Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Заманча мәктәпкәчә учреждениедә поликультур киңлек

Билгеле бер чорда һәр бала балалар бакчасын үз өе кебек кабул итә башлый. «Баланың сәләтен үстерү үзәге 38нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы"ның зирәк һәм кайгыртучан тәрбиячеләре күзәтүе астында балаларның физик һәм интеллектуаль үсеше җиңел бара.

Балалар бакчасы коллективы — ул үз эшенең энтузиастлары һәм профессионалларының бердәм командасы! Төрле күнекмәләргә һәм талантларга ия фикердәшләрнең иҗади һәм һөнәри берлеге һәр баланың гармонияле үсеше өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Балалар бакчасы педагогик эшчәнлегенең төп юнәлеше — икетеллелекнең белем бирү шартларын тәэмин итү, культураны үстерү. Балалар бакчасында балалар татар телен өйрәнүнең башлангыч күнекмәләрен формалаштырып, «Уртак тел балачактан табыла» проекты ярдәмендә җәмгыятьтә үзара аралашырга өйрәнәләр.
Тәрбиячеләр, уен һәм билингваль сюжетлы-ситуатив алымнар кулланып, өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән аралашу өчен шартлар тудырган.
Балалар бакчасыннан тыш муниципаль киңлекнең өлкәләре:
— КФУның Алабуга институты;
— МБМУ «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»;
— МБМУ «8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»;
— МБМУ «1нче Гимназия-Милли мәгариф үзәге»;
— 2нче балалар китапханәсе;
— Алабуга шәһәренең 9 музее;
— «Түбән Кама» милли паркы;
— «Волонтер» үзәге;
— АМР «Форпост» үзәге;
— ЮХИДИ.
«Уртак тел балачактан табыла» проекты белем бирү өлкәләре буенча бүленә торган мини-проектлардан тора.
«Социаль-коммуникатив үсеш», «Физик үсеш»: «Полициянең яшь ярдәмчеләре», «Ачык йөрәк».
«Танып-белү үсеше»: «Рус өе» («Русская изба»), «Татар өе» мини-музейлары, «Бердәмлектә көч» ата-аналар клубы; «Минем яраткан туган ягым» музее.
«Сөйләм үсеше»: «Татар язучылары китаплары буенча сәяхәт», «Әкияттә кунакта».
«Нәфис-эстетик үсеш»: «Яшь кутюрье серләре», «Балалар радиосы» студиясе.
Алабуга шәһәрендә беренчеләрдән булып, 7нче төркем тәрбиячеләре җитәкчелегендә (Әлфия Шәрәфиева, Ләйсән Данилова, Наилә Роготнева) мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Ачык йөрәк» волонтерлар отряды оештырылды.
Балалар татар теле дәресләрендә алган белемнәрен төрле акция кысаларында куллана алды. Өлкәннәр көнендә әби-бабаларны котладылар, Әниләр бәйрәмендә җыр-шигырьләр сөйләделәр, «Астра» тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар белән аралаштылар.
«Татар язучыларының китаплары буенча сәяхәт» мини-проекты кысаларында, безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар нәниләргә символик аналогия ярдәмендә өйрәнгән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш шигырьләрен сөйләделәр, төрле мавыктыргыч, кызыклы экскурсияләргә бардылар, сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсында катнаштылар. Балаларга бигрәк тә Алабуга шагыйрәсе Гөлзадә Әхтәмовага кунакка бару бик ошады. 
«Яшь кутюрье серләре» мини-проекты — иҗади форма. Балалар әлеге эш төрендә «Кием», «Төсләр», «Саннар» темаларын өйрәнә һәм ныгыта.
Ә инде «Әкияттә кунакта» мини-проекты балаларны мәдәният сараена, музей һәм кинотеатрга экскурсиягә барган вакытта татар әкиятләре белән таныштыра.
Югары әхлаклы һәм рухи яктан бай шәхес үстерү максатыннан, балалар бакчасында рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү буенча «Полициянең яшь ярдәмчеләре» дигән мини-проект тормышка ашырыла. Ул Татарстанда бердәнбер үзәк. Балалар ветераннар һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән аралаша: «Георгий тасмасы», «Җәяүлеләр кичүе», «Каешны эләктер» акцияләрендә катнашалар. Балалар бакчасы педагоглары Светлана Пашаева, Лариса Разживина тарафыннан эшләнгән «Полициянең яшь ярдәмчеләре» проекты «Закон территориясе» республика конкурсында «Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, яшьләрдә һәм үсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт тәрбияләүгә өлеш керткән өчен» номинациясендә тәкъдим ителде.
Шулай ук безнең балалар бакчасында «Бердәмлектә көч» дип исемләнгән ата-аналар клубы булдырылды. Ул билингваль белем бирү өлкәсендә ата-аналарның психологик-педагогик компетентлыгын арттырырга ярдәм итә. Балалар ата-аналар белән берлектә «Минем гаилә», «Татар халык уеннары», «Татар халык киемнәре», «Татар халык авыз иҗаты», «Татар халык язучыларының иҗаты» кебек темаларны ныгыта.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли кыйммәтләр, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, балалар бакчасында «Музей педагогикасы» мини-проекты тормышка ашырыла. Бу сүзлек запасын киңәйтү өчен тагын бер мөмкинлек.
Балалар бакчасындагы музей — туган якны өйрәнү буенча балалар белән эшләүнең башлангыч этабы. Музей үзенчәлекле «вакыт машинасы» булып тора, аның ярдәмендә балалар тәрбиячеләр белән бергә үткәнебезгә «кайта» ала.
«Уртак тел балачактан табыла» проекты 2019 елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсы кысаларында тәкъдим ителде, нәтиҗәдә, безнең балалар бакчасы грант отты.
Хәзерге вакытта балалар бакчасында полилингваль белем алу өчен шартлар тудырыла: Скоблина Л.Г. һәм Ирина Смирноваларның «ENGLISH DURING THE DAY» («ИНГЛИЗ ТЕЛЕ КӨН ДӘВАМЫНДА») проекты уңышлы тормышка ашырыла, балалар бакчасында инглиз телендә сөйләшү, аралашу мохите булдырыла. 
Елена ШИШМАГАЕВА, балалар бакчасы мөдире
Светлана МОРСАЛОВА, өлкән тәрбияче
Ләйсән ДАНИЛОВА, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев