Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Узган елда Алабуга мәктәпләренең 63 укучысы республика һәм бөтенроссия олимпиадалары һәм конкурслары призерлары булды

Алдынгыларга барлыгы 335 мең сум күләмендә стипендия түләнгән.

Традиция буенча, Яңа ел башында «Алабуга нуры» узган елда төрле тармакларда башкарылган эш нәтиҗәләре белән уртаклаша. Алабуга мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм мәктәп укучылары, аларның тәрбиячеләре һәм педагоглары өчен 2023 нче елның нинди булганын район мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьевадан белдек.

Файдалы яңарту
2023 елда республика бюджеты ярдәме белән Олы Шүрнәк, Иске Юраш һәм Морт мәктәпләрендә, шәһәрнең 4 нче гимназиясендә һәм 11 нче мәктәптә азык-төлек блокларына ремонт ясалды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җирле бюджеттан финанс ярдәме алды, бу алты балалар бакчасының түбәсен тәртипкә китерергә мөмкинлек бирде.

Гомуми белем бирү учреждениеләрен дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.

— 2023-2024 елларга дәреслекләр сатып алу өчен нәшриятлар белән 50 контракт төзелде, — ди Елена Терентьева.

Грант ярдәме
Узган ел грантларга бай булды. «Татнефть» гранты чаралары исәбенә ипподромда картинг өчен яңа трасса салынды, 8 нче мәктәптә информатика кабинеты заманча белем бирү киңлегенә әверелде, 10 нчы күп юнәлешле лицейда санузеллар төзекләндерелде.

— Авыл мәктәпләрендә туризм һәм спортны үстерү буенча грантны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Алабуга районы авыл мәктәпләре укучылары арасында «Ватан нәрсәдән башлана?» дигән туган якны өйрәнү олимпиадасы үткәрелде, — дип сөйли Елена Терентьева.

Технологияләр гасыры
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 30 нчы һәм 36 нчы балалар бакчалары федераль бюджеттан 6 миллион сум акча алды.

Морт мәктәбендә шулай ук «Заманча мәктәп» федераль проекты ярдәмендә «Үсеш ноктасы» ачылды.

«Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында 3 нче мәктәпкә мобиль сыйныфлар өчен 2 миллион сумлык җиһазлар кайтарылган.
2023 елда TATAR HACK цифрлы проектлар әзерләү буенча республика конкурсы узды.

— Бу егерме бишенче конкурс булды. Анда Алабуга районы мәктәпләренең 12 командасы катнашты. Мәктәп укучылары мәгариф, мәдәният, туризм һәм спорт юнәлешләре буенча проблемаларны һәм аларның инновацион чишелешләрен эзләделәр. Чараның төп бурычы — мәктәп укучыларын төрле юнәлештәге ИТ-чишелешләр эшләүгә җәлеп итү, — ди Елена Терентьева.

Тәрбия эше
Уку елы дәвамында гомуми белем бирү оешмалары арасында 7 спорт төре буенча «Күңелле стартлар» узды.

Бөтенроссия йөзү федерациясе белән берлектә «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проекты гамәлгә ашырылды. Шәһәрнең 5 бассейнында 1246 укучы йөзәргә өйрәнде.

2023 елда мәктәпләр базасында мәктәп яны лагерьларында 5 смена оештырылды. Алар 2090 укучыны колачлады.

— Җәйге каникуллар Балаларны яклау көненә багышланган искиткеч зур бәйрәмнән башланды. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә җәй дәвамында Георгий паркында балалар һәм яшүсмерләр өчен тематик чаралар: арт-мәктәп, флешмоблар, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрелде, — дип билгеләп үтә Елена Терентьева.

Патриотик тәрбия
Узган ел җиңел булмады, шуңа күрә гомуми белем бирү учреждениеләрендә патриотик тәрбиягә игътибар тагын да күбрәк бирелде.

Укучылар «Солдатка хат» акциясендә, «Аларның исемнәре Россия данын тәшкил итте» фәнни-гамәли конференциясендә актив катнаштылар. Мәктәпләрдә Ветераннар советы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән «Батырлык дәресләре» уздырылды.

Милли мәгариф
2023 елда «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы базасында ата-аналар өчен татар теле буенча I республика олимпиадасы узды. Онлайн-этапта — 1036, көндезгесендә 60 кеше катнашты.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар» — «У каждой птицы музыка своя, свой голос и свои для пенья сроки» I региональ конкурсы узды.

Ата-аналар белән эш
Укучыларның йомгаклау имтиханнарын уңышлы тапшыруының нигезе — ата-аналарның ярдәме. Инженер-технология лицее базасында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналарның БДИны тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды. 

— Анда булачак чыгарылыш укучыларының әти-әниләре (1050 дән артык кеше) һәм теләге булган һәркем катнаша алды. Быел аларга математика буенча БДИның кыскартылган вариантын эшләргә тәкъдим ителде, ул катнашучыларга башка төр имтихан биремнәре турында да күзаллау бирде, — дип билгеләп үтә Елена Терентьева.

Һөнәри юнәлеш
2022-2023 уку елы дәвамында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында КФУның Алабуга институты белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла.

— Февральдә «Галимнәр — мәктәпләргә» Бөтенроссия акциясе кысаларында КФУның Алабуга институты укытучыларының 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары белән очрашулары оештырылды. Мартта 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар «Бер көн студенты» проектын тормышка ашыруда катнаштылар, — дип билгеләп үтә Елена Терентьева.

Педагогларга ярдәм
Укучыларның югары нәтиҗәләре — беренче чиратта укытучыларның хезмәте. Шуңа күрә педагогларга ярдәм — мәгариф системасының мөһим һәм кирәкле элементы.

— 2023 елда Лекарево мәктәбе укытучысы Юлия Клюкина «Мобиль укытучы» муниципаль проекты ярдәмендә автомобильгә ия булды, аңа укучылары янына авылга йөрү өчен бу бик зур ярдәм булды, — дип сөйләде Елена Терентьева.

Узган ел аеруча уңышлы булды. Алабуга мәктәпләрендә белем алучы 63 укучының республика һәм бөтенроссия олимпиадалары һәм конкурслары призерлары булуы — моңа дәлил.

Алдынгыларга барлыгы 335 мең сум күләмендә стипендия түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев