Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Яшьләр, сезне мәктәптә көтәләр

Әле кайчан гына яшь укытучылар мәктәптә эшләргә теләми иде. Әмма соңгы елларда аларның карашы үзгәрде, чөнки дәүләт укытучы турында кайгырта башлады: грантлар кертелде, хезмәт хакы күтәрелде, торырга җир һәм йорт бирелә - бу чаралар укытучы һөнәренең статусын күтәрде. Югары уку йортларын тәмамлаган яшь кызлар-егетләр, мәктәпкә ешрак юл тота башлады. Алабуга...

Ул Алабуга шәһәренә Мөслимнән килгән. Анда икенче мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2005 елда Алабуга Дәүләт Педагогика Университетының физика-математика факультетына укырга кергән. Ә 2010 елда мәгариф идарәсе юлламасы белән гаимназиягә килгән. Шул ук елда, "Авыл яшьләре" яшьләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча Хлыстово авылында йорт төзер өчен җир биргәннәр. Шулай итеп ул мәктәптә калган.

-Сер булмаса, әйтегез әле, яшь укытучы буларак, сез күпме акча аласыз?

-Мин 16 мең сум хезмәт хакы алам."Яшь укытучы" грантына ия булгач, аңа тагын 7,5 мең сум акча өстәлде.

- Грант турында тулырак сөйләгез әле?

Грантта катнашыр өчен анкета һәм документлар тутырырга кирәк иде. Бу эштә миңа мәктәп администрациясе нык булышты. Грант өчен көрәштә 600 кеше катнашты. Аларның 150се отып Казанга әңгәмәгә барды. Мин алар арасында идем. Шул грант нигезендә без биш ел мәктәптә укытырга тиеш.

-Авырлыклардан курыкмыйсызмы?

-Беренче елларны авыр булды. Хәзер инде күнектем, укыту җиңеләеп бара.

- Укучыларны БДИга ничек әзерлисез?

-Мин аның өчен махсус программа төзедем. Бер атна - "А", икенче атнада - "Б", өченче атнада - "С" йөкләмәсен өйрәнәбез. Шул рәвешле укучы белемне ныграк үзләштерә. Хәзер без сыйныф дәфтәрен интернет аша тутырабыз. Класста интерактив-такталар бар. Аннан файдалану укучыларга аеруча ошый. Җитмәсә ноутбук та бар әле.

-Сезнең вакытыгыз бер дә калмый бит, буш вакыт килеп чыкса аны ничек уздырасыз?

Мин сәгать алтыда торам, җиденче яртыда мәктәптә булам инде. 6, 8, 11 классларда дәрес үткәрәм, алтынчы классны алып барам.

Икенче һөнәрем - бәйрәмнәр оештыру. Туйлар, туган көннәрне матур итеп үткәрергә булышам.

-Укытучыларга бәйрәм уңаеннан әйтер сүзегез бармы?

-Әйе, бар. Укытучы көне белән сезне, хезмәттәшләр! Саулык, озын гомер, тәртипле балалар һәм сезне аңлый белә торган ата-аналар телим! Егетләр һәм кызлар, мәктәптән курыкмагыз, безгә эшкә килегез.

Ксения Старикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев