Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Узган атнада Фәнни коллаборация йортында информатика буенча воркшоп үтте

70 укучы үзләрен 3D-модельләштерү, мехатроника, векторлы графика һәм IT-технологияләрне белүдә сынап карады.

Узган атнаның шимбә иртәсе КФУның Алабуга институты студентлары һәм укытучылары белән бергә үткәргән укучылар өчен чын-чынлап нәтиҗәле булды. «Камил Әхмәт улы Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә 8-11 сыйныфларда белем алучы 70 укучы өчен информатика буенча воркшоп (workshop) узды. Иң зур активлыкны «Университет» мәктәбе һәм 9нчы санлы мәктәп укучылары күрсәтте.
Очрашуда катнашучыларны КФУның Алабуга институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Ринат Ибәтуллин сәламләде: 
«Без яшь талантларны үзебезнең «остаханәдә», Фәнни коллаборация йортында кабул итәргә шат. Воркшоп сезгә мәктәптә, киләчәк тормышта үз сәләтләрегезне тормышка ашырырга, кызык булган юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәчәк».
Воркшоп кысаларында «Мехатроника һәм микроэлектрика нигезләре», «3D-модельләштерү», «Wacom Intuos график планшетын үзләштерәбез», «Болыт технологияләре: проект эшендә үзпрезентация» һәм «Социаль челтәрләрдә технологияләр» дигән секцияләр эшләде.
Нәрсә ул «график планшет»? Каты кәгазь белән карандаш уңайлырак түгелме? Ни өчен хәзер аннан файдалана белү мөһим? Һәм иң мөһиме — аны ничек «тоярга» һәм аның белән дөрес идарә итәргә өйрәнергә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга КФУның Алабуга институтының гомуми инженерлык әзерлеге кафедрасы программисты Фоат Шәихов җавап бирде. Югары уку йорты хезмәткәре, Wacom Intuos моделе характеристикаларына аерым игътибар биреп, график планшетның функциональ мөмкинлекләре турында гына сөйләп калмады, ә үз мисалында сурәтне ничек итеп кәгазьдән компьютерга күчерергә мөмкин булуын күрсәтте. Фоат Шамил улы билгеләп үткәнчә, башта балаларга график планшетны куллануга тулысынча җайлашу җиңел булмаячак, әмма бераз вакыттан соң алар аның уңай якларын билгеләп, башка җайланмалардан баш тартачаклар.
«Минемчә, график дизайнының нәрсә икәнен белү, график планшетлар һәм компьютерлар белән ничек эшләү, бу эшнең нечкәлекләрен белү һәм бу юнәлештә үсеш алу мөһим. Бүген мин Wacom Intuos моделе, аның функцияләре турында белдем, алар бик күп булып чыкты. Мондый чараларга йөрү мөһим, чөнки цифрлы киләчәк безгә, яшьләргә бәйле, һәм без аны үзебез булдырырга тиеш», — дип өстәде 9нчы мәктәп укучысы Милена Забражных.
КФУның Алабуга институты студенты, Mail.ru Group амбассадоры Вадим Кормишин да шундый ук фикердә, ул: «Заманча технологияләр бер урында гына тормый!» дип билгеләп үтте. 
«Воркшопта мин мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирә торган дәрес уздырдым. Балалар социаль челтәрләрдә кулланыла торган технологияләр һәм аларның тулаем IT-өлкә үсешенә ничек йогынты ясавы турында белделәр. Алар гадәти сервисларның фасады артында бик күп кызыклы нәрсәләр яшеренгәнен аңладылар. Мастер-класста мин социаль челтәрләрне нинди белгечләр төзүен һәм киләчәктә ничек шундый белгеч булу турында сөйләдем. Укучылар заманча ИТ-өлкә турында күбрәк белү һәм үзләренең киләчәк карьера траекториясен дөрес итеп төзү мөмкинлеге алдылар», — дип билгеләде лектор. 
Әңгәмәдә Вадим Александрович социаль челтәрләр турында саннар ярдәмендә сөйләде һәм аудиохәбәрләрне расшифровкалауны, төркемле видеошалтыратулар уздыруны, йөзләрне танып-белүне үз эченә ала торган нейрон челтәрләр, рекомендация системасының эш үзенчәлеген билгеләп үтте.
Мәктәп укучылары КФУның Алабуга институты магистранты Анастасия Бочкарева җитәкчелегендә болытлы презентацияләр булдырырга өйрәнделәр. Студент әлеге сервиста эшләү үзенчәлеге, куллану перспективалары турында сөйләде һәм структураның нәтиҗәлелеген билгеләде. Шулай итеп, укучылар үзләренең слайдларын «Мин кем?», «Мин нәрсә белән шөгыльләнәм?» һәм «Ни өчен мин бу эштә иң яхшысы?» дигән сорауларга җаваплар белән бердәм презентация төзеделәр.
Фәнни коллаборация үзәге директоры Лилия Латыйпова хәбәр иткәнчә, быел мәктәп укучылары өчен кирәкле компетенцияләрне һәм табигый-фәнни фикерләүне үстерү өчен кызыклы һәм файдалы очрашулар планлаштырылган.
КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X