Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Заманча белем бирү үзәге ишекләрен ачты

24 сентябрьдә Алабуга районы Танайка авылы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә цифрлы һәм гуманитар юнәлештәге “Үсеш ноктасы” дип аталган белем бирү үзәге ачылды.

Әлеге үзәктә аерым урын информатика, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология фәннәрен үстерүгә юнәлтелгән. Төп максат – гомуми белем бирү технологияләренең яңа методларын кертү өчен шартлар тудыру, методларны яңарту һәм башкалар. Бу “Заманча мәктәп” федераль проектының милли “Мәгариф” юнәлешендәге проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылган.

Танайка авылы гомуми белем бирү учреҗдениесенең директоры Виталий Вегера сүзләренчә, быел технология (кызлар һәм малайлар өчен аерым), тормыш иминлеге нигезләре, информатика кабинетлары һәм бер зона төзекләндерелгән. Коворкинг зонасы (балалар өчен аралашу урыны. – Авт.иск.) үзе тагын берничә өлешкә бүленә: шахмат уйнау өчен урын, презентацияләр, видеороликлар, проектлар һәм IT-технологияләр өчен медиа-зона. Шундый функциональ  урыннарны ремонтлауга 544 мең сум, матди-техник зонаны яңартуга 1 миллион 600 сум акча тотылган. Җиһазларның бер өлеше бүген инде урнаштырылган, ә калганнары озакламый кайтып җитәргә тиеш.

– 3D-принтер, квадрокоптер, лего, робототехника, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен манекен-тренажерлар кайтып җитте инде. Шулай ук манекен ярдәмендә кешедә булган төрле яраларны билгели алырга да мөмкинлек тудырылды, моның өчен тулысынча комплект бирелде. Калган җиһазлар, мәсәлән, виртуаль чынбарлык шлемнарын, шахмат, ноутбуклар һәм башкаларны көтәбез, озакламый алары да булырга тиеш. Алабуга муниципаль районында әлеге проект буенча узган бердәнбер мәктәп бу, без моңа бик шат. Әти-әниләр дә сөенә, ә безнең планнар зурдан, – дип фикерләрен уртаклашты Виталий Николаевич.

Бүгенгә алты укытучы дистанцион укулар узган, ә педагогларның бер өлеше Яр Чаллы шәһәрендә “Кванториум”да көндезге укуда белем алган. Мәктәп директоры әйтүенчә, икенче агымда калган укытучыларны да көндезге укуга җибәрергә планлаштыралар.

Мәктәптә төрле кызыклы түгәрәкләр дә эшли башлаган. Хәзер аларга язылу бара, төркемдә 15ләп бала булачак. Мәсәлән, “Виртуаль чынбарлык шлемы белән виртуаль кушымталар эшләү” – алтынчы сыйныф балаларына, ул 68 сәгать каралган, “Сәнәгать дизайны” – бишенче сыйныф укучылары өчен булачак. Хезмәт дәресләрендә шулай ук геомәгълүмати технологияләр кертеләчәк. Аннан кала шахмат түгәрәкләре эшен башлап җибәрергә уйлыйлар, бу өлкәдә белем бирергә мөгаллимнәр бар инде. Виталий Вегера белдерүенчә, беренче сыйныфтан ук балалар шахматка өйрәнә башлаячак. Искәртеп үтик, бу мәктәптә барлыгы 255 укучы белем ала.

– Максатны тормышка ашырырга, уңышка ирешергә тырышачакбыз. Барлык укытучылар да заманча җиһазларны куллану буенча белем алды, хәзер безгә иң мөһиме – балаларны эшнең барлык нечкәлекләренә төшендерергә, аларны гамәлдә дөрес куллана белсеннәр өчен, бар көчебезне куеп өйрәтергә кирәк. – Укучылар белән без боларның барысын да мәктәп укытучыларның унынчы Халыкара фестивале башланганчы беренче президентыбыз, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка күрсәттек, анда балалар үз эшләрен тәкъдим итте.

“Үсеш ноктасы” дип аталган белем бирү үзәген – укытучы, “Ел укытучысы” республика конкурсының “Педагогик дебют” исемле номинациясендә җиңү яулаган Надежда Николаевна Косолапова җитәкләячәк.

Мәктәп директоры Виталий Вегера әйткәнчә, алар көнләп түгел, сәгатьләп – үсеш юлында.

Фото Виталий ВЕГЕРАНЫҢ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев