы Алабуга шәһәренең 367 чыгарылыш сыйныф укучысы да билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле көннең тантаналы чаралары шәһәр мәдәният сараенда башланды. Анда уку алдынгыларын хөрмәтләү булды. 36 чыгарылыш сыйныф укучысы Укудагы аерым уңышлары өченмедальләргә лаек булды. Аларны Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов тапшырды.

– Имтиханнарны намус белән биреп, ихтыяр көче, куелган максатларга ирешүдә ныклык күрсәткән барлык медаль алучыларны чын күңелдән котлыйм. Медаль тапшыру – мәктәп тормышының барлык елларындагы тырыш хезмәтегез өчен лаеклы бәя, бу сезнең беренче зур уңышыгыз. Без талантлы яшьләребез, сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сезгә ярдәм итәргә тырышабыз. 2011 елда Алабуга районында ел саен төрле өлкәләрдә талантлы балаларга тапшырыла торган район башлыгы стипендиясе гамәлгә керде. Сигез ел эчендә бу стипендияне 642 укучы алды. Сез үзегез өчен бик югары планка урнаштыргансыз, аны гомер буе сакларга кирәк булачак, – диде ул, балаларга тормыш юлында уңышлар теләп.

Район башлыгының котлавына Алабуга шәһәре прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов та кушылды. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламәтлек теләде, чөнки бу − иң мөһиме, шулай ук тормыш юлын дөрес сайлауга да басым ясады.

− Бүген сезнең сайлау хокукы бар. Ялгышмагыз. Киләчәк һөнәрегез гомер буена сезнең белән калсын, бары тик шатлык кына китерсен, − дип өстәде ул.

Бу дулкынландыргыч вакыйгага балаларны хупларга аларның туганнары – әти-әниләре, әби-бабайлары килгән иде. Алар барысы да, күз яшьләрен тыеп, тын да алмыйча, укучыларның медаль, аттестат һәм истәлекле бүләкләр алуын карады.

− Мин барлык биремнәрне вакытында башкарып бардым, шуңа күрә миңа укырга бик авыр булмады. Әлбәттә, моңа күп вакыт киткән, әмма яхшы билгеләр мине һәрвакыт сөендерде. Университетны әле ачыкламадым, әмма Санкт-Петербургта укыйсы килә, − ди 9нчы мәктәпне тәмамлаган Полина Данилова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне бүләкләнүчеләр арасында математика, физика һәм рус әдәбияты буенча БДИны 100 баллга тапшырган өч укучы бар иде. Шуларның берсе – Дамир Усманов. Ул физика буенча бердәм дәүләт имтиханнарында максималь балл алган. Дамир мондый нәтиҗәгә тырыш хезмәт һәм күп сәгатьле укулар китерде, дип белдерә.

Бу минем укытучыларымның казанышы. Физика укытучысы Надежда Окулинага бик рәхмәтлемен. Әгәр ул дәресләрдә мондый күләмдә белем бирмәсә, мин беркайчан да йөз баллга имтихан тапшырмаган булыр идем, − дип ышанып әйтте ул.

Дамир белән бигрәк тә, һичшиксез, аның әти-әнисе горурлана. Әйтүләренә караганда, алар Дамирны максималь нәтиҗәгә ирешүгә өндәмәгән дә.

Югары күрсәткечләр булып, үзе теләгән вузларның ишекләре ачылсын, − дип теләгән идек, – ди Дамирның әти-әнисе.

Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да мәктәпне тәмамлауны түземсезлек белән көтсәләр дә, сыйныфташлары, яраткан һәм туганнардай якын укытучыларын, мәктәпне сагыначаклар.

− Гамьсез балачак, шау-шулы тәнәфесләр һәм өйрәнелмәгән дәресләр артта калды. Хәзер безнең өлкән тормыш башлана. Елдан-ел сез – укытучылар − безне бу көнгә якынайттыгыз, үсәргә һәм акыллырак булырга ярдәм иттегез, укырга һәм язарга гына түгел, уйларга да өйрәттегез. Без сезгә хаталарсыз яшәргә һәм данлыклы кешеләр булырга вәгъдә итмибез, ләкин һәрвакыт сезнең игелек, гаделлек һәм намуслылык дәресләрегезне истә тотачакбыз, мәктәп хатирәләрен альбомнарда һәм йөрәкләрдә сакларбыз. Сезнең ышануыгызны, уңышларыбызны һәм һәрвакыт безгә теләсә кайсы очракта булышасыгызны беләбез. Рәхмәт сезгә! – дип рәхмәт белдерделәр  Алабуганың барлык чыгарылыш укучылары исеменнән чыгыш ясаган Илья Уткин һәм Диана Галләмова.

Тантаналы чаралар шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә дәвам итте. 10нчы мәктәпне быел өч сыйныф тәмамлаган, ягъни 74 укучы. Аларның чыгарылыш кичәсе төрле номинацияләр буенча Оскар премиясен тапшыру рәвешендә узды. Аттестатлар тапшырыла торган сәхнәгә юл кызыл келәм аша үтте.

Символик кызыл тасманы кисеп, чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Роза Салихова олы тормышка үткәрде – аны “икенче әни” дип атадылар.

– Укытучыларыбыз үз көчләреннән килгәннең барысын да эшләде: иң яхшы белем бирделәр, әдәп кагыйдәләре өйрәттеләр. Унбер ел эчендә без сезне яратып өлгердек, сез безгә туганнарыбыз кебек якын. Алга таба – зур  тормыш. 10нчы мәктәпне онытмассыз һәм бу стеналарда алынган белемнәр һәм осталыкларны арттырырсыз, көндәшлеккә сәләтле һәм Россиянең иң яхшы белгечләре булырсыз дип ышанам, – дип теләде Роза Котдус кызы.

− Мин барыгызга да “кызыл, киң юллар”, куелган максатларга һәм нәтиҗәләргә ирешүне телим. Кемдер югары уку йортларына укырга керә, армия сафын тулыландыра яки гаилә кора, әмма иң мөһиме – үз-үзең булып калу, ата-аналарны яратырга, аларны онытмаска, укытучыларыгызны искә алырга һәм безнең шәһәргә югары квалификацияле белгечләр булып кайтырга кирәк, – дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев